Татар мәгарифе порталы
Сез монда
22-27 октябрь көннәрендә республика мәктәпләрендә 1-11 сыйныф укучылары өчен “парламент дәресләре” уздырыла. Быелгысы Татарстан Республикасы Конституциясенә 20 ел тулуга багышлана. 2009 елда мәктәпләр әлеге дәресләрне үткәрергә керешкәч, аның кече яшьтәгеләргә нигә кирәге бар, алар аны барыбер аңламый бит, диючеләр дә булды. Дөрес, аны барлык мәктәпләр дә кабул итеп бетермәскә мөмкин. Парламентта уздырылган матбугат очрашуында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова белдерүенчә, кайдадыр ул югары дәрәҗәдә үтсә, кайдадыр аның яхшырак үтүен теләргә кала.
“Парламент дәресләре” – депутатлар өчен зур мәктәп. Алар белем йортының ничек яшәвен, аңа нинди ярдәм кирәген дә белеп торачак. Дәресләрне укучылар җылы кабул итә. Балалар депутатларга үзләрен кызыксындырган сорауларын бирәләр”, – ди Римма Атласовна. Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары Данил Мостафин белдергәнчә, дәрес темасын сайлау – бәхәсле мәсьәлә. Чөнки балаларның теманы аңлавы, хәтердә калдыруы мөһим. Шуның өчен дә бу очракта аларның яшь үзенчәлекләре исәпкә алына. Әйтик, ул 1-2 нче сыйныфларда – аңлату, 3-4 нче сыйныфларда уен рәвешендә оештырылса, югарырак сыйныфларга эшлекле уен, лекцияләр формасы тәкъдим ителә. Чөнки аларның җәмгыять белеменнән тупланган белеме бар инде.
Укытучыларга кирәкле материаллар исә татар һәм рус телләрендә министрлыкның сайтында урнаштырылган. Гадәттә, дәресләрне җәмгыять белеме укытучылары алып бара. Чөнки депутатларның методик яктан әзерлеге җитеп бетмәскә мөмкин. Быелгы дәресләрдә нәрсә турында сөйләшәчәкләрме? “Конституцияне балаларга үз хокукларын белергә, бу дөньяда нәрсәгә ирешә алам, дигән сорауларга җавап табарга өйрәтергә кирәк”, – ди Данил Мәхмүтович. Римма Ратникова әйтүенчә, Татарстан Республикасы Конституциясенең халыкка нәрсә бирүен, аның Татарстанны РФ субъектлары арасында алдынгы республика итүенә, илнең федератив дәүләт булып сакланып калуына йогынтысы турында сөйләү зарур. Парламент дәресләре кысаларында 1-4 нче сыйныф укучылары – рәсем, 5- 9 нчылар – иҗади эшләр бәйгеләрендә осталыкларын сыный ала. Ә югары сыйныф укучылары Конституция билгеләгән хокуклар буенча ирекле темага эссе язачак.
«Ватаным Татарстан» материаллары буенча
Чыганак: http://mon.tatarstan.ru/tat
PS. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы сайтында да (http://gossov.tatarstan.ru/activity/parlam_urok_2012) Парламент дәреләрен үткәрү өчен файдалы мәгълүмат бар.