Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Татарстан халкын клавиатурада текстны «сукыр» ысул белән һәм тиз җыярга өйрәтү буенча бушлай курслар эшли башлый. Анда теләге булган һәркем укый ала. Ә иң мөһиме, халык белән бергә әлеге ысулны Президент Рөстәм Миңнеханов та үзләштерәчәк.
Республика халкын клавиатурада дөрес итеп эшләргә өйрәтү идеясен дә нәкъ менә Татарстан Президенты әйткән булган. Әлеге мәсьәлә белән ул «Клавиатурада СОЛО» программасына нигез салучы галим, танылган журналист һәм психолог Владимир Шахиджанянга мөрәҗәгать иткән.
«Мин бу тәкъдимне бик сөенеп кабул иттем. Рөстәм Миңнехановның республика халкын компьютер серләренә төшендерергә омтылуы бик уңай күренеш. Гомумән, Татарстанда яңалыкларны бик теләп кабул итәләр, ә иң әһәмиятлесе - аларны өйрәнү бик зур тизлек белән алып барыла. Бу очракта да шул ук хәл», - дип белдерде Владимир Шахиджанян Хөкүмәт йортында узган журналистлар белән очрашуда.
Татарстанның мәгариф һәм фән министры урынбасары Данил Мостафин сүзләренә караганда, әлеге курсларның төп максаты - республикада клавиатура белән оста һәм тиз эшли белүчеләрнең санын арттыру. Бу аңлашыла да, чөнки әлеге ысул белән эш итүчеләр текст язу өчен 5 тапкырга азрак вакыт сарыф итәрләр иде. Әле алай гына да түгел, бу рәвешле эшләү кешенең арыганлыгын 5-6 тапкырга киметә, хата ясау мөмкинлеге дә 10 тапкырга азая. Ә менә эшнең җитештерүчәнлеге исә, киресенчә, 10-15 процентка арта икән.
Курсларда катнашырга теләүчеләрне теркәү эше башланып киткән инде. Ул solo.tatarstan.ru сайтында башкарыла. 1 меңнән артык кеше әлеге курслар буенча белем алырга теләк белдергән дә.
Бу уникаль ысулны 20 категория вәкилләре үзләштерә ала. Араларында 11 сыйныф укучылары, укытучылар, югары һәм махсус урта белем алучы студентлар, әлеге уку йортлары мөгаллимнәре, башкарма хакимият органнары хезмәткәрләре, мәдәният, сәламәтлек саклау һәм халыкны социаль яклау тармаклары белгечләре, банк һәм финанс оешмаларында эшләүчеләр, төрле нәшрият һәм полиграфик предприятие вәкилләре бар. Гаризалар 10 августка кадәр кабул ителә. Ә мәктәп укучылары, студентлар һәм укытучыларны исә 1-5 сентябрь көннәрендә дә теркиячәкләр.
Укулар 30 октябрьгә кадәр дәвам итәр, дип планлаштырыла. Тик бу курсларны белем бирү чарасы дип кенә карау дөрес түгел. Ник дигәндә, уку тәмамлангач иң кызыгы - клавиатурада сукыр ысул белән җыярга йөрәнгәннәр арасында бәйге башлана.
Бәйгенең беренче туры 1 ноябрьдән алып 10сына кадәр дәвам итәчәк. Һәрбер категориядә 10 иң яхшы «укучы» сайлап алына. Бу - бәйгенең киләсе өлешендә барлыгы 200 кеше үзара көч сынашачак дигән сүз. 20-30 ноябрь көннәрендә узачак турда исә 60 кеше суперфиналда ярышу хокукы алачак. Соңгы этапны да уңышлы үтеп, җиңү яулаган катнашучыларны исә кыйммәтле бүләкләр - ноутбуклар көтә.
Тагын бер кызыклы мәгълүмат - республика халкы белән бергә әлеге ысулны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та үзләштерәчәк. Аның укуы башланып киткән инде. «11 биремне уңышлы гына эшләп чыкты. Рөстәм Нургалиевич бик сәләтле укучы», - ди Владимир Шахиджанян.
Чыганак: http://www.intertat.ru