Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Ульяновски дәүләт педагогика университетының доценты, филология фәннәре кандидаты Резеда Садыйкова шушы арада гына татар теле һәм әдәбияты укытучылары, гуманитар белгечлекләр буенча студентлар өчен ике методик әсбап бастырып чыгарды.
Педуниверситетның татар бүлегендә белем бирүче мөгаллимә үзенең “Безнең җиребез теле” (“Язык земли нашей”) дип исемләнгән фәнни хезмәтен Ульяновски өлкәсендәге төрки-татар топонимиясен тасвирлауга багышлаган.
Искиткеч бай эчтәлекле әсбапта шулай ук төбәкнең географик атамаларында чагылыш тапкан этнолингвистик катлаулар турында да мәгълүматлар китерелә. Өлкәбез шәһәрләре һәм авыллары, елгалары, күлләре һәм таулары атамаларының этимологик сүзлеге дә зур кызыксыну тудыра. Әлеге әсбап Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты укытучысы Ф.Сәлимҗанова рецензиясе нигезендә нәшер ителгән.
Резеда Камил кызы “Мәктәптә татар телен һәм әдәбиятын укытуда яңа технологияләр куллану” дип аталган фәнни-методик мәкаләләр җыентыгын бастырып чыгару бәхетенә дә иреште. Бу җыентыкта исә күптән түгел генә Ульяновски педуниверситеты базасында үткәрелгән фәнни-гамәли конференция материаллары урын алган. Шулай ук Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Ульяновски төбәк бүлекчәсе эшчәнлеген яктыртучы күләмле генә язма да кертелгән.
Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетының танылган галимнәре Фуат Галимуллин һәм Флера Ганиеваның “Күп милләтлелек һәм мәдәният”, “Матурлык ярдәмендә тәрбияләү” дип исемләнгән язмалары, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы белгече Эльвира Юнысованың “Татарстанда һәм Россия Федерациясендә татар милли мәгарифенең торышы” дигән мәкаләсе игътибарны аеруча җәлеп итәләр.
- Төбәгебез мәктәпләрендә хезмәт куючы татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен ифрат та кирәкле булган әлеге методик әсбапларны шәһәребезнең татар эшкуарлары ярдәмендә бастырып чыгардык. Бу җыентыкларның дөнья күрүе быел үзенең 15 еллык юбилеен билгеләп үтүче милли татар бүлеге өчен дә искиткеч зур казаныш дип саныйм, - ди Ульяновски педуниверситеты мөгаллимәсе Резеда Садыйкова.
Чыганак:“Татар-информ”
- Караулар саны: 2645
- Бастыру