Татар мәгарифе порталы
Сез монда
"Самара өлкәсенең татар эшкуарларына ярдәм итү ассоциациясе" оешмасында яшь галимнәрдән, урта махсус һәм югары уку йортларында укучылардан һәм студентлардан, массакүләм мәгълүмат чараларында эшләүчеләрдән грантлар алу өчен иҗат эшләре кабул итү бара.
Яшь галимнәрдән Идел буе телекоммуникацияләр һәм информатика дәүләт университетында өченче ел инде аспирантурада белем алучы Наилә Рәис кызы Сәлимованың кандидатурасын конкурста катнашу өчен Самара шәһәренең татар милли-мәдәни автономиясе советы тәкъдим иткән, дип хәбәр итә Самара өлкәсенең “Бердәмлек” газетасы. Икенче шундый ук грантны крайны өйрәнүче, тарих фәннәре кандидаты, Россия дәүләт туризм һәм сервис университетының туризм һәм кунакчыллык кафедрасы доценты Михаил Владимирович Кржижевский дәгъвалый. Ул күптәннән инде этнотуризм буенча фәнни эш алып бара. Аның тарафыннан өлкәбездә яшәүче башкортларның тарихы турында этнография хезмәте язылып, басылып та чыккан инде. Хәзер ул төбәгебезнең татарлары турында да шундый ук китап өстендә эшли. Студентлардан грант алу өчен Самара дәүләт университетының 4нче курс студенты Шамил Рәис улы Сәлимовның иҗади эшен дә Самараның татар милли-мәдәни автономиясе советы тәкъдим иткән.
Массакүләм мәгълүмат чаралары өчен “Тамырлар” дип аталган конкурста үзенең берничә күләмле язмасы белән “Гагарин паркы” (“Парк Гагарина”) интернет газетасы журналисты Руслан Шәрипов та катнашырга теләк белдергән.
Грант программаларында катнашу өчен заявкалар кабул итү дәвам итә.