Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Айдар Халимнең "Хунвейбин" роман – эпопиясен укып чыкканга байтак вакыт үтсә дә, андагы фикерләр, язмышлар, вакыйгалар күңелдән китмиләр, җанны әрнетәләр, тирә-якның, кешеләрнең, җәмгыятебезнең яшәеше, үткәне, киләчәге ныграк уйландыра. Бөек язучыларыбыз Аяз Гыйләҗевның "Өч аршын җир", "Җомга көн кич белән", "Балта кем кулында", "Урамнар артында яшел болын", "Ягез бер дога" повесть-романнарыннан соң, кыргыз-татарыбыз Чынгыз Айтматовның "Гасырларга тиң көн", "Ахырзаман", "Тавро Кассандра" китапларыннан соң алардай югарылыктагы, алардай уйландыргыч, алардай тетрәндергеч күләмле әсәрләр укыганым юк иде.
"Хунвейбин" романы минемчә ул бөек әдәби әсәр генә түгел, ул олы тарихи әсәр дә, ул олы фәнни әсәр дә, ул олы фәлсәфи әсәр дә. Шул ук вакытта ул караңгы да, шомлы да, шул ук вакытта яктылыкка, татарыбыз үзенең ачы язмышын аңларга тырышуын, күпләренең инде аңлый да башлавын, "БЕЗ ИСӘН" дип сөрән салып, уйлардан гамәлләргә күчә башлавын тәсвирлаган, шуның белән киләчәгебезгә өмет тә уята торган олы хезмәт. Минемчә Айдар ага аны гомере буе уйлаган, гомере буе язгандыр сыман.
Бу алты китаптан торган өч томлык зур күләмле әсәр – ул гади роман түгел – ул катлаулы. Мин аны музыкадагы Олы хор һәм Олы оркестр белән башкарылучы Олы симфония әсәре белән, яки Олы эпик халык операсы белән чагыштырыр идем.
Яки, йөзләгән – меңләгән өлешләрне үз эченә алган, тик ерактан карап кына бөтен итеп аңлап, бәяләп булган Олы рәсем-панно белән чагыштытыр идем.
Бәлки күп дистәләгән сериялардан торган, бөек татар артистлары, режиссерлары, музыкантлары эшләгән Олы
кино аңа тиң булыр иде сыман.
Хунвейбин роман-эпопеясе тарихи вакыт буенча да гасырдан артык киңлекне ала – 19нчы гасыр урталары – 21нче гасыр башы.
Татарстан, Россия, Кытай, Америка - алар барысы да ТАТАР ДӨНЬЯСЫ киңлекләре буларак тасвирлана. Мамадыштагы Сәләхиләрнең изге нигезләре булган Кизләү авылы, меңәр еллык бердәм татар иленә кергән тугандаш уйгур җирләрендә нигезләнгән, тик соңыннан 20нче гасыр денсезләре Сталин һәм Мао килешеп Кытай
ягында калган, Кизләү 2 авылы. Инде ул йортлары да туздырылгач Американың бер штатында Сәләхиләр нәселенең дәвамчысы тагын Кизләү 3не торгыза. Туктаган җирләрендә үзләренең Кизләүләрен торгызалар, шул җирләр өчен кан, яшь, тирләрен түгәләр татарлар – барган җирләрендә “ростовщик» банклары ачмыйлар, җиргә сыеналар, җирне олылыйлар.
Роман колачлаган тагын олы киңлек - ул анда тасвирланган йөзләгән, меңләгән татарларның үткән һәм бүгенге язмышы, шөгыльләре, яшәү халәтләре, моң-зарлары, шатлык-бәхетләре.
Затлы Сәләхиләр нәселе аша, аларның дәвамчысы дөнья зыялысы Иркен ага аша татар –төрки кавемының меңәр еллык, Монтескьелар сокланган тарихына, Атилла, Чынгыз, Туктамыш, Олы Мөхәммәт бабаларыбызның шанлы дәүләтләр тотканнарына инанасың. Аларның зыялылыгын, иманлылыгын, кешелеклелеген күреп, 2нче меңъеллыкның иң Олы заты дип табылган Чыңгыз бабабызның ЯЗУ (Яса, Писание) нигезендә йөзләгән халыкларны берләштергән, үз заманы өчен алдынгы, гадел җәмгыятъ төзүенә инанасың.
Айдар ага әсәрендә бүгенге заманыбызның гади дә, гыйбрәтле язмышлы да, иманын югалтмаган дистәләгән якты кешеләрне яратып, сокланып тасвирлаган. Китапчы Рагыйб, Зөфәретдин абзый, Магәриф кардәш, Ачулы Зөфәр, Җәкәү дәдәй, Мәгрифә апа, Мөкәррәмә түтки, Ильяз, Биарсланнар һәрберсе гыйбрәтле язмышлы, фикерләре,
гамәлләре белән милләтебезнең бүгенгесенә, киләчәгенә өмет уяталар.
90 еллардагы татар милли күтәрелешенең төп казаны булып Чаллы шәһәре, аның рыясыз һәм романтик милли хәрәкәте вәкилләре торды. Аларның күбесе авыллардан - бурлыкка баткан предлар, бригадирларга түзәргә теләмичә “бөек” төзелешкә КАМАЗга килгән бунтарь егет һәм кызлар. Татарстан суверинететы өчен көрәшнең оеткысы алар иде. Айдар ага үзенең тарихи да булган шушы китабында ул реаль көч булган хәрәкәтне, үзенең дә танылган көрәштәшләрен яратып тасвирлаган.
