Татар мәгарифе порталы
Сез монда
үген ТР Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов республика уку йортларын яңа уку елына әзерләү турында сөйләде. Ул 2013 елда капиталь ремонт кысаларында 167 белем бирү учреждениесен төзекләндерү көтелүен җиткерде. Моның өчен 2,5 млрд. сум акча каралган. Әлегә эшләрнең якынча 45 проценты башкарылган.
Министр сүзләренчә, яңа уку елына Татарстанда өч яңа белем бирү учреждениесе ачыла – алар арасында Яшел Үзән районындагы химияне тирәнтен өйрәтүле лицей-интернат та бар. Шулай ук планнарда Казан дәүләт техник университеты белән берлектә техник лицей оештыру идеясе бар.
Энгель Фәттахов журналистлар белән аралашу вакытында укучыларның иминлек мәсьәләләренең көн үзәгендә торуын билгеләп үтте. Шуңа күрә мәктәпләрне яңа уку елына әзерләгәндә министрлык тарафыннан куркынычсызлыкка зур игътибар бирелә.
Ул шулай ук министрлыкның мәктәпләрдә акча җыюны тыю позициясендә торуын билгеләп үтте.
Энгель Фәттахов белем бирү учреждениеләренә капиталь ремонт үткәрүдә һәм предмет кабинетлары белән тәэмин итүдә булышлык итү максатыннан, Татарстанда июнь аенда ТР Президенты тарафыннан “Үз мәктәбеңә ярдәм ит!” республика акциясе игълан ителүен хәбәр итте. Бүгенге көндә акциядә 135 оешма һәм предприятие катнашкан, якынча 36 млн. сум акча җәлеп ителгән.
Шул ук вакытта республикада беренче тапкыр мәктәпләрне яңа уку елына әзерләү буенча бәйге игълан ителгән. Аның нәтиҗәләре август аенда чыгарылачак. Мәктәпнең торышына гына түгел, шулай ук мәктәпяны мәйданчыкларына да бәя биреләчәк. Беренче урын алучыларга – министрлык 1 млн. сум, күләмендә икенчегә – 800 мең сум, өченчегә 600 мең сум күләмендә акча бирү көтелә. Конкурсның ике номинанты 300шәр мең сум күләмендә акчалата сертификат белән бүләкләнәчәк.
Коррекцион мәктәпләр һәм балалар йортлары арасында җиңүчеләр - автомобиль, 300 мең һәм 200 мең сум торган җиһазлар белән белән бүләкләнә.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru