Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Татарстанда күпкатлы йортларда капиталь ремонт программасы тулы көченә эшли. Тик бер мөһим мәсьәлә бар - йортлар вакытында тапшырылса да, аларга документларны әзерләп җитешә алмыйлар. Әле алай гына да түгел, күп очракта кәгазьләр бөтенләй дә расланмый.
Бу турыда Министрлар Кабинетында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырган чираттагы киңәшмә вакытында хәбәр ителде. Татарстанда капремонт буенча еллык күрсәтмәнең 87 проценты үтәлгән инде. 39 районның 340 йортында ремонт эшләре тулысынча тәмамланган. Ә инде 15 райондагы 63 йорт якын арада кабул ителәчәк. Тик шунысы мөһим, әлеге өлкәдә документлар белән эшне оештырырга кирәк. Бүгенге көндә инде тапшырылырга өлгергән йортларның да документлары тулысынча әзер түгел.
2013 елгы җәйге Универсиада узачак урыннардагы йортларда да ремонт эшләре алып барыла башлаган. Бүгенгә шундый 15 йорт билгеләнгән. Аларның барысы да мәдәни мирас объектлары булып санала. 8 йортта ремонт эшләре башланган инде. Әлеге эшчәнлек 30 сентябрьгә кадәр тәмамланырга тиеш.
Хәл ителергә тиешле мәсьәләләр мәктәпләргә капиталь ремонт программасында да җитәрлек. 45 объектның 6 сында ремонт эшләре бик әкрен бара, мәктәпләрне вакытында өлгертүләре икеле. “Республиканың барлык мәктәпләре дә 1 сентябрьгә әзер булырга тиеш. Эш темпларын тизләтегез”, дип боерды Президент.
Киңәшмәдә “Халык контроле” проекты эшчәнлеге турында да сүз булды. Соңгы вакытта халыкны борчыган иң зур проблемаларның берсе - “Булгария” фаҗигасендә һәлак булганнарга куелган мемориалдагы хаталар. Фикер алышу барышында яңадан аның ише язмаларны Татарстанның Фәннәр Академиясендә тикшертергә кирәк дигән нәтиҗә ясалды.
Тагын бер мөһим мәсьәлә - халыкның кайбер мөрәҗәгатьләре “уңай чишеләчәк” дип куела да, аннары исә әлеге эшне башкару өчен чаралар юклыгы ачыклана икән. Нәтиҗәдә, эш башкарылмый. “Әгәр дә андый мәсьәләләр дә хәл ителми икән, “Халык контроле”нең нигә кирәге бар! Аны башкарып чыгу өчен генә акча табып була бит. Оештырыгыз!” - дип шактый кырыс әйтте Президент.
Чыганак: http://intertat.ru/tt