Татар мәгарифе порталы
Сез монда
"Монда һәрберегез ота! Барыгызга да РӘХӘТ булачак!" - диләр оештыручылар. "Ничек инде ул?" дип сораучыларга да аларның җаваплары инде әзер. Әлеге бәйге турында без дә Белем.ру битләрендә язып чыгарга булдык. Бәйге нигезләмәсеннән төп мәгълүматны ирештерәбез.
1. Балагызның иң кызыклы фотосурәтен rehetkzn@gmail.com («Рәхәт» электрон почтасына) «Рәхәт бәйге – 2012» тамгасы белән 2012 елның 25-нче августына кадәр җибәрегез!
2. Сурәт белән бергә катнашучының исем-фамилиясе, яше, нинди шәһәрдән булуы, элемтә өчен телефон номеры кебек мәгълүматны язарга онытмагыз!
3. Конкурста теләге булган барлык 13 яшькә кадәр булган кызлар-малайлар катнаша ала, әмма бер бала 3 номинациядән дә артыграк катнаша алмый!
4. Фотолар «Рәхәт»нең битендә папка итеп урнаштырылачак!
5. Җиңүчеләрне "Салават күпере" журналына ярты елга яздыру, әлеге басмада фотосурәтләрен бастыру, Г.Камал һәм “ӘКИЯТ” курчак театрына билетлар, фотосессия, "Сабыйлар" балалар үзәгеннән бүләк, "ХӘСӘН" нәшрият йортында әзерләнгән "Суык" китабы һәәәәәм башка бүләкләр көтә!
Җиңүчеләр түбәндәге номинацияләрдә билгеләнәчәк:
1. «Нәни спортчы» (2013 елгы Универсиадага таба)
2. «Чибәркәй-2012»
3. «Салават күпере» белән «РӘХӘТ» балачак! («Салават күпере» журналы редакциясе белән берлектә)
4. «Мин – ярдәмче»
5. «Чаябикә»
6. «Апа/абый булдым әле»
7. «Нәни рәссам»
8. «Миңа РӘХӘТ»
Номинацияләр үзгәрергә мөмкин. Бу номинацияләргә туры килмәгән, әмма кызык булган фотоларыгызны барыбер җибәрегез.
Җибәргән фотоларны альбом итеп оештырган вакытта, фотосурәтләр чит кешеләр кулланудан саклау өчен «водяной знак» дигән тамга белән урнаштырылачак.
Җиңүчеләрне билгеләү тәртибе:
1. 1-нче этап – һәр номинациядә “ЛАЙК” системасы (иң күп “ошый”ны җыйган фото) белән 10 җиңүче билгеләнә;
2. 2-нче этап – алдан билгеләнгән казыйлар җиңүче дип табылган фотоларны сайлап алачак.
Мәгълүмат «РӘХӘТ» оешмасы вәкилләреннән алынды.
Беркетелгән файллар: Анкета
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
anketa_rahat.doc | 32.5 KB |