Татар мәгарифе порталы
Сез монда
“Һәммә татарлар да – дуслар!”,“Сыйныфташлар” исемле челтәрдә даими катнашучылар саны 50 меңнән артып китә.
“Һәммә татарлар да – дуслар!”. “Сыйныфташлар” исемле киң билгеле һәм популяр социаль челтәрдәге интернет берлек шулай дип атала. Анда даими катнашучылар саны 50 меңнән артып китә. Әлеге бу виртуаль төркемгә 5 ел тулды. Шушы уңайдан интернетта актив аралашучыларның Уфадагы берләшмәсе әгъзалары юбилей очрашуы оештырды. Анда безнең хәбәрчеләребез дә булып кайтты.
Дөньядагы барлык татарлар өчен интернет берлек үз эшчәнлеген 2008 елда башлый .“Интернетта аралашуның уңай яклары бихисап. Ул милләтне берләштерә, яңа дуслар белән таныштыра. Шуңа күрә дә пәрәвезнең мөмкинлекләрен киң кулланырга кирәк”. “Һәммә татарлар да – дуслар!” исемле интернет берлекнең Уфадагы оештыручысы Розалия Сафиуллина шундый фикердә. Биш ел эчендә интернетта милләттәшләр белән даими аралашучылар Башкортстанда бермә-бер арткан. Бар дөньяга сибелеп яшәүче татарларның тормышы белән танышып бару һәммә кешегә кызыклы мәгълүматлар бирә. Интернет челтәрендә үзара элемтәдә булу яшьләрне генә түгел, ә өлкәннәрне дә җәлеп итә. 71 яшьлек Нәҗибә Юнысова да иренеп тормаган, компьютер серләрен яхшы үзләштергән. Баштарак өйрәнүе кыенрак булды, әмма хәзер бу мавыктыргыч шөгыль минем өчен бик тә кызыклы, ди Нәҗибә апа. Очрашуда катнашучылар фикеренчә, интернет челтәрендә милләттәшләрнең аралашуы яңа дуслар табуга иң яхшы форсат. Моннан тыш татар мәдәниятендәге яңалыклар белән танышып бару мөмкинлеген дә бирә ул, диләр.
Виртуаль төркемне оештыручылар сүзләренчә, анда катнашучылар, үзара элемтәдә торучылар саны һаман саен арта тора. Димәк дөньяның төрле кыйтгаларына таралып яшәүче татарлар бер-берсе белән тагын да тыгызрак бәйләнештә булып, теге яки бу яңалыклардан хәбәрдар булып яши дигән сүз.