Алар янында бүгенге җәмгыятнең олы афәте булган әтрәгәләмәлек – хунвейбинлык баткагына бата баруын да
автор бөтен ачысы белән күрсәтә. Үзебезнең татар Зоммерлары, Хромосомнары, Икзимнары, Фикция Саматовналары рухи шапшаклар, милләтнең корткычлары итеп күрсәтелә.
Баксаң, заманында бөек Чынгызыбыз керткән “мәнкортлык” та алай ук куркыныч булмаган сыман – чөнки ул күбрәк аерым кешеләрнең афәте.
Ә әтрәгәләмәлек (татар телебездә нинди җирәнгеч атама кушканнар андыйларга) бигрәк тә куркыныч, чөнки ул тиз йогучан, шуңа да тиз таралучан – чума, холера кебек. Хунвейбинлык җәмгыятның барлык катламнарына да тиз тарала, елдан ел глобальрак була бара. Гасырлар буе ныгыган дала чирәм җирләрен сукалап ташлап, алдагы елларда ком бураннарында харап булган уңдырышлы өске катлам кебек.
Аяз аганың “Балта кем кулында” повестында ул әтрәк-әләмнәр яшь урманны кырсалар, бүген алар инде йөзләгән татар мәктәпләрен ябалар, татар кафедраларын, татар гуманитар институтын ябалар, татарның изге истәлеге “Болгар” номерларын вәхшиләрчә җимерәләр – без булдырабыз диләр. Әле ярый бу гыйбрәтләрне Аяз ага күрмәде ичмасам. Шәүкәт ага Галиев елый-елый әйтте – Олы гөнаһ белән китәбез – Тукаебызны саклый алмадык дип...
Рухи әтрәгәләмәлекнең югары катламда үрчүе бигрәк җанны әрнетә, куркыта... Аллага тапшырдык инде...
Әсәрдә чиксез олы талант белән тасвирланганы - бүгенге татарыбызның мәдәнияте, мәдәни тарихы, халкыбыз энҗе-мәрҗәннәре – аның шагыйрләры, шигърияте. Автор нинди олы нәзәкәт белән, искиткеч урынлы итеп Тукаебыз, Гафуриебыз, Закир, Сагыйт Рәмиевларыбыз, Такташыбыз иҗаты аша җәмгыятънең фәлсәфи халәтен, җанын, рухын күрсәтә алган.
Романның мавыктыргыч та, бик моңлы да булып тууында, андагы хатын-кызларның бик тә матур, татарларга гына хас сөйкемле итеп, самими күңелле итеп тасвирлануы да сәбәпле булыр - аларның хадислардагы “оҗмах ул әниләр аяк астында” диюгә тәңгәл килүендәдер. Илаһи җанлы Мәдинәсе, дөньяга бәхет алып килергә, бәхетле булырга яратылган Сихәт сылу, Сагыйдә сылу, башкорт чәчәге Зөһрә сылу – аларны сагынасың, хәерле язмыш теләп каласың.
Әсәрнең тагын бер үзенчәлеге – аның телендә – ул әдәби татар телендә генә түгел – ул әдәби ТАТАР ИЛЕ телендә. Баштарак сәерерәк тоелса да, соңыннан инде шул чаклы ул телне хуш итәсең, андый татар дөньясын тасвирлаган эпик әсәр, нәк шул татар иле телендә язылырга тиешлегенә инанасың.
Айдар ага Татар теленең бөтен байлыгын, нечкәлеген тирәннән белә, аның бөтен моңын, җанын аңлаган әдип. Дөнья халыклары телләре арасында татарымызның изге АНА теленең иң камилләрдән булуын белә, аның бик күп телләргә нигез булганын, әнә Уфадан Вильдан ага Фатхуллинның өйрәнүләре буенча Европа телләрендә берничә йөз татар теле тамырлары булуын, хәттә америка индеецлары телендә дә зур охшашлыклар булуын белә. Һәм шушы кешелек цивилизациясенең җәүһәрен саклап калыр өчен мәйданнарда ачлык тотты, кыйналды, кагылды, йөзләгән меңләгән чыгышлар ясады, ачык-ябык хатлар язды – күп тапкырлар Россия Федерациясе
Президентына; бәлкем шулай милләтебезне саклый алырбыз дип бер утрау “сорап” Норвегия короленә, милләтләрне бетерүгә каршы Патриарх Кириллга һ.б. Чөнки ул белә - Аллаһы Тәгаләбездән татар милләтенә иңдерелгән бу изге ТЕЛ, һәм без аны сакларга тиеш!
Айдар аганың күзе - ялангач сыркыган татарлык җаны, татарлык рухы белән тоташкан булыр. Шуңа да аның күрмәгән әйбере юк, җитмәгән җире юк, кысылмаган нәрсәсе юк, кермәгән тишеге юк... Аның Иҗаты һәрвакыт Гамәлләре белән бергә бара. Шуның бер үрнәге булып “Хунвейбин” роман эпопеясе тора.
Юкка гына бездә шагыйрь - Шагыйрь гена түгел, җаны белән язган язучы - Язучы гына түгел!
PS. БИКТЫРЫШ АЙДАР ХАЛИМ быелгы Габдулла Тукаебыз исемендәге Татарстан Республикасы Дәүләте премиясенә иң лаеклы иҗади, көрәшче шәхесебез!
Аның иҗади хезмәттәшләреннән хөрмәт белән үтенеп сорар идем – чыгарыгыз бердәм булып шундый карарыгызны: “Айдар агадан соң гына” - дип.