Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Республика икътисады үсеше өчен кирәк булган белгечләрне Татарстанда контракт нигезендә әзерләмәкчеләр.
Сүз эш бирүчеләр тарафыннан соралган, әмма яшьләрдә кызыксыну уятмаган белгечлекләр турында бара. Бу максаттан ТР Министрлар Кабинеты тарафыннан “Татарстан Республикасы урта һөнәри белем бирүче дәүләти уку йортларында башлангыч һәм урта һөнәри белем нигезендә бирелүче һөнәрләр (белгечлекләр) буенча квалификацияле кадрларны максатчан әзерләү турында” карар кабул ителгән. Бу хакта бүген матбугат очрашуы вакытында ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Клара Таҗетдинова хәбәр итте.
ТР Министрлар Кабинетның әлеге карары белән, урта һөнәри уку йортларында яңа белгечлекләр ачарга һәм максатчан һөнәри әзерлек турында килешү төзегән укучыларга 5205 сум күләмендә югары стипендия билгеләргә, башка шәһәрләрдән килеп укучы яки тулай торакта яшәмәүчеләргә, торакны арендалап тору өчен, тәүлегенә 300 сум күләмендә акча түләргә тәкъдим ителә.
Уку башланганчы, студент, урта һөнәри уку йорты һәм эш бирүче арасында килешү төзелә. Белгечлек алгач, яшь белгеч әлеге предприятиегә эшкә китәргә тиеш була. Әлбәттә, студентларның яхшы билгеләренә генә укуы, һөнәрне үзләштерүе сорала. Әгәр ул укудан чыгарыла икән, бер ай дәвамында үзенә тотылган чыгымнарны бюджетка кире кайтарырга тиеш була.
2013-2014 уку елына дәүләт заказы 375 кешегә бирелгән. Хәзерге вакытта 300ләп гариза килгән.
Клара Таҗетдинова хәбәр иткәнчә, максатчан контракт нигезендә әзерләнергә тиешле белгечлекләр саны – ундүрт. Алар арасында шиннар җитештерүче операторлар, авиация техникасын җыючы слесарь, металл эшкәртүдә станокчы, металлдан ясалган судноларны төзүче һәм ремонтлаучы, радиоэлектрон аппаратура һәм приборларны монтажлаучы, йортта һәм коммуналь хуҗалыкта хезмәт күрсәтү, органик булмаган матдәләрнең химик технологиясе, эчке сантехника, һаваны җилләтү һәм вентиляция җайланмаларын монтажлау һәм эшләтү, электр приборлары һәм җайланмалары, компьютер челтәрләре, радиотехник мәгълүмати системалар, технологик процессларны һәм җитештерүләрне автоматлаштыру, металлдан сәнгать эшләнмәләрен ясаучы, компьютер системалары һәм комплекслары бар.
Бу белгечләрне әзерләүдә Казан машина төзелеше техникумы, Казан авиация-техник көллияте, Түбән Кама индустриаль техникумы, Лениногорск политехника көллияте, Яшел Үзән механика көллияте, Әлмәт һөнәри көллияте, Казан радио-механика көллияте, Халыкара сервис көллияте, Түбән Кама авыл хуҗалыгы көллияте, Казан коммуналь хуҗалык һәм төзелеш көллияте, Казан политехника көллияте, Казан радио-механика көллияте, техник көллияте, Түбән Кама нефть химиясе көллияте катнаша.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru