Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Киләсе елларда авыл мәктәпләре өчен билгеләнгән нормативлар юкка чыгарга мөмкин. Бу хакта РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов хәбәр итте. Узган уку елында газетабыз үткәргән “Авыл мәктәплеме?” акциясе кысаларында мәгариф бүлеге җитәкчеләре: “Авыл җирендә нормативны тормышка ашыру бик авыр”, – дип моң-зарларын белдергән иде. Әлеге нормативлар буенча авылда бер сыйныфта 14 бала булырга тиеш.
Республикада бу сан уртача – 9,4. Әлбәттә, бу күрсәткеч демографик вәзгыятькә бәйле. Әйтик, Әтнә районында ел саен 70-80 бала кимеп бара. Ә инде сыйныфта бала саны аз булгач, мәктәпне мәҗбүри рәвештә ябарга туры килә. Чөнки акча җан башына карап бирелә. “Бүген гамәлдә булган нормативлар авыл өчен яраклы түгел. Шәһәр мәктәпләре өчен булсын ул, ләкин авылга нормативлар кирәкми”, – дигән иде район мәгариф бүлеге башлыгы Айрат Каюмов ул чакта.
Авыл мәктәпләре проблемасын хәл итү өчен Илдар Гыйльметдинов РФ Хөкүмәтенә, шулай ук Президент Владимир Путин исеменә хат язган булган икән. “Төбәкләрнең ни дәрәҗәдә эшләвен билгеләүче күрсәткечләр бар. Төбәкләр үсеше министрлыгы сыйфатны шуңа карап бәяли. Шул пунктның берсе булып, мәгариф системасында нәтиҗәсез кулланылган акчалар тора. Бу очракта дәүләт дөрес фикерләми. Әлеге күрсәткечләргә карап, авыл мәктәпләренең нәтиҗәлелеген бәяләргә ярамый. Без, үз чиратыбызда, акчаны авыл мәктәбенә алай бүлмәскә, дигән тәкъдимне житкердек. Төбәкләр үсеше министрлыгыннан килгән җавапта, төбәкләрнең нәтиҗәлелеген билгеләүче күрсәткечләр 11 гә кадәр кимегән, диелә. Кыскартылган күрсәткечләр арасында мәгарифкә кагылганы да бар. Бу яңалык безне бик сөендерде. Димәк, хәзер төбәкләрнең мәгариф системасын финанслау бөтенләй башкача булачак. Алга таба авыл мәктәпләренең хәле яхшырыр дигән өмет бар”, – ди Илдар Ирекович. Дөрес, бу моңа кадәр оптимальләштерелгән мәктәпләргә акча кире кайтарып бирелә дигән сүз түгел. Әмма киләчәктә моңа юл куелмаячак.
«Ватаным Татарстан» материаллары буенча
Чыганак: http://mon.tatarstan.ru/tat