Татар мәгарифе порталы
Татарстан башкаласы икътисадый форумнар гына түгел, ә милли-мәдәни, мәгариф өлкәсе буенча да дөньякүләм чаралар үткәрү үзәгенә әйләнеп бара. Әйтик, 21 октябрьдә Казанга төрки тел белгечләре киләчәк. Башкалада 21-23 октябрь көннәрендә “Төрки телләр диалектологиясе, тарихы һәм грамматик төзелеше” Халыкара тюркологик конфреренциясе уздырыла. Ул шушы өлкәдә фәнни институт булдырган танылган галимә, КДУ да озак еллар тарих-филология факультеты деканы булып торган, татар филологиясендә беренче хатын-кыз фән докторы Диләрә Гариф кызы Тумашеваның тууына 85 ел тулуга багышлап оештырыла. Җыенның максаты – татар теленең диалектларын һәм тарихын өйрәнү өлкәсендә милли казанышларны үзләштерү, иң яңа лингвистик агымнар һәм грамматик өйрәтмәләр белән танышу һәм аларны төрки телләрне, аерым алганда татар телен тикшерүдә куллану.
Конференция эшендә Төркия, Кытай, Венгрия, Казахстан, Үзбзкстан, Әзербайҗан, Украина кебек илләрдән, Башкортсан, Чувашия, Төмән, Мәскәү, Татарстан галимнәре катнаша. 22 октябрьдә Халыкара конференциянең пленар өлеше Татарстан Премьер-министры урынбасары Зилә Вәлиева һәм КФУ ректоры Илшат Гафуровларның сәламләүләре белән ачыла. Галимнәр һәм шушы өлкәдә эшләүче белгечләр тема буенча төрде секцияләргә бүленеп эшли. “Түгәрәк өстәл” дә исә “Туган телгә өйрәтүнең хәзерге торышы һәм киләчәге турында фикер алышу ниятләнә.
“Төрки телләр диалектологиясе, тарихы һәм грамматик төзелеше” Халыкара конференциясе Татарстан Президенты теләктәшлеге белән ТР Министрлар Кабинеты ярдәмендә уздырыла.
Чыганак: http://tatar-inform.ru
Фикерләр
Кунак
21 Октябрь, 2011 - 10:09
Permalink
канделаки
вузларда татарча укышлы булмаса - мэктэплэр бетэчэк
http://tikandelaki.livejournal.com/261812.html?view=20372660#t20372660
qdb
21 Октябрь, 2011 - 12:14
Permalink
спаммы соң бу. сылтамаңның
спаммы соң бу. сылтамаңның комменты бетерелгән бугай, алгы комментлар ачыла, төп язма башка темага бугай.
qdb
19 Октябрь, 2011 - 09:48
Permalink
аларның эшләгән эшләре
аларның эшләгән эшләре күренсен, кайда интернетта аларның язган фәнни тикшеренүләре? бу хәбәр - буш мактанышу.