Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Илебезнең гомуми белем бирү учреждениеләрендә укучылар өчен бердәм форма кертеләчәк.
Бердәм диелсә дә, бөтен укучы да бертөрле киемнән йөри дигән сүз түгел. Киемнең төсен, фасонын мәктәп әти-әниләр белән киңәшләшеп сайлый. Әйтик, милли мәктәпләр милли бизәк элементларын кертергә мөмкин. Әмма СанПиН таләпләре дә бар: тукыманың төбәкләрдәге һа¬ва торышына туры килүе һәм тәннең сулавы мөһим. Составында полиэстер, лавсан, вискоза, нейлон булган тукымалар да ярый. Өстенлек кара, куе зәңгәр, көрән төстәге киемнәргә биреләчәк. Форманың көндәлектән тыш бәйрәмчә һәм спорт төрләре дә булачак.
Яшел Үзән районының “Петро” тегү фабрикасы елына 100 мең костюм тегә ала. Ләкин биредә моның өчен мәктәп формасы турындагы закон җитми дип саныйлар. Аның генераль директоры Сергей Никифоров белдергәнчә, бүген мәктәп формасы дигән төшенчә юк. Бары тик мәктәп киеме исеме астында күп төрле киемнәр бар. “Без шуңа күрә нәрсә тегәргә белмибез. Республика өчен берничә үрнәкне генә калдырырга кирәк һәм ул кимендә өч ел сакланырга тиеш”, – ди ул.
Чаллының “Триада” фирмасы мәктәп формасын тегү белән 1991 елдан бирле шө-гыльләнә. Фабрика моңа кадәр ничек эшләгән шулай эшләвен дәвам итә. “Безнең Чаллы мәктәп, гимназияләре укучылары күптәннән фирма стилендә киенә. Кызлар өчен модельләр бик күп. Әйтик, сарафанның гына 25 төре бар. Малайларга, гадәттә, чалбар, костюмнан тыш, трикотаж жилет заказ бирәләр. Киемнәрне күбрәк ярымвискоза-ярымйон тукымадан тегәбез. Чаллыда 1 августтан 11 августка кадәр ярминкә узачак. Костюмның бәясе – 1750 дән 2700 сумга кадәр. Сарафан 950 –1700 сум тора”, – ди фирманың генераль директоры Гөлсинә Садриева.
Моңа кадәр кызлар киенгән ретро стиль – ак якалы көрән күлмәкләр юкка чыкмасмы соң? “Ул күлмәкләрне дә тегәбез. Киресенчә, күпчелек мәктәпләр шундыйны тектерә. Аның зәңгәрсу төстәгесенә заказ бирүчеләр дә бар. Ретро-стиль бетмәс дип уйлыйм. Ак якалар кызларны чисталыкка, тәртипкә өйрәтә бит”, – ди Гөлсинә Фәйзулловна.
Мәктәп формасының бәясе бүген 1500-2500 сум тирәсе тора. Быел “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!” акциясен мәктәп формасы белән тәэмин итүгә юнәлтергә җыеналар. Мәктәпләрдә бердәм кием кертелсә, мөселман балалары, хиҗабтан, яулыктан йөри алырмы?
– Россия мәктәпләрендә укучылар дөньяви үрнәктә киенергә тиеш. Шуңа күрә мәктәпкә хиҗабтан йөрү рөх¬сәт ителми. Әгәр әти-әниләр бу кагыйдәләргә буйсынырга теләми икән, ул очракта балаларын шәхси дини мәктәпләргә бирә ала, – ди Россия мәгариф һәм фән министры Дмитрий Ливанов. Татарстан мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов сүзләренә караганда, безнең милли традицияләребез бар. Әйтик, хатын-кызлар ашарга әзер¬лә¬гәндә дә яулык бәйләргә өйрәнгән. “Шуңа күрә андый җирләр бар икән, йөрсеннәр. Бүген мәктәп янында басып, “яулыгыңны сал” дип торып булмый. Гаиләдә бала милли рухта тәрбияләнгән икән, ул шулай дәвам итәчәк”, – ди Энгель Нәвапович. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан ТР Министрлар Кабинетының “Башлангыч, төп, урта гомуми белем бирү программалары буенча белем алучыларның киеменә карата таләпләрне билгеләү турында” карар проекты әзерләнгән. Яулык мәсьәләсе нигезләмәдә каралган.
Татарстанда күп кенә мәктәпләрдә мондый форма гамәлдә инде. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы гыйнвар аенда уздырган күзәтүгә караганда, ул 29 районда кертелгән. Әйтик, Азнакай, Менделеевск, Мөслим, Сарман районнары укучылары 1970-1990 еллардагы мәктәп киеменә өстенлек бирә. Бер төстәге пиджак, чалбар, кара һәм ак төстәге алъяпкычлар… Әгерҗе, Аксубай, Балтач, Югары Ослан һәм башка районнарда бу төр кием аерым мәктәп, сыйныфлар дәрәҗәсендә кертелгән. Аерым стандартлар булмаган мәктәпләрдә билгеле бер таләпләр куелган. Андагы укучыларны классик кием, жилеттан күрергә мөмкин. Галстук бәйләүчеләр, значоклар тагучылар, жилеттан йөрүчеләр дә бар. Калган мәктәпләр киенү рәвешен 1 сентябрьгә тәртипкә китереп бетерәчәк.
Чыганак: http://mon.tatarstan.ru