Татар мәгарифе порталы
13 Май, 2008 - 16:56
“Елгавада рус һәм татар укучылары арасында үзенчәлекле иҗади бәйге узды”, - дип хәбәр итә “Татар-информ”. Балалар инша язарга тиеш. Аның темасы игътибарга лаек: “Латышлар турында нинди уңай мәгълүмат әйтә аласың” һәм “Руслар турында нинди уңай мәгълүмат әйтә аласың”.
“Милләт, тел ягыннан бүлгәләнгән җәмгыятьтебездә читтән тагылган, инде көчен югалткан негатив стереотипларга буйсынып яшибез. “Фашист”, “оккупант” кебек ярлыклар халык лексиконында ныклы урын тота. Кимсетүче сүзләрне шундый тиз һәм җиңел, ә кешелекле сүзләрне шундый авырлык белән куллануыбыз гаҗәп түгелме?”, - дип яза әлеге бәйгенең оештыручылары.
Бу идеяны Латвия президенты Валдис Затлерс та хуплаган. 9-12нче сыйныфта белем алучы латышлар рус кешеләре турында, руслар үз чиратында латышлар хакында иншалар язган. Барлыгы һәп яктан 50 гә якын эш тәкъдим ителгән. Жюри әгъзалары исә, эшләрнең оригинальлегенә, авторларның кече күңеллегенә игътбар итеп бәя биргәннәр.
Нәтиҗәдә, барлыгы бәһге ахырында рус һәм латыш балалары язган 50 эссе сайлап алынган. Алар ике телдә, ике исем белән басылачак китапта дөнья күрәчәк («Что хорошего я могу сказать о латышах» һәм «Ko labu es varu pateikt par krieviem»).
Чыганак: "Татар-Информ"