Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советында узган “Татарстан Республикасында милли мәгариф: аның торышы һәм перспективалары” дип аталган “түгәрәк өстәл” утырышында республикада яшәүче бөтен милләт халыкларын бер өстәл артына җыеп, туган телдә белем бирү буенча проблемалар турында сөйләшү белән тарихка кереп калыр. Анда Татарстан Республикасы Президентының Эчке сәясәт мәсьәләләре буенча идарә башлыгы Александр Терентьевның катнашып, проблемага карата фикерен белдерүе милли мәгариф мәсьәләләренең югарырак баскычка куелуын күрсәтә.
Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев белдергәнчә, милли мәгарифкә генә түгел, гомумән, бөтен мәгариф системасына кагылышлы мәсьәләләр көн үзәгендә тора. Милли мәгариф мәсьәләләре гамәлдәге законнар буенча көйләнсә дә, проблемалар кала бирә. Чөнки законнар тулысынча тормышка ашырылмый. Татарстан Республикасы Дәүләт Советына мәктәпләрне үзгәртеп коруга (бөтенләй ябу яки тугызъеллыкка яки башлангычка әйләндерү) кагылышлы мөрәҗәгатьләр дә күпләп килә. Р. Вәлиев Татарстан Республикасы Президентының Татарстан Республикасы Дәүләт Советына Юлламасында һәр торак пунктта башлангыч мәктәпләрне саклап калу бурычы куелганлыгын да әйтеп үтте.
Бүген “түгәрәк өстәл” утырышында сүз күбрәк уку-укыту процессын оештыру, милли мәктәпләрне туган тел һәм әдәбияттан дәреслекләр белән тәэмин итү, икенче буын федераль дәүләт белем бирү стандартларын гамәлгә кертү шартларында уку процессын оештыру, рус телле балаларда татар теленә кызыксыну тудыру турында барды. Беренче буын дәүләт стандартлары буенча укучыларны татар теле һәм әдәбияты дәреслекләре белән тәэмин итү ниндидер бер дәрәҗәгә куелган булса, мәсәлән, удмурт мәктәпләре үз туган телләрен өйрәнү буенча дәреслекләргә кытлык кичерә, мультимедияле чаралар турында әйтеп тә торасы юк.
Утырышта шулай ук 309 нчы федераль закон кабул ителгәннән соң эшләнгән татар теле һәм татар телендә язылган дәреслекләренең РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының грифын алырга тиешлеге, әлегә моның механизмы булмавы билгеләп үтелде. Шулай ук хәзерге вакытта дәреслекләрне лицензиясе булган аерым нәшриятлар гына чыгара алуын, ә Татарстан китап нәшриятының андый лицензиясе булмавы әйтелде. Бу уңайдан “түгәрәк өстәл”дә катнашучылар Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетына федераль дәүләт хакимияте органнары белән татар теле һәм татар телендә язылган дәреслекләрне рецензияләү һәм бастыру системасын билгеләү һәм килештерү нисбәтеннән мөрәҗәгать итәргә йөкләмә бирде.
Чыганак: http://tatar-inform.ru
Фикерләр
Ильфар
12 Октябрь, 2011 - 20:21
Permalink
Татар телендә укыту
Утырыштан:...Рәсми мәгълүматларга караганда, татар телендә белем бирү үсеш кичергән районнар бармак белән генә санарлык...Шул ук вакытта Р.Вәлиев, кәгазьдә бер төрле язып, гамәлдә икенче төрле эшләгән районнар барлыгын әйтте...
http://qushlawich.ru/node/101
qdb
12 Октябрь, 2011 - 10:47
Permalink
моны ничек аңларга инде?
http://gossov.tatarstan.ru/news/show/1010 :
В целях реализации республиканского закона «О государственных языках Республики Татарстан и других языках в Республике Татарстан» вопрос развития национального образования и открытия образовательных учреждений, классов с родным (татарским) языком обучения в районных центрах республики стоит на постоянном контроле, подчеркнул первый заместитель министра образования. Он привел и ряд подтверждающих примеров. Так, в первых классах проводится эксперимент в рамках ФЦП развития образования «Поликультурная образовательная модель как основа формирования российской идентичности обучающихся общеобразовательной школы».
кемгә ничек, бу миңа "татар балаларына урыс культурасы артык әз өйрәтелә күрмәсен" булып аңлашыла. белмим, чынлыкта нәрсә аңлатадыр. безнең татарстан кешеләре болай да поликультур, чөнки монда татар, урыс, чуваш, удмурт, марилар бар, ә урыс теле берничек тә артык әз була алмый, бу нахак сүз, киресенчә, ул артык күп - телевизор аша. ә менә россия буйлап урыслар чынлап та монокультуралык белән чирли, мисал өчен, хәтта рф зонасында татар хәрефле домен алып булмый - башкаларның барлыгын белмиләр!
qdb
12 Октябрь, 2011 - 10:49
Permalink
урыс мәктәпләре дә милли
минем бу язмага башка комментлар: твиттерда: @GossovRT "татар" йә "урыс түгел" дигән мәгънәне белдерер өчен "милли" сүзен куллану дөрес түгел.
qdb
12 Октябрь, 2011 - 10:15
Permalink
милли-региональ компонент бар мыни әле?
Данил Мустафин привел также данные о соотношении учебного времени в федеральном базисном учебном плане для 2-9 классов общеобразовательных учреждений, которое составляет: на предметы федерального компонента (едины на всей территории РФ) – 75 процентов от общего нормативного времени, на предметы национально-регионального компонента, определяемого субъектами РФ самостоятельно – 15 процентов, на предметы компонента образовательного учреждения, определяемого самими школами, – 10 процентов.
"национально-регионального компонента" - ул бар мыни әле?
qdb
12 Октябрь, 2011 - 10:16
Permalink
адресы
http://gossov.tatarstan.ru/news/show/1010