Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Быел яңа уку елыннан бердәм мәктәп формасы кертелгәч, бигрәк тә әти-әниләрдә, баланы укырга нинди киемнән җибәрергә, яңаны сатып алырга кирәкме, дигән сорау туды. Чыннан да, укучыларга өс-баш киемен ничек сайларга соң?
Киенүгә карата таләпләр катгыйланды дип әйтеп булмый. Безнең республикада моңа кадәр дә күпчелек укучылар мәктәп формасыннан йөрде. Шуңа күрә андыйларга яңаны сатып алырга да туры килмәскә мөмкин. ТР Министрлар Кабинетының быелның 29 июлендәге “Башлангыч, төп, урта һөнәри уку йортларында белем алучыларның киеменә таләпләрне раслау турында”гы 527нче карарында көндәлек, парад һәм спорт киеме турында әйтелгән.
– Кайбер сыйныфларны спорт киемнәре белән дә тәэмин иттек. Заказларны әти-әниләр комитеты тәкъдим итте. Баллон, плащевка кебек материалларга ихтыяҗ юк. Спорт киемнәрен трикотаж тукымадан тектек. Җете төстәге өс-башны күбрәк сайладылар, – ди Чаллының “Триада” фирмасының генераль директоры Гөлсинә Садриева. – Ел саен коллекция алышынып тора. Быел әти-әниләр ретро-форма, сарафан, аның да ал-соры, ак-зәңгәр, куе зәңгәр төсләренә өстенлек бирде. Гомумән, куе зәңгәр төстәге өс-баш популяр. Яшел, чия төсендәге киемнәр сатылмады диярлек. Андыйларны үз стильләре белән аерылып торган, логотиплары булган гимназияләр тектерә. Логотипка килгәндә, костюмнарның иңенә шеврон белән түгәрәк, калкан кебек сурәтләр чиктерәләр. Бәяләр – социаль, хәзер әти-әниләр очсыз товар артыннан кумый. 3-4 ел инде синтетик тукымадан теккәнебез юк, табигый тукымаларны сайлыйбыз. Аллергик балалар күп. Әти-әниләр башта аның тукымадан булуын белми. Соңыннан гына аңлап ала. Синтетик тукымадан тегелгән кием электрлаша бит ул. Салкында туңдыра, эсседә тирләтә. Хәзер сыйфатка игътибар бирергә тырышалар.
– Минем улым быел беренче сыйныфка бара. Әти-әниләр җыелышында, куе зәңгәр яки кара төстәге форма сатып алырга куштылар. Спорт киеменең дә караңгы төстәгесе кирәк. Гомумән, уку әсбапларын да чуар булмаганын сайларга тәкъдим иттеләр. Бу – балаларның игътибарын читкә җәлеп итмәү өчен. Үзебезгә ошаган форманы тиз таптык. Малайларга костюм-чалбар сайлау кыен түгел. Әмма берүк төснең дә төрлесе бар. Тукымасы сыйфатлы булсын дидек, формабыз артык кыйммәтле булмады, – ди Казаннан Сәйдә Гомәрова.
Билгеле, быел сабыйлары беренче сыйныфка баручы әти-әниләрдә, яңаны алыргамы-юкмы, дигән сорау тумый. Ә менә башка сыйныф укучыларының әти-әниләре аптырашта калырга бик мөмкин. Өстәвенә, былтыр гына сатып алынган булса. Төсе туры килми дип яңаны сатып алыргамы? “Мин җыелышка бармадым. Узган ел кара төстәге форма сатып алган идек. Балаларны мәктәпкә шуның белән җибәрәм. Бездә әндри казнасы юк ла! Ике бала үстерәбез, акча әллә ни күп түгел”, – ди авылда яшәүче Мәдинә Сибгатуллина.
Гадәттә әти-әниләрнең күбесе форманы ике елга бер алыштыра. Чөнки балалар буйга тиз үсә, аннан ямьсезләнә башлаган киемне киертәсе дә килми. Беренче сыйныф балаларының, тәнәфес вакытында уйнап, чалбарларының тез башлары агарып бетә. Шуңа күрә форма сатып алганда, чалбарны берничәне сатып алу зыян итми. Чалбар димәктән, быел кызларга аны кияргә ярамый икән, дигән сүзләр дә ишетелде. Ләкин чынлап торып тыючы булмады. Караңгы төстәге чалбардан мәктәпкә килергә рөхсәт ителә. Ә менә итәк, күлмәкләр тез өстеннән булырга тиеш, ягъни тездән 10 сантиметр түбән дә, югары да булмасын дигән таләп куелды. Блузка үтә күренмәле һәм билдән югары булмасын. Ә инде шорты, джинсы чалбардан йөрүне онытырга туры киләчәк.
Шунысын дә әйтергә кирәк, кайбер мәктәпләр өс-башларны билгеле бер фирмадан сатып алырга тәкъдим итә. Аларның киемнәре искитмәле дә, шул ук очракта сыйфаты ягыннан да калышырга мөмкин. Мондый мәҗбүрилек дөрес түгел, әти-әниләр аны үзләре теләгән җирдән сатып алырга хокуклы. Бары тик ул мәктәп формасы таләпләренә генә җавап бирсен.
Чыганак: http://vatantat.ru