Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Анда республика, чит төбәкләр белән эшләүче, шулай ук милли дәреслекләр буенча өч бүлек булдырылачак. Бу хакта республиканың Халыклар Дуслыгы йортында 13 августа узган милли мәгарифкә багышланган төбәкара киңәшмәдә ТР Премьер-министры урынбасары вазыйфаларын башкаручы – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов белдерде.
Министрлык төбәкләр белән элемтәләрне тагын да ныгытырга җыена. Дөрес, бу эш моңа кадәр дә башкарыла иде. Әмма министр әлеге эштән тулысынча канәгать түгел. Республикадагы 49 берәмлекнең һәркайсына илдәге берничә төбәк белән эшләү беркетелгән булса, быел әлеге боерык яңартылган. Хәзерге вакытта Россиянең 26 төбәгендә, ягъни 1305 мәктәптә татар теле һәм әдәбияты дәресләрен укыту оештырылган. “Без Уфа һәм Екатеринбургтагы татар мәктәпләре белән элемтәдә торабыз. Аларны дәреслекләр белән тәэмин итәргә тырышабыз, укытучылар белән очрашулар уздырабыз. Башкортстан белән 8 ел дәвамында КВН үткәрәбез. Ә менә Екатеринбург (андагы 16 мәктәп белән эшлиләр) белән күптән түгел генә хезмәттәшлек итә башладык. Быел апрель аенда аларны үзебезгә чакырдык. Свердлау өлкәсе белгечләре шәһәрнең мәгариф системасы белән кызыксынды, бик канәгать булып кайтып киттеләр. Нәтиҗәдә анда татар теле сәгатьләренең саны бергә арттырылган”, – ди Чаллының мәгариф һәм яшьләр эшләре буенча идарәсенең төп белгече Халидә Шабалина. Министр башка районнарга да Чаллы үрнәгендә эшләргә тәкъдим итте.
Милли мәгариф өлкәсендә нинди үзгәрешләр көтелә? “Ана теле” проекты 9 дәрәҗәдә эшли башлады. 1 гыйнвардан ул тулысынча тормышка ашырылачак. Аннан 10 мең кулланучы файдалана ала. Хәзерге вакытта “ТР телләре турындагы” программа эшләнә. Ул бик катлаулы, әмма реаль эшләүче программа булачак. Программа Телләр фонды булдыру, татар телен сертификацияләү һәм башка актуаль мәсьәләләрне үз эченә ала. Телне сертификацияләү, ягъни аның дәрәҗәләрен булдыру дәүләт хезмәткәрләренең татар телен нинди дәрәҗәдә белүен ачыкларга ярдәм итәр”, – ди республиканың баш педагогы Энгель Нәвапович.
Бөтендөнья Татар Конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Закиров белдергәнчә, әгәр безнең министрлык алга таба да шушы юнәлештә барса, милли мәгарифнең киләчәге өметле булачак. Татар бакчалары, мәктәпләре булмаса, туган телне яшәтә алмаячакбыз. Бүген Свердлау өлкәсендә йөзләгән, Красноярск өлкәсендә 30дан артык татар авылы булса да, аларның нибары өчесендә генә татарча укытыла икән. “Әгәр татарча укытырга телибез дисез икән, без сезгә фәнни-методик яктан ярдәм итәргә әзербез. Шундый хәл булган иде: Красноярскидагы Пиров районында татарча укытырга теләсәләр дә, мәгариф бүлеге каршы килгән. Шуннан соң Владимир Путинга хат язганнар. Нәтиҗәдә әлеге мәктәп инде дүрт ел татар телендә белем бирә. Мондый күренешләр күбрәк булсын иде”, – диде Ринат Зиннурович.
Башкалабызның барлык фәннәрне дә татар телендә өйрәтүче Камәрия Хәмидуллина җитәкләгән Ш.Мәрҗани исемендәге 2 нче гимназиянең эшчәнлеге күпләргә өлге булып тора. Укучылары татарча укыса да, русчаны дөбердәтеп сөйләшә, диләр әлеге белем йорты турында. Биредә татар теле “ана теле” дип кадерләп йөртелә. Расписаниедә дә шулай дип язылган икән. Туган телне “үз әниеңне аңлау теле” дип кабул итәләр. Гадәттә, әти-әниләр төгәл фәннәрне татарча укытуны хупламый. Янәсе, балалары бердәм дәүләт имтиханнарын бирә алмаячак. Гимназиядә укучылар БДИны уңышлы тапшыра. Әйтик, химия сынавын гына алыйк. Быел әлеге фән буенча уртача балл 90,2не тәшкил итә. Дүрт укучылары 100 баллга тапшырган. Бер елны да химияне “3”легә биргәне юк. Яңа федераль белем бирү стандартларына күчү сәбәпле, яңа буын дәреслекләре әзерләү дә республика өчен актуаль булып тора. Министрлыкның укыту-методик әсбаплар белән тәэмин итү бүлеге секторы мөдире Әнисә Морозова белдергәнчә, 2013-2014 уку елы өчен министрлык һәм төбәк нәшриятлары белән берлектә 30дан артык татар теле һәм әдәбияты, әдәби уку һәм 19 федераль югарылыктагы дәреслек бастырылып, мәктәпләргә таратылган. 1-4 сыйныф укучылары өчен татар теле һәм уку дәреслекләре Мәскәүгә экспертизага җибәрелгән. Нәтиҗәләр уңай булганда безнең дәреслекләрнең федераль исемлеккә керү мөмкинлеге бар. Шунысын да әйтергә кирәк: киләсе елда тугызынчы сыйныфлар тулысынча татар теленнән сынауны яңа формада тапшыруга күчәчәк.
Чыганак: http://mon.tatarstan.ru/tat