Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Казанда Татар федераль милли-мәдәни автономиясенең чираттагы конференциясе булып узды. Биредә Россия төбәкләрендә туган телебезне өйрәнү мәсьәләләре, андагы мәктәпләрдә татар телен укыту тәҗрибәсе турында фикер алыштылар.
Милләтнең киләчәк язмышына бәйле булган чара алдыннан делегатлар Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашты. Кунаклар күтәреп чыккан теләк-тәкъдимнәр төрле өлкәләрне колачлады. Респбулика башлыгы искәртеп узганча, Россиядә татарларның өчтән бер өлеше генә тарихи ватаннарында гомер итә. Калганнары башка төбәкләрдә яши. “Бүгенге көндә барыбызны да телне, гореф-гадәтләребезне, динебезнең чисталыгын саклап калу мәсьәләләре борчый. Шуңа күрә безгә гел очрашып торырга кирәк, бу эшләр системалы алып барылырга тиеш”, - дип ассызыклады Президент.
Конференциянең пленар утырышында төрле төбәкләрдән килгән 60 делегат, җирле милли-мәдәни автономия җитәкчеләре, татар галимнәре катнашты. Рәсми затлардан Татарстан Премьер-министры урынбасары Зилә Вәлиева, мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов, Дәүләт Советының Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев чыгыш ясадылар.
Альберт Гыйльметдинов чит төбәкләрдә балаларга татар телен өйрәтү мәсьәләләренә тукталды. Иң әүвәл ул милли мәктәптә башлангыч сыйныф, татар теле һәм әдәбияты, музыка фәне буенча мөгәллимнәр җитешмәвен ассызыклап узды. Ләкин шуңа да карамастан, Казанның югары уку йортларына гариза бирүчеләр арасында әлеге белгечлекләрне сайлаучы яшьләребез юк диярлек. Бүгенге көндә Казан вузларында Россия төбәкләреннән килгән 12 мең милләттәшебез гыйлем эсти икән. Илебез киңлекләрендә соңгы дүрт елда гына татар мәктәпләре ике тапкырга кимегән. Булганнарында да татар теле дәресләре азая.
Гадәттә чит төбәкләрдә гомер итүче татарлар өметле күзләрен тутырып Татарстанга багарга күнеккән. Дәреслекләр, кирәкле уку әсбаплары, шулай ук матур әдәбиятны да алар Казаннан көтә. Бу юнәлештә республика тарафыннан саллы эшләр башкарыла, киләчәктә дә ярдәмнән ташламабыз, дип министр татарларны берләшергә чакырды.
“2013 елда Казанда узачак XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада” башкарма дирекциясе башлыгы урынбасары Азат Кадыйров исә, әлеге тарихи вакыйга барышында татар теленә мөнәсәбәтне мөмкин кадәр уңай яктан гына күрсәтергә вәгъдә итте. Үз чыгышында ул Универсиада вакыйгаларын татар телендә дә хәбәр итеп барачакларын белдерде. Бүгенге көндә Казанда күпләгән югары технологияле спорт сарайлары ачылу һәм 27 спорт уены буенча ярышлар булачагын да искәртте. Әлбәттә, килгән кунаклар уеннар белән генә мавыгып калмыйча, татар дигән бөек милләтнең язмышы һәм тарихы белән дә кызыксыначак Бу уңайдан да оештыручыларның хәбәрдар булуы аңлашылды. Алар, үз чиратында, элмә такталарга ныграк игътибар бирәчәкләрен ышандырды. Универсиада кунакларын Биләр, Болгар җирләренә экскурсияләр дә көтә. Быелгы Сабан туе бәйрәмнәре Универсиада шигаре астында оештырырга кирәк дигән тәкъдимен кертте Азат Кадыйров.
Озакка сузылган чыгышлардан соң Татарстан Премьер-министры урынбасары Зилә Вәлиева конференция кунакларына үз теләкләрен һәм фикерләрен җиткерде. Аерым алганда, аны автономия эшчәнлегенең конкретлаша, уңай нәтиҗәләргә ирешә баруы сөендерә. Төбәктә яшәүче милләттәшләребездән киләчәктә дә конкрет тәкъдимнәр көтеп калуын белдерде Зилә ханым. Төбәк һәм җирле татар милли-мәдәни автономияләре арасында татар телен саклау һәм укыту өлкәсендәге проектларга грант конкурсы игълан итү мәсьләләрен хәл итүне күтәрде ул.
Чыганак: http://intertat.ru/tt
Фикерләр
qdb
13 Май, 2012 - 11:53
Permalink
"Илебез киңлекләрендә соңгы
"Илебез киңлекләрендә соңгы дүрт елда гына татар мәктәпләре ике тапкырга кимегән" - бу компетент түгел дигән мәгънәдә дөрес түгел сүз. Татар мәктәпләренең, 98%тан артыгы татарстанда иде инде, 4 ел элек. "Илебез киңлекләре" Россияне аңлата инде. Бу татар теле дәресле урыс мәктәпләре турында бугай (авылы татар булса да мәктәбе урыс мәктәбе). "Булганнарында да татар теле дәресләре азая" - чынлап та шулар инде, татар мәктәпләрендә ул мөһим түгел, чөнки бөтен фәннәр татар телендә. Менә татар мәктәпләре дә кимеде бит әле. Аның турында мәгълүмат юк.
qdb
13 Май, 2012 - 11:45
Permalink
"Россиядә татарларның өчтән
"Россиядә татарларның өчтән бер өлеше генә тарихи ватаннарында гомер итә" - бу сүз дөрес түгел бит!!!
qdb
13 Май, 2012 - 12:27
Permalink
миңнеханов рөстәм алай
миңнеханов рөстәм алай димәгән http://tatarstan.ru/rus/press/video.htm/video/403965.htm http://tat.tatar-inform.ru/news/2012/05/12/75357/