Татар мәгарифе порталы
Сез монда
"Белем җәүһәрләре" Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе татар телендә ясалган, мәгариф һәм мәдәният өлкәсе белән бәйле интернет-ресурсларны барлау, аларны популярлаштыру, әлеге интернет-ресурс авторларына ярдәм күрсәтү максатыннан үткәрелеп килә. Бәйгенең "туган көне" булып 2010 елның 5 нче феврале (иң беренче бәйге ачылу көне) санала. Бәйгегә гаризалар кабул итү һәр елны гыйнвар-февраль айларында башланып китә һәм октябрь аенда аның җиңүчеләре игълан ителә.
Бәйгенең максатлары һәм бурычлары:
- интернет челтәрендә җәүһәр дип саналырлык татар телендә ясалган кыйммәтле белем чыганакларын эзләп табу һәм аларны популярлаштыру;
- Татарстан Республикасында һәм аннан читтә яшәүче татарлар өчен файдалы интернет-ресурсларны бер урынга туплау;
- фән, мәгариф һәм мәдәният өлкәсендәге татар телле интернет-ресурсларның сыйфатын һәм рейтингын үстерүдә ярдәм күрсәтү;
- интернет челтәрендә фән, мәгариф һәм мәдәният өлкәсендәге чыганакларны булдыру өстендә эшләүче белгечләрне таныту, аларның бергәлеген булдыру.
Шушы 2 ел эчендә бәйге татар интернетында җәүһәр дип саналырлык дистәгә якын файдалы сайтны ачыклады инде. Елдан-ел татар интернеты үсә һәм ныгый, файдалы сайтлар саны да бермә-бер арта бара. Бәлки шундый сайтлар арасында сезнең сайтыгыз да бардыр?!
Сайтыгызны халыкка таныту һәм дәрәҗәле бүләк алу максатыннан бәйгедә катнашу өчен 15 сентябрьга кадәр гариза тапшырырга соңга калмаска кирәк.
Бәйге түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә:
"Укытучы - җәүһәр" номинациясе. Әлеге номинациядә укытучы шәхесенә һәм аның эшчәнлегенә багышланган, интернет-проектны ясауда үзе төп өлешне керткән интернет-ресурслар катнаша ала.
"Укучы - җәүһәр" номинациясе. Әлеге номинациядә укучы(лар) ясаган һәм үзләренең белем алу белән бәйле эшчәнлекләрен чагылдырган интернет-ресурслар катнаша ала.
"Башлангыч белем учреждениесе - җәүһәрләр чыганагы" номинациясе. Әлеге номинациядә балалар бакчасы/башлангыч мәктәп тормышын чагылдырган яисә интернет-проектны ясауда 50%ка кадәр шул яшьтәге баланың өлеше кергән интернет-ресурслар катнаша ала.
"Урта белем учреждениесе - җәүһәрләр чыганагы" номинациясе. Әлеге номинациядә урта гомуми белем бирүче мәктәп тормышын яисә урта белем бирү мәктәпләре каршында эшләп килүче түгәрәкләр эшен чагылдырган интернет-ресурслар катнаша ала.
"Югары уку йорты - җәүһәрләр чыганагы" номинациясе. Әлеге номинациядә махсус урта һәм югары уку йортлары тормышын чагылдырган интернет-ресурслар катнаша ала.
"Тематик ресурс - иҗади җәүһәр" номинациясе. Әлеге номинациядә татар мәдәниятенә, аның тарихына, шулай ук белем һәм тәрбия бирү өчен зур әһәмияткә ия булган төрле темаларга, фәнни эзләнүләргә багышланган интернет-ресурслар катнаша ала.
"Белемле гаилә - нур чәчеп торган җәүһәр" номинациясе. Әлеге номинациядә гаиләләр ясаган, интернет-кулланучылар өчен мәгариф өлкәсендә файдалы мәгълүмат чыганагы булган интернет-ресурслар катнаша ала.
Бәйгенең рәсми сайты: http://konkurs.belem.ru
Бәйгенең нигезләмәсе һәм гаризаны кабул итү тәртибе: http://konkurs.belem.ru/nigezlama
Бәйгедә катнашучылар исемлеге: http://konkurs.belem.ru/katnashuchilar
Бәйгенең җәүһәрләре: http://konkurs.belem.ru/cauharlar
Фикерләр
root
23 Август, 2012 - 11:21
Permalink
"Идел" яшьләр үзәгеннән махсус приз!
Бәйгедә катнашучылар һәм катнашырга теләүчеләр игътибарына сөенечле яңалык хәбәр итәбез. "Белем җәүһәрләре" бәйгесендә катнашып Интернет челтәре ярдәмендә татар яшьләре тормышын яктырткан, татар яшьләре мәсьәләләрен күтәргән һәм аны хәл итүдә өлеш керткән иң яхшы татар сайтына "Идел" яшьләр үзәге үзенең махсус бүләген тапшырачак! Тулырак: http://konkurs.belem.ru/node/130
Юлиана
15 Август, 2012 - 22:25
Permalink
Рәхмәт бик зур!
Рәхмәт бик зур!
root
15 Август, 2012 - 20:55
Permalink
Теркәлү системасы
Юлиана, исәнмесез. Бәйгенең рәсми сайтында (http://konkurs.belem.ru) гариза тапшыру өчен аерым теркәлергә кирәк (http://konkurs.belem.ru/user/register), Белем.ру порталындагы логин-пароль белән анда керә алмассыз. Әгәр анда инде бер теркәлгән булсагыз, http://konkurs.belem.ru/user/password адресы буенча кереп теркәлгәндә кулланылган кулланучы исемен яисә электрон почта адресыгызны языгыз. Сезнең әлеге электрон почта адресына серсүзне торгызу хаты җибәреләчәк.
Теркәлү системасы эшли, бүген генә бер кулланучы теркәлеп гариза бирде.
Юлиана
15 Август, 2012 - 19:59
Permalink
Мин берничә көн дәвамында
Мин берничә көн дәвамында катнашу төймәсенә басып, гариза үрнәген карамакчы булган идем, нишләптер һәрчак керергә рөхсәт юк ,дигән язу гына чыга. Юкса мин инде бу сайтта күптән теркәлгән идем. Бәлки , кабат теркәлергәдер?