Татар мәгарифе порталы
Сез монда
26-29 сентябрьдә Новосибирскида VI татар яшьләре Себер фестивале була. Составында галимнәр, иҗат коллективлары, солистлар, КВН командалары, журналистлар, спортчылар һ.б. 35 яшькә кадәрге актив татар яшьләре булган шушы өлкә һәм Себер төбәге делегацияләре фестивальда катнашырга чакырыла, дип игълан салды оештыручылар.
Аерым алганда, Новосибирск өлкәсе Мәдәният министрлыгы гамәлгә куйган VI татар яшьләре Себер фестивален, Новосибирск өлкәсе хөкүмәте һәм Новосибирск шәһәре мэриясе, ТР Мәдәният министрлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, Россиянең Татар федераль милли-мәдәни мохтарияте ярдәмендә өлкәнең иҗтимагый оешмалары - Татар мәдәният үзәге һәм Төбәк татар милли-мәдәни мохтарияте оештыра.
Фестиваль алдына Себер төбәге татар яшьләрен очраштырып, милли-мәдәни мохиттә аралаштыру, татар мәдәниятен, гореф-гадәтләрен яшьләр арасында пропагандалау, Новосибирск өлкәсе һәм Себер төбәге шәһәрләре татар оешмалары арасында мәдәни һәм эшлекле элемтәләрне ныгыту, яшьләрне иҗади һәм мәдәни-иҗтимагый эшләргә җәлеп итү бурыч-максатлары куелган. Шуларны тормышка ашыру өчен, татарның танылган шәхесләре белән очрашулар, түгәрәк өстәл, лекция, семинар, дискуссия, викторина кебек чаралар, татар теле, вокал, милли бию, шулай ук кул эшләнмәләре ясау буенча осталык дәресләре, күпкырлы мәдәни программа, конкурслар, спорт ярышлары һ.б. оештырыла.
VI татар яшьләре Себер фестиваленә Татарстан сәхнә йолдызлары катнашындагы йомгаклау концерты нокта куячак. Фестивальда катнашучылар сувенирлар, дипломнар белән бүләкләнә, арада иң-иңен “Лучший делегат СФТМ – 2013” номинациясендә махсус приз белән билгеләп үтү каралган.