"Ялкын" журналы

"Ялкын" журналы сайты

Фикерләр

Роза1972 сурәте

Музей иленә сәяхәт.
Менә көзге салкын көннәр белән мәктәп укучыларының көзге каникуллары да башланды.Каникул вакытында балаларның ялын файдалырак,эчтәлеклерәк итү максатында улларымны берәр музейга алып барырга булдым,чөнки “компьютерга кереп киткән”балаларны бернәрсә белән дә кызыксындырып булмый бит.
Музей Универсиада авылының”Мәгълүмат үзәге”нең төп бинасында урнашкан.Музейга килүчеләр бик күп түгел иде.Фәкат әти-әниләре белән килгән бер унлап бала бар иде.Безне мөлаем йөзле музей хезмәткәре каршы алды һәм экспонатлар белән таныштыра башлады.Балаларның кызыксыну игътибарын төп эчтәлеккә юнәлтү максатында балаларны бүләкләр көтәчәген дә әйтеп куйды.Музейда спорт чыганакларыннан 600 экспонат җыелган.Диплом,кубоклардан башка Универсиадада катнашкан спортчыларның фотолары,медальләре коллекциясе тупланган.Волонтерлар турында да кызыклы информация алдык.Иң яхшы волонтерны пейджигына җыйган төрле ил значокларына карап белеп булган икән!
Әлеге музей башка музейлардан үзенчәлекле экспонатлар булуы белән аерылып тора,чөнки биредәТатарстан спортчыларының шәхси әйберләре саклана.Алар,фехтования буенча шөгыльләнүче Наиля Гилязованың кылычы(рапира),авыр атлетика спортчысы Андрей Демановның спорт киемнәре(экипировка),йөзү буенча дөнья чемпионаты призеры Яна Мартынованың йөзү костюмы һәм күзлеге.
Музей ФИСУ(Бөтендөнья студентлар спорты Федерациясе) белем бирү үзәгенең бер өлеше булып тора.Ул спортчыларга өстәмә белем бирү мәйданына әйләнде.
Безне Бөтендөнья студентлар спорты Федерациясенең президенты Клод-Луи Гальен бүләк иткән,Универсиада-2011 факелы да битараф калдырмады.Һәрберебез факел тотып фотога да төштек. Балалар истәлекле бүләкләр алдылар(Универсиада символикасы төшкән магнит,брелок,ручка,шарфлар)
Музейдан бер аерым күңел күтәренкелеге белән тәэсирләнеп кайттык.Балаларның алган тәэсирләреннән күзләре очкынланып,янып тора иде.Алар юл буе музей турында сөйләшеп кайттылар.

Казан шәһәре Вахитов районы “5 нче лицей”МБОУ –нең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гулаева Роза Җәүдәт кызы.

Фотолар бар.Ничек җибәрергә мөмкин?