Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Татарстанда яңадан мәктәптә татар телен өйрәнүгә бәйле рәвештә җәнҗал купты: Түбән Кама шәһәрендә яшәүче Виктория Можарова дигән ханым үз балаларының татар телен укуларына каршы. Дөресрәге, 2008 елдан бирле инде ул улларын татар теле дәресләренә йөртмәгән һәм быел педсовет карары белән малайларны класстан класска күчерми калдырганнар. Билгеле инде, әлеге ханым бу “гаделсезлек” белән килешергә теләми, һәм эш судта каралачак, әмма вакыйганың юридик нечкәлекләренә кереп китсәк, шул ачыклана: суд, әгәр Россия законнарына таянып объектив карар чыгара калса, Можарова ханымның улларына карата кулланылган чараның гадел булганын раслаячак.
Ләкин... ләкин эшнең шундый юнәлештә барачагына борчылган кайбер активистлар мәгълүмат кырында җәнҗал куптарып, аңа сәяси төс бирергә, судка басым ясарга тырышалар. Аерым алганда, “Свободная пресса” газетасы үз сайтында “Урок татарского” дигән “фаш итүле” мәкалә элде. “Свободная пресса” үзен Россиядәге иң демократик матбугатка саный, хакимиятләргә каршы оппозициядә тора һәм аның журналистлары үзләрен “хакыйкать көрәшчеләре” итеп күрсәтергә тырышалар. Шуңа күрә журналистларның, Виктория Можарованың һәм аны яклаучыларның дәлилләрен игътибар белән гомумкешелек кыйммәтләре һәм мантыйк күзлегеннән карыйк.
Татар телен сөймәүче ханымның иң беренче дәлиле – малайлар татар телен укырга теләмиләр. Гафу итегез, мондый мантыйк белән барсак, без Россия мәктәпләреннән рус телен укырга теләмәгән йөз меңләгән рус баласын табар идек, әмма бер әти-әни дә балаларына бу телне укытудан баш тартырга җөрьәт итми, чөнки мәҗбүри.
Икенче дәлил балаларга татар теленең беркайчан да кирәк булмаячагына нигезләнгән, чөнки... менә монда инде Можарова һәм аны яклаучы журналистлар, үзләре дә сизмәстән, Татарстанда татар теленең дискриминацияләнгән булуы турында фактларны тезеп китәләр: монда барысы да рус телендә генә сөйләшә, бөтен эш кәгазьләре рус телендә алып барыла, татар телендә кайчакта кибетләрдә һәм кухняда гына аралашалар, барлык түбәнкамалылар да рус телендә генә үсте һәм башкалар, һәм башкалар, диләр. Бу фактлар белән бит татар халкы халыкара судларга мөрәҗәгать итәргә, үз телен, үзенең милли мәнфәгатьләрен якларга һәм яклау таба алырга тиеш иде. Россиядә йөзләрчә еллар буе рус булмаган халыкларга каршы алып барылган геноцид нәтиҗәләрен мәктәптә укырга теләмәгән балаларны яклау өчен кулланырга тырышу вәхшилекнең иң югары ноктасы түгелмени?! Бәлки ул балалар математиканы һәм физиканы да өйрәнергә теләмәсләр һәм чынлыкта ул фәннәр өйрәнә торган теоретик законнар да миллионнарның тормышында кирәк булып чыкмыйлар бит.
Күпләребез тормышта Ом законын кулланып утырмый, без аның хәтта нәрсәдән гыйбарәт икәнен дә оныттык инде. Тик бер әти-әнинең дә башына, улым киләчәктә интеграллар кулланмаячак, дип математиканы яисә физика белән химияне судка бирү турында фикер кереп тә карамый.
Югарыда китерелгән дәлилләрнең ныклы түгеллеген рус шовинистлары үзләре дә интуитив рәвештә булса да аңлый дип уйларга кирәк. Алар мәсьәләне рус баласы өчен татар телен өйрәнүнең кыенлыгы, аның грамматикасының катлаулы булуы (моны Вәгыйзә Ахмыйлова дигән бер “филолог”тан әйттерәләр), чит төбәкләрдән Татарстанга күчеп килгән рус телле балаларның кыен хәлдә калуы турындагы вәсвәсәләр яссылыгына күчерергә телиләр. Рус шовинистларының үз балаларын акыл ягыннан үсеше артта калган дип расларга тырышулары минем, әйтик, һич тә акылыма сыймый, тулы бер милләтне алай хурларга ярамый дип уйлыйм.
Рус балалары да башка милләт балаларыннан аз гына да калышмыйлар, дебильлек очраклары исә һәр милләттә дә бар, монысы бөтенләй аерым мәсьәлә. Авылда яшәгән һәр татар баласы туган телен дә, рус телен дә белә, аларны өйрәнүдә кыенлык кичерми. Алай гына да түгел, тормыш шуны күрсәтә: Татарстанда яшәүче мари, чуаш балалары һәм башка халыкларның балалары кимендә өч телдә: туган телләрендә, татар һәм рус телләрендә теттереп сөйләшә, аз гына да кыенлык кичермиләр. Бары тик Россиядә күптәннән алып барылган вәхши сәясәт тарафыннан агуланган руслар гына мондый мөмкинлектән мәхрүм калалар, алар, нигездә, бер тел белән чикләнеп үсәләр һәм яшиләр. Бу чынлап та тулы бер милләтнең интеллектуаль яктан артта калуына, фикерләвенең үсә алмавына, күзе томалануга китерә.
