Татар мәгарифе порталы
18-19 гыйнвар көннәрендә Екатеринбургта Татар әдәбияты һәм сәнгате көннәре уза. Чара Россиядә беренче татар басма китабына 290 ел тулу уңаеннан оештырыла. Әлеге чарада Татарстаннан да вәкилләр, артистлар катнаша.
Свердловск өлкәсе һәм Татарстан Республикасыннан килгән галимнәр, язучылар, җәмәгать эшлеклеләре катнашында 18 гыйнварда “Известия Уральского федерального университета” журналының “түгәрәк өстәле” эшләячәк. Биредә Екатеринбург һәм Казанның күренекле филологлары, этнологлары, тарихчылар һәм журналистлар катнашуы көтелә. Казаннан әдәбият галиме Хатыйп Миңнегулов, драматург Данил Салихов татар китабы, әдәбияты тарихы, бүгенге язмышы хакында бәян итәчәк. Шулай ук Свердловск өлкәсендә яшәүче әдәбиятыбызга өлеш керткән каләм тирбәтүчеләргә Татарстан Язучылар берлегенең Рәхмәт хатлары, бүләкләр тапшырылачак.
Мәгълүм булганча, татарларның китап тарихы Татарстан белән генә чикләнми. Россиянең башка субъектларында да элек-электән татарлар гомер кичерә. Анда яшәүче милләттәшләребез арасында да милли басмага, әдәбиятыбызга саллы өлеш кертүчеләр бар. Идел-Урал төбәгендә андый иҗатчылар аеруча үзләрен сиздереп тора. Тик анда яшәүче авторлар татарның киң җәмәгатьчелеге игътибарыннан читтә кала килә...
Екатеринбургта Татар әдәбияты һәм сәнгате көннәре кысаларында 19 гыйнварда шәһәрнең Лавров исемендәге концерт залында “Рухи хәзинә – китап дигән могҗиза” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә көтелә. Кичәдә Свердловск өлкәсе, Татарстан сәнгать осталары, татарның атаклы язучы, шагыйрь һәм галимнәренең чыгышлары көтелә. Әлеге концертта Татарстан сәламен “Казан егетләре” төркеме җиткерәчәк.