Татар мәгарифе порталы
Сез монда
12 февраль көнне Казанда инде матур традициягә әверелергә өлгергән «Кышкы әкият» бию турниры тәмамланды, анда Татарстанның төрле шәһәр һәм районнарыннан килгән 200дән артык пар катнашты.
10 еллык тарихы булган әлеге бәйге яшь талантларны барларга ярдәм итә, кечкенә биючеләрдә сәнгатьнең бу төренә мәхәббәт тәрбияләргә булыша.
Бу чара быел да Ленин исемендәге мәдәни-ял итү комплексында гөрләп узды. Самба, Ча-ча-ча, Джайв, шулай ук Европа стилендәге композицияләр тамашачыларның берсен дә битараф калдырмагандыр, мөгаен. Ә тамашачылар исә - яшь биючеләрнең дуслары, таныш-белешләре, туган-тумачалары. Араларында биючеләр өчен иң борчылган һәм чын күңелдән җан аткан тамашачылар - балаларның ата-ана һәм укытучлары, әлбәттә.
Жюриның эше бик авыр һәм катлаулы иде. Алар һәр парның биюне башкару техникасына гына түгел, ә хәрәкәтләрнең нәфислегенә, индивидуаль стиль, костюм һәм прическаларның оригинальлегенә дә игътибар итте.
Конкурска беренче мәртәбә генә килүчеләр белән беррәттән бәйгедә инде икенче, өченче ел рәттән катнашучылар да бар. «Бию белән шөгыльләнү, беренче чиратта, сәламәтлек өчен файдалы. Ул буй-сынның дөрес формалашуына китерә. Безнең өчен балаларның сәламәтлеге белән беррәттән аларның бер-берсе белән җиңел аралаша алуы бик мөһим. Әлеге төр биюләр балаларны матур итеп киенергә, үз-үзләрен карарга да өйрәтә», - дип саный әлеге турнирның оештыручысы, «Свей» бию клубы җитәкчесе Светлана Парнак.
Моның ише чаралар Татарстанның бию спорты Федерациясе тарафыннан елга берничә мәртәбә уздырыла һәм яшь биючеләребезнең Россия күләм һәм халыкара конкурсларда уңышлы чыгыш ясавын тәэмин итә.
Чыганак: http://intertat.ru/tt