Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Онлайн режимда татар телен өйрәнү мөмкинлекләре елдан-ел арта бара. Интернет челтәрендә беренче мондый мөмкинлекне Казан шәһәре мәгълүмати-диагностик үзәге булдырырга тырышкан иде. http://tatar.org.ru/index.php?lang=tt адресы буенча кереп әле бүген дә күп кенә электрон дәреслекләрдән файдаланырга була.
Икенче зур адымны Казан шәһәренең 19 нчы гимназиясе ясады. Скайп һәм өстәмә ярдәмче программалар кулланып алар берничә дистә кешене яхшы дәрәҗәдә татар телле дә итте, укытуны гимназиянең татар теле укытучылары алып барды.
Тагын бер адым Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты тарафыннан mogallim.ru сайты базасында ясала башлады, аңа http://www.mogallim.ru/course/view.php?id=40 сылтамасы буенча турыдан-туры кереп тә була иде. Әмма хәзер әлеге домен башка максатларда кулланыла.
Онлайн режимда татар телен бүгенге көндә Икътисад, идарә һәм хокук институтында да өйрәнеп була: http://www.ieml.ru/new/node/969. Татар телен хәзерге вакытта институт укытучылары укыта, уку түләүле.
"Татар иле" социаль челтәре кысаларында профессиональ дәрәҗәдә татар телен өйрәнү курсларын булдыру эшләре инде төгәлләнеп килә. Курслар 3 дәрәҗәдә булачак, һәр дәрәҗәдә татар телен өйрәнү үзе ике курстан торачак. Беренче ике дәрәҗәдә татар телен үзлектән өйрәнү мөмкин булса, өченче дәрәҗә белемне КФУ галимнәре бирәчәк, дип планлаштырылган. Курслар рус һәм инглиз телле кулланучылар өчен каралган. Татар иле курслары ярдәмендә татар теле буенча белемнәрне камилләштерү дә каралган.
Һәм менә күптән түгел EF Education First компаниясе дә “ТатарТаун” он-лайн мәктәбе проектын эшли башлаган. Әлегә бу юнәлештә эшләр башланмаган, килешү 18 август көнне укытучыларның август конференциясендә имзаланыр дип көтелә.