Татар мәгарифе порталы
Соңгы ике-өч атнада республиканың махсус һөнәри белем бирү учреждениеләрендә максатчан программа нигезендә укырга теләп гариза бирүчеләр саны бермә-бер арткан.
Татарстанның һөнәри белем бирү йортларына максатчан программа нигезендә ала башлаулары турында язган идек инде. Язмада абитуриентларның әлеге төр укуны сайларга ашыкмавы турында әйтелә. Ләкин соңгы мәгълүматлар моның нәкъ киресе турында сөйли.
Мәсәлән, Түбән Каманың Нефть һәм химия колледжында «Технология процессы һәм җитештерүчәнлекне автоматлаштыру» һөнәре буенча максатчан белем алуга 124 абитуриент гариза биргән. Әлеге көллияттә бу төр буенча бары тик 25 кеше генә укыячагын исәпкә алсак, бу - бер урынга биш кеше туры килә дигән сүз.
Чаллының Поташов исемендәге техник колледжында да шул ук хәл. «Компьютер челтәрләре» һөнәре буенча максатчан нигездә белем алырга теләп, бер урынга ике кеше дәгъва кыла.
Исегезгә төшерәбез, моңа кадәр максатчан программа буенча укырга алу югары уку йортларында гына гамәлдә булса, яңа уку елы, ягъни 2013 елның 1 сентябреннән Татарстанның махсус һөнәри белем бирү йортлары да шул рәвешле укыта башлый. Быел әлеге программа нигезендә барлыгы 375 студент белем алачак.
Алар уку йорты һәм предприятие белән килешү төзи. Аның буенча предприятие укучыны төрле гамәли күнекмәләр урыны һәм рәсми эш белән тәэмин итә. Студент исә, үз чиратында, «4» һәм «5» билгеләренә генә белем алырга, ә укулары тәмамлангач, шул предприятиедә 3 ел эшләргә бурычлы. Шунысы да мөһим, студентка 5200 сум күләмендә стипендия түләнә. Әгәр дә ул тулай торакта яшәмәсә, предприятие аны көненә 300 сум хисабыннан фатир өчен акча белән дә тәэмин итәргә тиеш.
Чыганак: http://www.intertat.ru/tt