Татар мәгарифе порталы
Сез монда
2 нче сыйныф өчен төзелгән «Татар теле» һәм «Әдәби уку» дәреслекләре «Перспектив башлангыч мәктәп» концепциясенә нигезләнә һәм башлангыч гомуми белем бирүнең Федераль дәүләт белем стандарты, татар теленнән гомуми белем бирүнең вакытлы дәүләт стандарты таләпләренә туры килә. Әлеге дәреслекләр туган тел дәресләрен яңача оештыруга корылган. Укытучы өчен кирәк булган методик фикерләр дәреслектә үк әйтеп барыла, укучылар белән аерым-аерым, парлап, төркемләп эшләү формалары тәкъдим ителә.
Дәреслекләрне төзүче авторлар 2 нче сыйныф укучысының яшь үзенчәлегенә нигезләнеп эшләгәннәр. Дәреслекләрдә «яшәүче» геройлар балаларга программа материалын үзләштерергә ярдәм итәләр.
«Татар теле» дәреслегендә укучыларның 1 нче сыйныфта фонетика, морфология, синтаксис буенча алган белем һәм күнекмәләре акрынлап киңәйтелә. Шулай ук укучыларның бәйләнешле сөйләмен үстерүгә дә нык игътибар ителгән. Дәреслектә аралашу әдәбенә бәйле күнегүләр һәм биремнәр дә бар. Сыйныфташлар яки партадаш белән сөйләшү оештыру өчен кызыклы һәм файдалы темалар тәкъдим ителә. Телдән җавап бирү белән бергә, язма сөйләм үстерү максатыннан, хикәя төзү өчен сюжетлы һәм күләмле рәсемнәр, истә калганча язу (изложение) өчен текстлар, хәтердән язу өчен шигырьләр дә бирелгән. Татар халык авыз иҗатының төрле төрләрен өйрәтү максатыннан, сынамышлар, мәкальләр һәм әйтемнәр, табышмаклар, әйтешләр, табышмаклар, тел көрмәкләндергечләр, әкиятләр ярдәмендә төрле биремнәр тәкъдим ителә.
Дәреслектәге автор текстлары бүгенге тормышка якын итеп төзелгән. Күнегүләрдә күренекле әдипләр әсәрләре белән бергә бүгенге көндә иҗат итүче язучылар һәм шагыйрьләрнең дә әсәрләре кулланылган. Дәреслектәге рәсемнәр, төсләр палитрасы туган телне өйрәнүгә кызыксындыру тудырырлык итеп сайланган. Рәсемнәр теманы өйрәнү өчен дидактик материал буларак та бирелгән. Кече яшьтәге мәктәп балалары өчен телдәге абстракт төшенчәләрне аңлауда аларның әһәмияте бик зур. Шулай ук төрле күнегүләр формасында бирелгән шигъри текстларның эчтәлеген ачардай рәсемнәр тел материалын үзләштерүне тагын да үтемлерәк итәргә ярдәм итәчәк. Алар барысы да укучыда тел белемнәрен үзләштерергә кызыксынуларын арттыру, туган телгә мәхәббәт хисе уятырга ярдәм итәр дип ышанасы килә.
Дәресләрдә балаларның сүз байлыгын арттыру, даими рәвештә орфоэпик һәм орфографик нормаларны төгәл үтәү максатыннан, «Дөрес әйт», «Дөрес яз» сүзлекләре һәм «Аңлатмалы сүзлек» белән эшләүгә зур игътибар ителә. Дәреслекнең беренче кисәгендә укучылар яңа сүзләр белән таныштырыла, ә икенче кисәгендә әлеге сүзләр белән сүзлекләр ярдәмендә эшләп, аларның дөрес әйтелеше һәм язылышы ныгытыла, ә «Аңлатмалы сүзлек»тән яңа өйрәнелгән сүзнең мәгънәсен ачыклыйлар. Шул сүзләр белән сүзтезмә һәм җөмләләр төзетү, аларны диалог һәм монологлар төзүдә файдалану укучыларның сүз байлыгын арттырачак, бәйләнешле сөйләм оештырырга ярдәм итәчәк.
Сөйләм телен үстерү, сүз байлыгын арттыру төрле язма эшләр үтәгән вакытта да алып барыла. Сүзлек, искәртмәле, сайланма, күрмә, хәтер, иҗади, ирекле, аңлатмалы диктантлар, зур булмаган текстны күчереп язу кебек эшләр дә андый күнекмәләр булдырырга ярдәм итә. (Диктант өчен үрнәк текстлар дәрес планында бирелә. Текстлар (язма эшләр) балаларның яшь үзенчәлекләренә туры китереп, телне белү дәрәҗәсен истә тотып сайланды.)
