Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Дөньяда төрле хәлләр була. Бу тормышта үзеңнең киләчәгеңне, үзеңнең язмышыңны белү бик сирәкләргә генә бирелгән. Әмма анысы да дөресме-юкмы. Бүген без ярдәм итәбез, кайчан да булса безнең үзебезгә дә ярдәм кирәк булырга мөмкин. Порталның Элемтә бите аша килеп ирешкән хат әнә шундый уйлар алып килде.
Ярдәм сорап язылган хат Яшел Үзән районының Норлат авылында яшәүче, хәзер 6 яшен тутырган тумыштан инвалид бала тәрбияләүче Бикерова Гөлназдан килде. Баласын үзе генә тәрбияли. Адельгә (баласының исеме шундый) күп төрле диагнозлар куелган:
- "Киста головного мозга, Атрофия обеих глазных сетчаток, ДЦП, Спастический тетрапарез обеих ног тяжелой степени, Эпилепсия, Рецидивирующий бронхит, Пневмония очагово-сливная внебольничная" һ.б. Укырга да куркыныч...
Баласын тәрбияләү Гөлназның күп вакытын ала, зур эшләргә урнаша да алмый, идән юучы булып эшли. "Балага алган инвалидлык пенсиясе даруларга hoм детское питаниягә бетә, хәтта житми дә әле" - дип яза хатында Гөлназ. - "Бәлки изге күңелле Аллаhа тәгаләне бар дип белгән кешеләр ярдәм итәрләр диеп өмет итеп калам.
Cчет номерлары: СБЕРБАНК РОССИИ
Зеленодольское отделение № 4698 СБ РФ
с.С.Нурлаты ул.Гагарина.д.46
счет № 42307810662486703141/39
Бикерова Гульназ Мансуров
ОПС с.Нурлаты
Бикерова Гульназ Мансуровна
Счет № 1336000 (СБ)"
Гөлназ безгә шулай ук телефон номерларын да хәбәр итте, ярдәм итәргә теләүчеләр аның белән +79053763320 (моб. тел.) һәм +7 (84371) 3-97-96 (өй тел.) телефоннары буенча элемтәгә керә алалар.
p.s. Балага һәрьяклы ярдәм күрсәтү өчен чынлап та бик күп акчалата ярдәм кирәк. Әмма, мөгаен, иң беренче чиратта яхшы медицина ярдәме кирәктер. Әлеге язма Бикеровлар гаиләсенә ярдәм күрсәтердәй кешеләргә барып ирешә алса, без бик шат булыр идек. Шәт, Белем.ру порталы укучылары арасында андый кешеләр булмый калмас. Ходай сезгә сабырлык бирсен, Гөлназ!