Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Тиздән республика халкы татар телен югары технологияле система буенча өйрәнә башлаячак. Инглиз телен тирәнтен өйрәтә торган EF Education First компаниясе белән берлектә тормышка ашырылучы «Ана теле» он-лайн мәктәп проектын 2013 елның гыйнвар аена әзерләп бетерергә исәплиләр.
Бу турыда Хөкүмәт Йортында Татарстанның премьер-министры Илдар Халиков тарафыннан уздырылган җыелыш вакытында билгеле булды. Җитәкче сүзләренә караганда, әлеге он-лайн мәктәпне оештыру нияте республика халкы һәм чит төбәкләрдә гомер итүче татарларның күп санлы мөрәҗәгатьләреннән соң туган. Ниһаять, проект тулысынча әзер, аны тормышка ашырасы гына калган. «Республикага татар телен өйрәтү буенча югары технологияле комплекс күптән кирәк иде. EF Education First компаниясе белән без бу максатны тулысынча тормышка ашыра алачакбыз», - дип саный Илдар Халиков.
Татарстанның мәгариф һәм фән министры урынбасары Данил Мостафин сүзләренә караганда, республика ошбу проектка югары квалификацияле татар теле белгечләрен, галимнәрне җәлеп иткән. 29 ноябрьгә алар әлеге проектның беренче бүлеген эшләп бетереп, EF Education First компаниясе белгечләренә тапшырыр, дип планлаштырыла. Ә алар исә он-лайн мәктәпнең әлеге өлешен 2013 елның беренче аена эшләп бетереп, аны интернет кулланучыларга тәкъдим итәргә тиешләр. Калган бүлекләр әкренләп тулыландырылачак.
«Ана теле» он-лайн мәктәбенең эчтәлегенә килгәндә, ул сөйләм сыйныфы, фонетика, лексика, грамматика кебек өйрәнү бүлекләреннән тора. Укучылар исә белем дәрәҗәләре буенча төрле төркемнәргә бүленә, ягъни монда татар телен бөтенләй белмәүчеләрдән башлап, Тукай телендә яхшы сөйләшә һәм яза белүче укучылар да белем алачак.
Чыганак: http://intertat.ru/tt
Фикерләр
Кунак
2 Ноябрь, 2012 - 21:55
Permalink
Татар телен инглиз телен кебек тирәнтен өйрәнәчәкләр.
исәнмесез! Татар теле дәресләрен бер тәртиптә үткәрсәң,рус балалары өчен дә фонетик анализ ясау, морфологик анализ, җөмләләрне анализлау бик авыр булмый. Рус балалары модальлек кушымчаларын да, бәйләгеч кушымчаларын күрергә өйрәнәләр.Иң авыры , рус төркеме балалары өчен -диктант сүзе.Ләкин,дәрес саен 3-5 җөмлә яздырсаң, балалар укытучының тавышына да күнәләр,һәм диктант сүзеннән курку бетә.