Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Быел республикада төзекләндерү программасына кертелгән мәктәпләрнең барысында да эшләр төгәлләнгәнме? Үзгәреш кичергән белем йортлары капиталь ремонттан ни дәрәҗәдә канәгать? Иртәгә яңа уку елы башлана дигән көнне Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Президент Рөстәм Миңнеханов катнашында үткәрелгән киңәшмәдә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин 165 мәктәпнең икесендә, ягъни Югары Ослан районы һәм Казанның бер мәктәбендә ремонт эшләренең дәвам итүен белдергән иде. Коррекцион уку йортларында ремонт сүлпән барган икән. “Бу эшләр уку процессына комачауламый. Әмма бурычларны вакытында үтәргә кирәк”,– диде министр ул чакта. Президент исә икенче елда мондый калышулар булмаска тиешлеген җиткерде. Уку елы тәмамланганчы, 2013 елда төзекләндереләчәк мәктәпләрнең исемлеген раслап, подрядчы оешмаларны билгеләргә, төзелеш материалларын сатып алырга, эшчеләрне барларга кирәк.
Ремонт барышында кисәтүләр булганмы? Төзелеш өлкәсендә күзәтчелек итүче дәүләт инспекциясе белән республика Прокуратурасы уздырган тикшерү нәтиҗәләренә караганда, тәрәзәләр алыштырганда җөйләргә күбекне тулысынча тутырмау, торбалар алыштырганда гильзалар урнаштырмау, түбәләрнең тигез җәелмәве һәм башка кимчелекләр ачыкланган. Шулай ук куркынычсызлык кагыйдәләре тиешенчә үтәлмәгән. Әйтик, мәктәп тирәсе койма белән әйләндереп алынмаган, газ баллоннары кояшта яткан, ватык тәрәзәләр, башка чүпләр территориядән вакытында чыгарылмаган. Шулай ук материалларның сыйфатын раслый торган документлар булмау очраклары да теркәлгән. Әлеге кимчелекләрне вакытында төзәтергә кушылган.
Бүген дә ремонт бара торган мәктәпләргә шалтыратып, аларның хәлләрен белешергә булдык.
– Мәктәбебезгә быел 50 ел тула. Җәен алты төрле эш башкарылды. 190 тәрәзә, ишекләр, электр чыбыклары алыштырылды, коммуникация челтәре булдырылды. Ремонтка 24 миллион сум акча бүлеп бирелгән иде. Хәзерге вакытта спорт залында ремонт эшләре бара. Ул апрель аенда авария хәлендә булу сәбәпле ябылган иде. Бер як дивары сүтелеп, яңасы төзелә. Ремонт 10 октябрьгә кадәр төгәлләнергә тиеш. Төзекләндергәч, мәктәбебез ямьләнеп китте, – ди Казандагы 134 нче мәктәп директоры Александр Петров. Югары Ослан районының Килди авылы мәктәбендә эшнең тоткарлануы спорт залы белән бәйле. География укытучысы Наталья Никифорова әйтүенчә, залның түбәсе тишек. Ремонтны бары тик ике кеше генә башкарган. “Алар эшне җиренә житкереп башкаралар. Моңарчы бәдрәф урамда иде, хәзер ул эчтә урнаштырылды. Мәктәпнең яртысында балалар бакчасы булдырылачак. Ремонт октябрь башына бетәр дип көтәбез”, – ди 13 укучылы төп мәктәп укытучысы Наталья ханым. Тәтеш районының Олы Тархан мәктәбе директоры Расыйх Шагаев та капиталь ремонттан канәгать. “Ремонт беткәнче иртәдән кичкә кадәр шунда булдык. Мәктәп чүп белән тулды. Укытучылар белән бергәләшеп шуны җыештырдык. Мәшәкатьле булса да, мәктәбебез яңарып китте. Әле шушы көннәрдә генә, тышкы ягын сайдинг белән тышланачак, дигән хәбәр килде. Район җитәкчелеге спорт залын ремонтларга, биш ка-бинетның идәнен алыштырырга сүз бирде. Министрлык спорт җиһазлары, проекторлар, тегү машиналары кайтартты”, – ди Расыйх Инталович.
«Ватаным Татарстан» материаллары буенча
Чыганак: http://mon.tatarstan.ru/tat