Инде өлкән классларда гына Татарстан мәктәбенә күчеп кайткан рус теллеләрнең кыен хәленә килик. Минем практикамда андый хәлләр булды. Моннан биш еллар тирәсе элек Казан мәктәпләренең берсеннән рус кызы авылдагы татар мәктәбенә җиденче класска кайтып төште. Сораштым: әтисе – рус, әнисе керәшен татары икән. Әйтүенә караганда, гаиләдә татарча сүз ишетмәгән, ул гына да түгел, әтисе һәм әти ягыннан туганнары гадәттәгечә татар теленә тискәре мөнәсәбәттә булганнар. Шәһәр мәктәбендә дә татар телен өйрәтү дәрәҗәсе бик әллә ни югары булмаган. Кыз яшереп тормады: грамматикадан белеменең нольгә якын булуын таныды. Әмма, бәхеткә, аның берникадәр татарча сүзлек байлыгы бар иде – балалар бакчасына йөргәндә дус татар балаларыннан өйрәнгән. Озак та тормый кызның тагын бер өстенлеге ачыкланды: ул татар телен өйрәнүгә тыелгысыз һәм гадәттән тыш көчле омтылыш иде. Күрәсең, үзенә татар даирәсендә яшәргә туры киләчәген ул яхшы аңлагандыр. 25 еллык педагогик стажым дәверендә мин дәресләрдә үземә андый зур игътибар белән төбәлгән күзләрне бүтән күрмәдем. Әдәбият дәресләрендә баштарак кыздан сүз тартып алып булмый иде, чөнки лексикасы ярлы һәм инде урта классларда укыла торган әдәби әсәрләр аңа аңлашылмый иде. Әмма татар теле дәресләрендә ул феноменга әверелде, грамматиканы белү ягыннан яшьтәш татар балаларыннан күпкә узып китте, тугызынчы класста татар мәктәбендә укучы балалар арасында район олимпиадасында җиңде, унынчы класста татар теленнән республика олимпиадасы призеры булды. Матур, төзек татар теле белән башкалардан аерылып тора торган булып җитеште, уңышлары рус теленнән дә шундый ук иде, тик ул бу фәннән татар теленә караганда аз гына соңгарак калып җиңүгә иреште. Татарча уку аңа төгәл фәннәрне үзләштерергә дә аз гына да комачауламады. Баштарак физика, математика һәм химия кебек фәннәрдән аңа русча дәреслек тоттырдылар, дәресләрдә русча җавап бирергә рөхсәт иттеләр. Мин аны укытып чыгарган физиктан кичә генә сорадым: “Алёна чыгарылыш классында физиканы кайсы телдәге дәреслектән укыды?” – дидем. “Татар теле олимпиадасының җиңүчесе русча дәреслектән укысынмыни?” – дигән кискен җавап ишеттем. Төгәл фәннәрдән дә кызның уңышлары район олимпиадасының җиңүчесе, республика олимпиадаларының яхшы нәтиҗәләре белән үрелеп барды, медалист булып мәктәп тәмамлады, бер проблемасыз КФУга укырга керде.
Алёна Данилова үзенең авылдагы татар мәктәбенә кайтып укуыннан бик канәгать һәм уңышларының Арча районының Ташкичү урта мәктәбе укытучыларының тырышлыгы нәтиҗәсе дә икәнен аңлый иде. Бездәге укытучыларның балаларга җылы мөнәсәбәте, дуслык һәм теләктәшлек атмосферасы үз эшен эшләми калмады. Җиңүче укучыларының бер Алёна гына булмавы да моны дәлилли. Шунысы кызык: безнең мәктәп укучылары рус теленнән республика олимпиадаларында уңышларга да бер генә тапкыр ирешмәделәр. Үзең белән янәшә яшәгән халыкка ихтирам, аның теленә һәм мәдәниятенә кызыксынулы караш, үзара туганлык һәм мәхәббәт хисләре –болар бит кешелек сыйфатлары. Рус сәясәтчеләре ни өчен үз халкын кешелеклелек сыйфатларыннан ерагайтырга тырышалар, шул аңлашылмый. Ә илнең бердәмлеге, аның таралмас ныклыгы бит шул сыйфатларга гына нигезләнә ала.
«Ватаным Татарстан» материаллары буенча
Чыганак: http://mon.tatarstan.ru/tat
Фикерләр
Ильфар
6 Сентябрь, 2012 - 20:33
Permalink
Төрле фикерләр
Бу язма буенча бездә дә әңгәмә кыза бара. Фикер алышырга рәхим итегез: http://qushlawich.ru/node/254
qdb
6 Сентябрь, 2012 - 12:35
Permalink
http://svpressa.ru/society/ar
http://svpressa.ru/society/article/58155/ - начар "яктырт"ылмаган, татар телен укуны яклаган аргументлар күп