Татар мәгарифе порталы
1 Февраль, 2012 - 22:58
Ресурс авторы:
Әлмәт районы Мәмәт гомуми төп белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Миннегалимова Гөлнур Фазыл кызы
Күптән түгел Мәмәт гомуми төп белем бирү мәктәбендә якташыбыз, мөгаллимә – шагыйрә Роза Гәрәй кызы Солтанова белән очрашу булды. Бу очрашуга алдан ук әзерлек эшләрен башлап җибәрдек. Роза апаның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштык. Аның китапларыннан китап күргәзмәләре оештырылды.
Кече һәм урта яшьтәге мәктәп балалары өчен иҗат ителгән “Табигать законнары” дип аталган пьесасының төп геройлары җәнлекләр. Алар үзара дус-тату, сәламәт яшәү рәвеше турында сөйләшәләр. Барысының да фикерләре уртак - табигать законнарын, буыннан-буынга күчеп килгән гадәтләрне бозу катгый тыела. Алар бозылса бөтенлек югала. “Табигать законнары” әсәрен 6 нчы сыйныф укучылары сәхнәләштерде, җитәкчеләре - татар теле һәм әдәбияты укытучысы Миннегалимова Гөлнур Фазыл кызы.
Ә икенче сәхнәләштерелгән әсәр “Наркотикларга юк!” темасына багышлана “Ялгыш адым” пьесасы (сценарие) гомерен наркотик белән чикләгән студент егет турында. Бу әсәрне татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ситдыйкова Ләлә Насыйх кызы җитәкчелегендә 8 нче сыйныф укучылары сәхнәләштерде. Әсәрдә тормышның матурлыгын, ямен тоеп яшәргә бар да бар. Тулы бәхет өчен бу мөмкинлекләрдән файдаланырга иде дә, ләкин бер ялгыш адым хакында төп герой Сирень барлык якыннарын, дусларын калдырып якты дөньядан китә. Егет моны үзе дә аңлый, әмма кызганычка каршы соң була... Акча эшләү уе белән кайберләре яшьләребезгә башта наркотикны әнә шулай бушлай тараталар, ияләштергәч үзләренең коллары итәләр.
Ике әсәрне дә укучыларыбыз бик оста, дулкынланып башкардылар. Роза ханым катнашкан укучыларга “Алар яшәргә тиешләр” исемле китабын истәлеккә тапшырды. Үзенең шигырьләрен бик матур итеп укыды. Шулай ук очрашуга күп еллар мәктәбебездә эшләп бүгенге көндә лаеклы ялда булучы укытучыбыз Галиева Гөлназирә Габдулла кызы да катнашты. Очрашу азагында бергәләп истәлек өчен фотога төштек. Бу очрашу бик матур һәм дә кирәкле булды. Очрашу мизгелләре күп еллар күңелдә сакланыр.
“Табигать законнары” әсәрен шулай ук “Ландыш” балалар бакчасында йөрүче нәниләребезгә дә күрсәттек, ә “Ялгыш адым” пьесасын ата-аналар җыелышында куйдык.
Шул уңайдан файдаланып, Роза Гәрәй кызы Солтанованы 75 яшьлек юбилее белән чын күңелдән котлыйбыз. Аңа исәнлекнең олысын, тормышның ямьлесен, иҗади уңышлар телибез.