Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Быел Татарстан җирлегендә урнашкан барлык балалар стационар лагерьларында 250 милиция хезмәткәре тәртип саклаячак.
Агымдагы җәйдә барлыгы 169145 баланың ялын оештырырга планлаштыралар. Моның өчен республикабызда 117 стационар, 1300 мәктәп каршындагы һәм 100 палаткалы лагерь эшләячәк. Шулай ук татарстанлыларга Кара диңгез ярында ял итү мөмкинлеге дә тудырылган.
Җәйге ял юлламаларының бәясе чагыштырмача үскән, ләкин әти-әниләрне бу куркытмый, чөнки алар сумманың бер өлешен генә каплаячак. Калган өлешен түләүне үз өстенә Социаль иминият Фонды ала. Мисал өчен, стационар сәламәтләндерү лагерына юллама 1200, палаткалыга – 540, мәктәп каршындагысына – 160 сум торачак.
Дәүләт ярдәменә мохтаҗ категориягә кергән балалар юлламаларны бушлай алачак. Шулай ук Бөтенроссия, Халыкара олимпиадаларда һәм Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән, Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм буенча министрлыклар оештырган олимпиада җиңүчеләре дә лагерьларда бушлай ял итү хокукына ия. Барлыгы 79 миллион сумга 7461 бушлай юллама әзерләнгән.
Мәктәп каршында эшләүче бар лагерьлар ишекләрен 1-10 июньдә, шәһәр читендәгеләре - 5-15 июньдә ачачак. Әлегә Татарстан Республикасының Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры урынбасары Андрей Кондратьев әйтүенчә, республикабызның 117 стационар лагеры соңгы тикшерүләр уза. Шулай ук мәктәп һәм лагерь җитәкчеләренә семинарлар оештырыла, сменаларда эшләячәк коллектив туплана. А. Кондратьев ассызыклавынча, 2008 елда лагерьлар персоналы хезмәт хакы күтәреләчәк.
Шулай ук балаларның куркынычсызлыгына да зур игътибар биреләчәк. Тәртипне 250 Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәре саклаячак, ә инде балар утырган автобусларны Юл патруль хезмәте машиналары озатып барачак.
Бүгенге көндә балалар ялы белән шөгыльләнгән бар оешмаларның да “кайнар линияләре” эшли. Шулай ук бар кызыксындырган мәгълүматны әти-әниләр “Җәй” исемле республика үзәгенә (231-50-24), Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгына (292-49-33), Социаль иминият Фондына (293-61-68) шалтыратып та белә алалар.
“Татар-Информ” материаллары кулланылып әзерләнде
-
- Караулар саны: 3435
Бастыру