Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Быел җәй язучы һәм шагыйрь Фәнис Яруллинның көндәлекләре китап булып басылып чыкты. Бу китапны ул үзе әзерләп, кереш сүзен дә үзе язып калдырган булган.
Фәнис абыйны белмәгән татар укучысы юктыр. Яшьлек таңында фаҗигага юлыгып, 53 ел гомерен урын өстендә үткәргән, шуңа да карамастан тормыш иптәше Нурсөя апа тәрбиясендә тормышка, кешеләргә һәм бигрәк тә иҗатка мәхәббәтен югалтмыйча сикәлтәле озын гомер юлы узган киң күңелле шәхес иде ул.
Фәнис Яруллин арабыздан 73 яшендә 2011 елның салкын декабрендә китте. Үзеннән соң дистәләгән шигырь һәм проза җыентыклары калдырды. Язучы уй-фикерләрен көндәлек дәфтәрләренә язып-теркәп барган. Аларда аның язмышы да һәм безнең җәмгыятебезнең чын йөзе, мәдәниятебезнең торышы да ачык күренә.
Берничә ел элек Фәнис Яруллин үзенең көндәлекләреннән өзекләрне “Казан утлары” журналында бастырган иде, ул чакта күпләр аңа дәвамын күрербезме, дип мөрәҗәгать иткән. Көндәлекләрен бер тышлыкка туплау уе шул чакта туган. “Хәтер төпләрендә утлы күмер” исеме астында бу китапны ул үзе әзерләп, кереш сүзен язган, әмма менә нәшер итәргә өлгермәгән. Язучының тормыш иптәше Нурсөя апа Фәнис Яруллинның соңгы васыяте булып калган әлеге китапны үз акчасына эшләтеп, бастырган. Китапның макетчы-дизайнеры – Азат Гаязов.
“Көндәлек кайчан яза башлаганымны хәтерләмим. Шунысын гына әйтә алам: күп алар миндә... Кызганыч: көндәлекләрнең күбесе юкка чыккан. Бары тик 1981 елда язылган бер дәфтәр һәм соңгы еллардагы егермеләп дәфтәр калган... Миңа көндәлекләрне иҗат белән бер чорда яза башларга туры килмәде... Көндәлек язарга башта җаем булмады. Беренчедән, армиядә хезмәт иткәндә гомер буена сузылачак имгәнү алып, үлем белән яшәү арасында ятканда көндәлек язу кайгысы башка килмәде. Андый уй туса да яза алмас идем: кул-аяклар эшләми... Бераз рәтләнә төшеп, хәрәкәтсез бармаклар арасына каләм кыстырып, кәкре-бөкре хәрефләр белән булса да яза башлагач, күңелгә яшьтән тупланып килгән тәэсирләр, кичерешләр шигырь булып иреккә бәреп чыга башлады... Шунысын раслап әйтә алам: монда уйлап чыгарылган вакыйгалар юк. Киресенчә, озынга китмәсен дип, күп нәрсә төшереп калдырылды. Бәлки, алар минем белән кызыксынучыларга шәхесемне аңларга ярдәм итәр”, – дип яза Фәнис Яруллин китабының кереш өлешендә.
Чыганак: http://www.intertat.ru/tt