Татар мәгарифе порталы
Сез монда
8 июльдә бердәм дәүләт имтиханнарының өстәмә этабы башланды. Әмма аның алдагы көнендә үк кырын эшләр турында билгеле булды. Бу очракта укучы да, оештыручы да гаепле түгел, ә мәгариф министры ришвәт алганда тотылган.
Карачай-Черкес Республикасының мәгариф һәм фән министры Борис Спиридоновтан ике яшь кеше бердәм дәүләт имтиханнарын тапшыруда, ягъни сертификат алуда ярдәм сораган. Спиридонов аларның үтенечен үтәргә булган. Яшьләргә имтиханда катнашмыйча гына, дүрт фәннән дә 70 әр балл күрсәтелгән документлар әзерләп бирергә вәгъдә биргән ул. Моның өчен аларның һәрберсеннән имтиханның бер баллы мең сум исәбеннән 280 мең сум акча сораган. 7 июль кичендә аны машинасында 560 мең сум күләмендә ришвәт алганда тоткарлыйлар. Министрга карата җинаять эше кузгатылган.
Рособрнадзор вәкилләре Дагстанда 100 баллык имтихан нәтиҗәләрен тикшергән вакытта 30 дан артык түрә эштән китәргә тиеш дип санаса, әлегә республика Президенты 13 кешене (8 мәктәп директорын һәм 5 район мәгариф бүлеге башлыгын) эштән җибәргән.
Билгеле булганча, өстәмә этапта сынауны урта һөнәри уку йортларын тәмамлаучылар һәм билгеле сәбәпләр аркасында БДИны май-июнь айларында тапшыра алмаучылар катнаша ала. Бездә ул Казанның 58 нче мәктәбендә һәм югары белем бирү базасында оештырылган тагын сигез пунктта үтәчәк. Барлыгы 2199 кеше имтихан тапшырачак. Яшьләр күбрәк җәмгыять белеме, физика, биология кебек фәннәрне сайлауга өстенлек биргәннәр. Рус теленнән – 598, математикадан – 459, физикадан – 230, химиядән – 90, информатикадан – 35, биологиядән – 152, тарихтан – 128, географиядән – 20, инглиз теленнән – 61, немец теленнән – 3, француз теленнән – 1, җәмгыять белеменнән – 333, рус әдәбиятыннан 89 кеше гариза тапшырган.
Быелгы БДИ гаугалы булды. Аның сәбәпләре нидә? (“АиФ”тан алынды)
- Ерак Көнчыгышта имтихан тапшырган укучылар җавапларны Интернетка куйдылар.
- Имтиханнар алдыннан материаллар социаль челтәрләргә урнаштырылды.
- Үзәктән еракта урнашкан төбәкләргә контроль-үлчәм материаллары конвертларда җибәрелде, алар сынауга кадәр ачылды. Биремнәр дискларда таратылып, принтерларда чыгарылды.
- Сәламәтлеге турында ялган белешмә алган укучылар БДИның алдан бирү этабында имтиханнарны 100 баллга тапшырды.
- Укучылар кесә телефоннарын кулланды.
Кимчелекләрне ничек булдырмаска?
- Сәгать поясы төрле булган төбәкләрдә төрле биремнәр эшләтергә кирәк.
- Мәгълүматны читкә таратучы укучыларга штрафны арттырырга.
- Мәгълүматны читкә җибәргән белгечләрне ачыклап, җәзаны катгыйландырырга, хәтта җинаять җаваплылыгына тартырга.
- Имтиханны шифр белән электрон вариантка күчерергә, шифрны бары тик имтихан алдыннан бирергә. Дәүләтнең бурычы – хакерлардан БДИ мәгълүматларын саклау.
- Еракта урнашкан төбәкләргә бланклар җибәрүдән баш тартып, бистә балаларына сынауны эре пунктларда бирдерергә.
- БДИны тапшыру өчен лицензия нигезендә эшли торган махсус үзәкләр булдырырга.
- Аудиторияләргә “глушилка”лар урнаштырырга.