Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Белем.руга урнаштыру өчен җибәрелгән әсәрләр беркайчан да эзсез калмый. Һәрбер ресурс белән танышкач уйга каласың. Үзеңне кайвакыт укучы, кайвакыт укытучы, ә кайвакыт ата-ана роленә куеп укыйсың. Ресурсны укып чыкканнан соң аларның күңелендә нинди үзгәрешләр булыр икән, дип уйланасың.
Гүзәлия ханым Абдрахманованың (Татарстан Республикасы Нурлат районы Киекле урта мәктәбенең 1 нче категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы) "Туган җирдә бәхет, офык киң. Кешеләре гүзәл, гөлгә тиң!" дип исемләнгән туган авылы Киеклегә багышланган әдәби-музыкаль кичә сценарие белән танышканнан соң, мин үземә роль таба алмый тордым. Үземне ата-ана да, укытучы да, укучы да түгел, бәлкем туган ягыннан еракка киткән бер бала кебек хис иттем.
Киекле турында нинди генә мәгълүмат юк анда. Тарихи яктан да, мәдәнияте ягыннан да... Бар яктан да. Бер карасаң бит һәр кешенең үз туган ягы, үз тарихы, үз хатирәләре бар. Әлеге фикерләр туган ягымнан чыккан дөньякүләм танылган кешеләр турында уйларга этәрде. Алар шактый. Гомумән, Татарстанның кайсы районын гына алсаң да, күренекле кешеләр, кем әйтмешли, "бер уч төбенә сыеп бетми". Арчаның Тукайлары, Яшел Үзәннең Каюм Насыйрилары, Әтнәнең Шиһабетдин Мәрҗаниләре һ.б. бар.
Үзеннән-үзе Интернет челтәрендә Кукмара ягыннан чыккан дөньякүләм татар шәхесләрен эзли башладым. Һәм... Чыңгыз Айтматовка юлыктым.
Кечкенәдән Чыңгыз Айтматовның кыргыз совет язучысы икәнен белә идем. Әдәбият укытучыбыз шундый гына белем биргәнме, әллә бу темага игътибар бирелмәгәнме, Чыңгыз Айтматовның тамырлары белән Кукмара ягыннан чыкканын белми үстек. Кукмара ягы гына да түгел әле, ә күрше Мәчкәрә авылыннан. Габделвәлиева Нәгыймә апа Хәмзә кызы булмаса, бәлки дөньяда Чыңгыз Айтматов та булмаган булыр иде?!
Кызганыч, Интернет челтәрендә Чыңгыз Айтматов буенча татар телендә мәгълүмат юк дәрәҗәсендә. Бары тик Википедиянең татар өлешендә тулы булмаган бераз мәгълүмат бар да, Мөслим урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Даутова Гөлчәчәк Минсалих кызының "Чыңгыз Айтматовның “Беренче мөгаллим” әсәренә анализ" дип исемләнгән 6 нчы сыйныф өчен әдәбият дәресе планы бар.
Белем.рудагы ресурсларны шәхесләр буенча төркемләп тәкъдим итү идеясе дә нәкъ менә шул вакытта барлыкка килгәндер, бәлки. Хәзер порталга татар шәхесләре белән бәйле ресурслар урнаштырылса, алар теге яисә бу төркемгә беркетеләчәк. Мисал өчен: Габдулла Тукай, Абдулла Алиш, Ризаэтдин Фәхреддин һ.б.
Кадерле дуслар, татар мәгърифәтчеләре! Әлеге максаттан Белем.ру порталын бу юнәлештә тулыландыруда һәр кайсыгыз өлеш кертә ала. Үзегезнең як шәхесе турында материалларыгыз, электрон ресурсларыгыз булса, күп уйлап тормастан безгә юллагыз. Укытучылар - укучыларга, ата-аналар - балаларга әлеге чыганакларга кереп тулы мәгълүмат алырдай булсын! Яшьләр туган яклары белән горурлансыннар, үз туган якларыннан чыккан татар шәхесләре белән горурланып үссеннәр, үзләре дә киләчәктә танылган татар шәхесләре булып китсеннәр!
Әлбәттә, кыргыз язучысы дип танылган булса да, татар каны аккан Чыңгыз Айтматов бүлеген, башка шундый бүлекләрне тутыру да бик актуаль.
P.S. Чыңгыз Айтматов иҗаты белән кабаттан якыннан танышканда мәктәптә укыган "Беренче мөгаллим"не тагын бер кат укып чыктым. Кайбер урыннарда күз яшьләре белән... Укытучы һөнәренең асылын аңлау өчен, әлеге әсәрне тагын бер кат укып чыгарга тәкъдим итәм (русча; татар телендә урнаштырылгач, сылтама үзгәртелер).