Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Быел I ярты еллыкта велосипедчылар катнашындагы һәлакәтләр 76 процентка арткан.
“Игътибар – балалар!” 12 август көндезге 2дә ТР буенча ЭЭМның ЮХИДИ идарәсендә, шундый исемдәге традицион профилактик операция башлану нисбәтеннән, шушы идарә башлыгы Рифкать Миңнеханов, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы вәкилләре катнашында брифинг була.
Быел беренче 6 айда республикада балалар һәм 16 яшькә кадәрге үсмерләр катнашында 263 транспорт һәлакәте булып, аларда 9 баланың гомере чәчәккә бөреләнгән килеш өзелгән, 271е имгәнде, җитди казаланган. Былтыргы шушы ук вакыттагы белән чагыштырганда, андый һәлакәтләр 8гә, җәрәхәтләнүчеләр-бәрелүчеләр 13кә киесә дә, һәлак булучылар саны артмаса да, биредә балалар турында сүз баруын онытырга ярамый, дип белдерә республиканың Баш автоинспекторы Р.Миңнеханов. Җәяүле бала катнашында 101 һәлакәт булып, 45 очракта балаларның юл йөрү кагыйдәләрен бозуы билгеле. Нәтиҗәдә, 5есе һәлак булган һәм 97сенең тәне төрле дәрәҗәдә имгәнгән. Пассажир буларак утырып барган бала катнашындагы 111 транспорт һәлакәтендә куркынычсызлык каешлары эләктермәгән, махсус креслосыз барган 2 бала мәет булган һәм 124е җәрәхәтләнгән, имгәнгән. Велосипедта барган бала, үсмерләр һәлакәткә 37 тапкыр юлыккан һәм бу 1 баланың үлеменә, 36сының җитди казалануына сәбәпче булган. Республиканың ЮХИДИ хезмәтендәгеләр велосипедчылар катнашындагы һәлакәтләр саны артуга игътибар юнәлтә, чөнки “ике тәгәрмәчле”ләр катнашындагы һәлакәтләр быел 76 процентка арткан. Скутер, мототехникалы үсмерләр белән булган 12 транспорт һәлакәтендә исә 1 бала мәңгелеккә күзләрен йомган һәм тагын 11е бәла-казага дучар булган. Татарстанда юлларда 1 июльгә кадәр кан белән язылган статистика әнә шундый.
Яңа уку елы башланыр алдыннан каникулдагы шәһәр балаларының өйләренә кайтуы, шулай ук авыллардан августта калаларга кунакка килүче кечкенә гражданнарның ишәюен һәм урамнарда автотранспортның артуын исәпкә алып, республика ЮХИДИ хезмәте янә “Игътибар – балалар!” операциясе уздырачак. Бу, исем-атамасыннан ук күренгәнчә, рульдагыларның игътибарын юлларга һәм аларда йөрүче балаларга арттыру максатында эшләнүе мәгълүм.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru