Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Бөтен Татарстанда татар, рус, инглиз телләренең грамматик, стилистик һәм синтаксик яктан чисталыгын саклау буенча фотомарафон башлана. “Татарча – хатасыз!”, “По русски – без ошибок!” һәм “English without mistakes!” марафоны “Мин татарча сөйләшәм” акциясен башлап йөрүче “Үзебез” төркеме инициативасы белән, Хөкүмәт дәрәҗәсендә үткәрелә. Акцияне КФУ студентлары да күтәреп алган.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының мәдәният һәм Татарстан Республикасы халыклары телләрен үстерү бүлегенең һәм Татарстан Республикасы халыклары телләрен үстерү секторы җитәкчесе Фирая Шәйхиева хәбәр иткәнчә, визуаль мәгълүматның хаталы язылуы нисбәтеннән Дәүләт Советына да, Президент аппаратына да, Хөкүмәткә дә бик күп шикаять килә. “Без бу кимчелекләрне бетерергә тиешле кешеләргә хатлар язабыз”, - дип белдерде ул, “Үзебез” хәрәкәтенең күп еллар дәверендә бу өлкәдә мониторинг алып баруын, аларның ике дәүләт телен дә визуаль һәм аудиомәгълүматта тигез кулланылуын тәэмин итүгә юнәлтелгән эшчәнлек алып баруын белдереп. “Аларның бу өлкәдәге анализы, мәгълүматы республика җитәкчелегенә җиткерелде, төрле киңәшмәләрдә яңгыратылды, расланды. “Үзебез” хәрәкәтенең зур тәҗрибәсен күрсәтү зарурлыгы туды. Икенчедән, дәүләт оешмаларының визуаль һәм аудиомәгълүматны дөрес бирү буенча җаваплылыгын тагын бер карарга кирәклеге билгеләнде”, - диде Ф.Шәйхиева.
Аның сүзләренчә, соңгы ярты елда бу мәсьәлә төрле юнәлешләр буенча ТР Министрлар Кабинеты карамагындагы Телләр турындагы законнарны тормышка ашыру буенча совет утырышында беренчә мәртәбә күтәрелгән. Агымдагы елның июнь аенда узачак утырышы көн тәртибенә республика муниципаль берәмлекләрнең Телләр турындагы дәүләт программасының визуаль һәм аудиомәгълүмат бүлеген тормышка ашыру; Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгының мәгълүмати системаларда һәм технологияләрдә ике дәүләт телен тормышка ашыру, дәүләт учреждениеләренең мәгълүмат ресурсларының татар телендә эшләве буенча мәгълүматы тыңланачак.
Татарстанда татар телен, рус теле кебек үк, кулланышын арттыру максатын куйган “Татарча – хатасыз!”, “По русски – без ошибок!” һәм “English without mistakes!” республиканың Телләр турындагы законын тормышка ашыру кысаларында оештырыла һәм визуаль мәгълүматның төрле телләрдә дөрес бирелешен ачыклау, аның турында хәбәр итү һәм хаталарны төзәтүгә ирешү белән бәйле.
Бүген Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгында матбугат очрашуында оештыручылар хәбәр иткәнчә, фотомарафонның беренче этабында хаталы язылган элмә такталары, игъланнар, билбордлар, баннерлар, реклама аншлаглары, мәгълүмат таблолары, юк күрсәткечләре һәм юл билгеләрен табарга һәм фотога төшерергә; барлык элмә такталарының да татар һәм рус телләрендә ясалганмы-юкмы икәнлеген ачыкларга; элмә такталарының хаталарын төзәтүгә ирешергә кирәк. “Татарстан Республикасы дәүләт телләре турында” республика законы нигезендә, хаталы элмә такталары белән эш итүчеләргә, хаталарын төзәтүне сорап, хат язарга була.
Акциянең Хөкүмәт дәрәҗәсендә узуын исәпкә алып, шуны да билгеләп үтәргә кирәк: бу акциягә кагылышлы бөтен материалларны Татарстанның https://uslugi.tatar.ru/ адресы буенча урнашкан порталында “Халык контроле” рубрикасына юлларга кирәк. Монда хаталы визуаль мәгълүматның фотосы урнаштырыла, нинди министрлык яки ведомство карамагындагы оешмага караганлыгы ачыклана һәм аларга, хатаны төзәтүне сорап, хат юллана, нәтиҗәсе дә “Халык контроле” күзәтчелегендә булачак. Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы вәкиле Азат Мөгыйнев сүзләренчә, әлеге мәсьәләләрдә җаваплылык буенча Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты тарафыннан норматив-хокук актлары әзерләнә. Хәзер бары тик халыкның акцияне хуплавы гына сорала.
Бу акция Казан буенча гына үткәрелми, бөтен Татарстанны да колачлый. “Үзебез” хәрәкәте координаторы Римма Бикмөхәммәтова сүзләренчә, Казанда гына түгел, Түбән Камада да, Яр Чаллыда да ике дәүләт теле тигез күләмдә кулланылмый.
Фотомарафонның чираттагы этабы туган як тарихын өйрәнү белән бәйле булачак.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru