Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Татарстан һәм Марий-Эл республикалары, Киров өлкәсе арасында уза торган “Дуслар учагы” исемле Фестиваль быел 43нче тапкыр Балтач районының Чепья авылында җыела. Марий-Эл,Татарстан делегацияләре аеруча зур. Алардан йөздән артык Балалар һәм үсмерләр оешмалары әгъзалары килгән иде.
Тарихны искә алмый ярамый. Моннан 41 ел элек Укытучыларның белемен үстерү институты методисты Сергей Носов Балтач районының Чепья авылына тикшерү белән килгәч, өч регион чигендә (Киров өлкәсе, Татарстан һәм Марий-Эл республикалары) урнашкан мәктәпләрдә белем алучы пионерлар арасында слет үткәрергә тәкъдим итә. Чепья мәктәбе әйдаманы Фарт Гыйльманов шунда ук бу чараны оештыру планнары белән яна башлый. Слетка “Дуслык учагы” исемен бирәләр.
Беренче учак 1966нчы елда Киров өлкәсе Малмыж районының Ральники исемле авылында уза. Бер елдан Татарстан чираты җитә. Җыенны Балтач районының Чепья авылы кунак итә. Ә 1968нче елда Слет Марий-Элның Мари-Турек районы Арбор авылында уза. Бу очрашуда балтачлылар хәтта “Шүрәле” балетын әзерләп киләләр.
Ул вакытлардан инде күпме сулар аккан, хәзер бүтән чор, башка буын балалары үсеп килә. Ләкин пионерия бетерелү белән “Дуслар учагы” гына сүнми.
“90нчы елларда аеруча авыр чаклар иде, - дип искә ала ул чор әйдаманнары (бүген инде өлкән яшьтәге абый-апалар), - ләкин бер генә як та бу эшне туктатырга тәкъдим итмәде”.
Бүген, киресенчә, фестивальнең географиясе генә киңәя. 2005 елдан җыенга Удмуртия Республикасы делегациясе кушыла.
Барлыгы быел Фестивальдә 500дән артык малай һәм кыз катнаша. Һәр делегация үзен тәкъдим итеп чыгыш ясарга тиеш. Әйтик, Мари-Турек районы балалары борынгы мари биюен биеп күрсәтте. Бәйрәмгә Марий-Элдан махсус барабанчылар төркеме дә килгән иде. Алар фестивальне ачып җибәрде.
Слетның беренче өлеше үзенчәлекле “станцияләр” буенча сәяхәт рәвешендә узды. Мәсәлән, “Аулак өй” станциясе. Биредә балтач районы Янгол авылы урта мәктәбе укучылары мари, удмурт һәм рус балаларына “Сигезле” татар халык биюен өйрәтте.
“Мари йорты” станциясендә мари халык ашларын авыз итеп карадылар. Мелна (каймак), чунга (ит, бәрәңге, ярма кушылмасыннан шарчыклар), чипчаги (бавырсак) кебек ризыклар Балтач районында яшәүче мари балаларына гына ят булмагандыр. Фестивальгә республикабызда яшәүче мари һәм удмурт делегацияләре дә чакырулы иде. Әйтик, Балтачта Улисьял исемле бүгенге көндә районда бердәнбер мари авылы бар. “Безнең мәктәптә белем алучы балалар дүрт телдә ирекле сөйләшә. Мәктәп программасы буеча татар, рус, мари һәм инглиз телләре укытыла,” – ди 30 ел Улисьял урта мәктәбендә башлангыч сыйныф укытучысы булып эшләүче Татьяна Кузьмина.
Ә менә Марий-Элдан килгән кунак – Рафис Хәйдаров татарча әйбәт сөйләшсә дә, бу аның үзе һәм әти-әнисе тырышлыгы гына. Мари-Турек авылы Сукма авылы укучысы бик теләсә дә, мәктәбендә татар теле өйрәнә алмый. Чөнки мондый мөмкинлек тудырылмаган.
Балалар һәм яшьләр оешмаларына исә тел тидерерлек түгел. “Безнең әйдаманнар, педагоглар һәм балалар иң булганнары”, - дип сүзгә кушыла Марий-Эл Республикасы Мари-Турек районының Балалар һәм үсмерләр оешмалары союзы рәисе Лариса Беркушева. Аларда әлеге оешма “Яшь көч” дип атала. Лариса Беркушева дәлилләр дә китерә: “ Оешмабыз лидеры Россия Федерациясе Президенты Грантын алды. Ә икенче лидерыбыз Бөтенроссия балалар оешмалары конкурсыннан II урын алып кайтты. Безнекеләр ел да “Орленок” лагерында ял итә, “Президент чыршысы”, көзге балларга чакырыла. Шушы көннәрдә Мари-Турек районының Карлыган авылы укучылары “Мин – Россия гражданины” исемле гомумроссия акциясендә җиңү яулап кайтылар. Тиздән алар янә “Орленок”ка республика данын якларга китәчәк”, - ди Лариса Беркушева.
Фестиваль өч регион арасында гына үткәрелсә дә Удмуртиядән дә кунаклар бар. Безмешур авылы урта мәктәбе укучылары Ирина Яковлева һәм Инна Осипова Татарстанны бик яратканнар. Татар халык биюләре һәм уеннары – алар өчен әле яңалык. “Сездә балалар бик шук, бездә тынычрак”, - дип нәтиҗә дә чыгарып куялар.
Быел “Дуслк учагы” аеруча дөрләп янды. Беренчедән, 19 май – хәзерге балалар оешмалары башлангычы пионерия туган көне. Икенчедән, 5 июль көнне Татарстанның пионерия оешмаларына 85 ел тула. Быел җыен нәкъ шушы ике датага багышланган иде.
Исемнәре: “Орбита”, “Яруллиннар”, “ЭРВИЙ” – төрле, оешма эмблемалар, галстук һәм формалар да бер-берсенә охшамаган. Ләкин максат бер – дуслашу. Шунысы игътибарга лаек, моннан дистә еллар элек “Дуслар учагы”нда танышкан төрле халык, республика вәкилләре арасында әле дә хат алышып торчылар бар. Хәтта гаилә корып киткән парлар да күп. Марий-Элда татар авыллары булса, бездә дә мари авыллары күп бит.
“Дәрестә укучыларга дуслыкның нәрсә булуын аңлаталар. Билгеле, бу шәп. Тик, дуслык – ул фәлән-фәлән, дип аңлату гына нәтиҗәләр бирмәячәк. Дуслыкның нәрсә икәнен балаларга күрсәтергә кирәк. Бу яктан караганда, “Дуслык учагы” моңа зур мисал блып тора”, - диде Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән мнистрлыгының “Учак” исемле республика сәламәтләндерү лагеры җитәкчесе Илүзә Сафина.
-
- Караулар саны: 4828
Бастыру