Дәреслекне төзүче авторлар (И. Мияссарова, К. Фәйзрахманова) тәкъдим итә торган УМК (программа, ике кисәктән торган дәреслек, методик кулланма, мөстәкыйль эш дәфтәре), ана телен укытуның традицион формаларын читкә какмыйча, укучыларда тел берәмлекләренә, заман таләпләреннән чыгып, уңай мөнәсәбәт тәрбияләүгә юнәлтелә.
Дәреслекнең укучыны мөстәкыйль эшкә өйрәтү өчен зур мөмкинлекләр бар. Монда аңа ярдәмлек буларак төзелгән, рәсемнәре бала үзе теләгәнчә буяп ясарлык итеп эшләнгән «Мөстәкыйль эш дәфтәре» файдалы булачак.
«Әдәби уку» дәреслеге дә бердәм укыту-методик комплектны тәшкил итә: дәреслек (ике кисәктә), хрестоматия, «Мөстәкыйль эш дәфтәре», методик ярдәмлек.
Дәреслекне төзүче авторлар (Г.Сафиуллина, М.Гарифуллина, Ә.Мөхәммәтҗанова, Ф. Хәсәнова) балаларга күптөрле мәгълүмат бирүне күз уңында тота. Мәсәлән, балалар әкиятләрнең автор һәм халык әкиятләренә бүленүен, әкиятләрдә еш очрый торган геройларны хәтта дөнья, рус, татар халык әкиятләре эчендә билгеләү, ул геройларның сыйфатларын аера белү кебек белемнәр алалар. Тылсымлы әкият, хайваннар турындагы әкият, көнкүреш әкияте белән танышалар. Дәреслекнең беренче кисәгендә балалар 20 авторның 40 лап әсәре белән танышалар. Икенче кисәктә шулай яңа 20 ләп авторның 40 тан артык әсәре кертелә. Әмма авторларның күбесе белән балалар беренче сыйныфтан ук таныш була, ә яңа исемнәр 20 дән артмый.
Мәсәлән, дәреслектә япон шигърияте белән таныштыру өчен материал тәкъдим ителә. Авторлар япон шигыренә татарның кыска шигыре аша киләләр. Башта балалар Р.Фәйзуллин шигырьләре белән таныша. Аннан соң Н.Ахунованың өчьюллык хайкуларын укый. Аннан соң гына япон шигырьләре белән Л.Шагыйрьҗан тәрҗемәсендә таныша. Шигырьгә килеп җиткәнче, табигатьне күзәтә, матурлык эзли, үзара киңәшләшә, бәхәсләшә. Дәреслектә япон шигыренең теоретик үзенчәлекләре дә язылган. Шигырьгә өйрәтү рәсем сәнгате аша ирешелә. Биредә яңа материалга өйрәтү өч позициядән башкарыла: аңлау — истә калдыру — куллану. Куллану юнәлешендә мөстәкыйль эш дәфтәре — дәреслек-практикумның әһәмияте зур. Дәфтәрдә бала, бирелгән рәсемне файдаланып, үзе кыска шигырь язып карый, кыскасы, бу өлкәдә үзенең беренче тәҗрибәләрен ясый.
Дәреслектә уку материалы бүлекләргә бүленә. Әйтик, беренче бүлектә, халык әкиятеннән башлап, авторлар язган әкиятләргә барып җителә. Икенче бүлек балаларны «кеше булырга» өйрәтә. Биредә эшчәнлек, тырышлык, ватанны ярату хисләре тәрбияләнә. Өченче бүлек, алда әйткәнебезчә, япон шигыреннән башланып, япон халык әкияте белән тәмамлана. Дүртенче бүлектә табигать матурлыгын күрергә, чәчәкләргә, яңа яуган ап-ак карга карап сокланырга өйрәтелә. Әдәби текстлар ел фасыллары тәртибен исәпкә алып төзелә. Сезонлы уеннар да читтә калмый.
«Әдәби уку» УМКының эчтәлеге дөрестән дә балаларның гражданлык сыйфатлары һәм иҗади активлыкларын үстерүгә юнәлтелә. Уку барышында бала ярдәмчеллек, олыларны хөрмәт итү, вакытны әрәмгә сарыф итмәү кебек сыйфатларга ия була.
Чыганак: http://magarif-uku.ru