Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Бүген мәктәпне тәмамлаучылар тырыша-тырыша бердәм дәүләт имтиханы биреп изалана. Әмма алда яшүсмерләрне тагын да катлаулырак сынау көтә. Кая укырга керергә, нинди һөнәр сайларга дигән сорау аларның җилкәләрендә авыр йөк булып ята. Әле бит карарны алдагысын күзаллап кабул итү зарур. Югыйсә, университет-институт тәмамлап, эшсезләр сафын тулыландыруың ихтимал (мәшгульлек үзәкләре исәбе буенча Татарстанда 30 меңгә якын кеше эшсез).
Тормышта мондый сансызлык мисаллары шактый күп. Кайда да ярый, укырга гына булсын дип белем йортын сайлаучылар бүген җитәрлек. Аннары алар йә эш таба алмыйча интегә, йә сайлаган белгечлеге белән гомерен бәйләргә теләми. Ахыр чиктә заяга узган биш-алты ел турында үкенергә генә кала.
Соңгы бер-ике елда, ниһаять, икътисадчы, юрист, психолог булырга ашкынучылар берникадәр кимеде. Җитәкчеләребез сөенеченә техник белгечлекләр алырга теләүчеләр саны ишәйде. Эшче һөнәрләренең абруен күтәрә торгач, егет-кызлар техникум-училищеларга баруны оят санаудан да туктады кебек.
Югары белемле эшсезләр саны арткан мәлдә электр һәм газ ярдәмендә эретеп ябыштыручылар, сәнәгать корылмалары монтажчылары, токарьләр, шоферлар, ташчылар, экскаваторчылар, аш-су осталары, тракторчы-машинистлар, кунакханә хезмәткәрләре, туризм өлкәсендә эшләүчеләрне колач җәеп каршы алалар бит. Шуңа да яшьләр беренче чиратта нәкъ менә хезмәт базарындагы вәзгыяткә игътибар итеп эш йөртсен иде.
Ә гомумән алганда, артист буласың киләме синең, хисапчымы, инженермы - эш анда гына түгел. Хикмәт сайланган һөнәреңнең остасы була белүдә, башка бернинди һөнәргә дә алыштырмаслык итеп шөгылеңне гомерлеккә сайлауда. Шул очракта гына һөнәр утта янмый, суда батмый торган хәзинәгә әверелә ала.
Гүзәл НАСЫЙБУЛЛИНА (http://intertat.ru/tt)