Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Сезне якынлашып килгән уку елы белән котлыйбыз! Эшегездә һәм тормышыгызда уңышлар, саулык-сәламәтлек, алга куйган изге максатларыгызның тормышка ашуын телибез!
Яңа уку елы алдыннан сезне порталның яңа мөмкинлекләре белән таныштырып үтәбез.
1. Белем.руда яңалыклар санының бермә-бер артканын инде күргәнсездер. Мәгълүмат күп булу сәбәпле һәм яңалыкларның аеруча актуальләре һәрвакыт сезнең кул астында булсын өчен, шушы көннәрдә иң мөһим яңалыклар тупланмасы сезгә электрон почталарыгызга таратыла башлаячак.
2. Белем.ру порталына ресурсларны юллау өчен махсус адрес булдырылды. Порталда урнаштыру өчен дәрес планнарын, методик эшләнмәләрне, диплом һәм реферат эшләрен һәм башка фәнни хезмәтләрегезне belem@belem.ru адресына юллый аласыз. Ресурсларның үзләрен .doc, .pdf, .ppt форматларында яисә zip архивына салып хатка беркетеп җибәрүегез сорала. Ресурс никадәр яхшы һәм хаталарсыз язылган – ул шулкадәр тиз порталда урын алачак!
3. Белем.ру порталының “Татар иле” татар социаль челтәрендә үз төркеме булдырылды. Әлеге төркем яңалыкларына http://tatarile.org/aralashu/group/74 адресы буенча кереп язылырга мөмкин. “Татар иле”ндә үзегез дә төркемнәр төзи һәм яңалыклар язып бара аласыз.
4. Мәгариф учреждениеләре, югары уку йортлары һ.б. теләк белдерүчеләр Белем.ру порталында үз рекламаларын урнаштыра һәм үзләрен (хезмәтләрен, җитештергән продукцияләрен) таныта алалар. Порталда реклама урнаштыру турында тулырак мәгълүмат http://belem.ru/reklama адресы буенча урнаштырылган.
Хөрмәтле кулланучылар!
Уку елы барышында порталда мөмкинлекләр арта барыр дип планлаштырдык. Безнең яңалыклардан көн дә хәбәрдар булып торыгыз!
Ихтирам белән, сезнең Белем.ру
Фикерләр
Раил Гатауллин
17 Август, 2013 - 21:29
Permalink
Амин! Шулай булсын!
Амин! Шулай булсын!
Ихтирам белән, Раил Гатауллин
Кунак
17 Август, 2013 - 09:02
Permalink
Яңа уку елы белән!
РӘХМӘТ! СЕЗГӘ ДӘ УҢЫШЛАР ЮЛДАШ БУЛСЫН!!!