Татар мәгарифе порталы
Төмәндә яшәүче милләттәшләребез мәш килеп балалар өчен махсус оештырыла торган «Таң йолдызы - 2013» милли иҗат бәйгесенә әзерләнеп йөри. Максатлары - шәһәрнең иң сәләтле балаларын бер сәхнәгә җыю, аларда үз милләтләренә, туган телләренә карата мәхәббәт тәрбияләү.
Чара Төмән шәһәренең татар милли үзәге, өлкәнең милли эшләр буенча комитеты һәм Төмән өлкәсе татарлары конгрессы тарафыннан оештырыла. Конкурсның тагын бер мөһим максаты булып балалар арасында бер-берләренең милләтләренә, туган телләренә хөрмәт тәрбияләү дә тора.
Бәйге 13 ел рәттән уздырыла. Анда 17 яшькә кадәрге балалар катнаша ала. Алар кечкенә, урта һәм өлкән яшьтәге төркемнәргә бүленеп, үзара көч сынашачак. Балалар жюри әгъзаларының күңелен милли һәм популяр эстрада җырлары, төрле стильдәге биюләр, шигъри сүз, төрле уен кораллары ярдәмендә яулап алырга тырышачак.
Жюри составында исә гади мәдәният эшлеклеләре белән беррәттән, Россиянең башка төбәкләре һәм халыкара дәрәҗәдә дә танылу алган шәхесләр бар. Алар, иң беренче чиратта, чыгышларның ни дәрәҗәдә әзерлекле булуы, нәфислеге, башкару осталыгы һәм уникальлегенә игътибар итәчәк. Балаларның сәхнә костюмнары да жюри күзеннән читтә калмаячак, дип ышандыра оештыручылар.
Бәйге нәтиҗәләре буенча җиңүчеләргә дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылачак. Әле алай гына да түгел, аларга 3 март көнне узачак өлкәара «Таң йолдызы» бәйгесенең гала-концертында чыгыш ясау мөмкинлеге бирелә, дип хәбәр итә Төмән өлкәсе татарлары конгрессының рәсми сайты.