Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Татарстанда рус телен барлыгы 20 мең 878 кеше (шуларның 19 мең 880е мәктәпне быел тәмамлаучылар) тапшырган иде. Әлеге фәннән республика буенча уртача күрсәткеч 67,2 балл тәшкил итә. Узган ел исә бу сан 64,3 иде. 3 мең 675 укучының белеме 80 баллдан югарырак дип табылган. 100 баллны исә 60 кеше туплаган. Монда бигрәк тә Казан, Чаллы, Бөгелмә укучыларының өлеше зур. Быел рус теленнән “2” ле алмас өчен 36 балл тупларга кирәк иде. Бездә чик баллны 202 (118е – быелгы укучылар) укучы үтә алмаган. 2012 елда “койрык” алучылар 1,4 процент иде. Әгәр әлеге укучылар математика имтиханында 24 балл (чик балл шулай дип билгеләнгән) җыйган булса, алар рус теленнән сынауны махсус көндә, ягъни 18 июньдә тагын бер кат тапшырып карый алачак. Мәҗбүри фәннәрнең икесеннән дә “2”ле алучыларга киләсе елда сыналырга туры киләчәк.
– Рус теле имтиханын барлыгы 170 кеше тапшырды, шуларның җидесе мәктәпне алдагы елларда тәмамлаган иде. “2”ле алучы юк. Әгерҗенең 1, 2, 3 нче һәм Иж-Бубый, Көчек авылы укучыларының нәтиҗәләре иң яхшы дип табылды. Бездә, гомумән, БДИда кагыйдә бозучылар, шпаргалкадан яки башка элемтә чараларыннан күчерүче юк. Әгерҗе республика буенча сынауларда кагыйдә бозмаучы өч район исемлегенә керә. БДИны җиренә җиткереп оештыруда имтихан пункты җитәкчесе Гөлфирә Миңнеханованың тырышлыгы зур, – ди Әгерҗе районы мәгариф бүлеге башлыгы Вәсилә Сафиуллина.
Информатика сынавында барлыгы 1376 кеше катнашкан. Республика буенча уртача балл 71,05 (2012 – 67,7) тирәсендә тирбәлә. 100 баллны 32 кеше җыйган (2012 – 22). Укучыларның 2,1 проценты (2012 – 4,4) имтиханны бирә алмаган.
Биологиядән 3241 кеше тест тапшырды. Уртача балл – 65,8 (2012 елда – 57). 21 укучы иң югары нәтиҗәләр күрсәткән. Былтыр андыйлар өчәү иде. Биологияне укучыларның 3,5 проценты белми. Былтыр “2”ле алучылар 4,8 процент булган.
Тарих имтиханында 2606 кеше сыналды. Уртача балл – 62,9 (2012 – 53,8). 4 кеше 100 балл җыйган (2012 елда – 1). Тарихны 2,8 процент укучының белмәве ачыкланган. Узган ел ул сан 8 процент иде.
Кичә укучылар җәмгыять белеме, химиядән имтихан тотты. Сынау бирәсе төнне әлеге фәннәрдән БДИ биремнәре һәм җаваплары пәйда булган. Бу юлы инде социаль челтәрләрдәге ябылган төркемнәрдә түгел, Интернетта бөтен кеше дә керә ала торган виртуаль дискларда. Материалларның төп нөсхә булу-булмавы тикшерелә. Янәсе, алар Ерак Көнчыгыш, Урал, Себер укучыларының эшләре булуы ихтимал.
Чыганак: Ватаным Татарстан, http://mon.tatarstan.ru/tat