Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Алдагы язмаларда вәгъдә иткәнчә, XII “Яшь программист” республика конкурсы нәтиҗәләрен игълан итәбез. Бәйгенең йомгаклау өлешендә Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министры урынбасары Л.Н. Ногманова, республикабызның югары уку йортлары, IT компания белгечләре дә бар иде.
Җиңүчеләр түбәндәгеләр:
«Программа продукты» номинациясендә:
1 урын: Станислав Акельдов, Казан шәһәре 7нче гимназиясенең 11 сыйныф укучысы;
2 урын: Дмитрий Шапошников, Казан шәһәре 131нче физика-математика лицее укучысы;
3 урын: Илдар Сәхәпов, Бөгелмә шәһәренең татар-төрек лицее укучысы;
«Компьютер сәнгате» номинациясендә:
1 урын: Арчаның 1нче мәктәп балалар коллективы (Рөстәм Гәрәев, Роман Никитин);
2 урын: Александр Савельев, Казан шәһәре 161нче мәктәбенең 11 сыйныф укучысы;
3 урын: Дарья Кислова, «ЭКО», Казан.
«Компьютер презентациясе» номинациясендә:
1 урын: Казан, 4нче татар-төрек лицееның 11 сыйныф укучылар коллективы (Наталья Слешина, Аделина Юлдашева);
2 урын: Александр Шакиров, Казан шәһәренең 19нчы гимназия укучысы;
3 урын: Эмиль Исхаков, Яр Чаллы шәһәре, 9нчы урта мәктәпнең 8 сыйныф укучысы.
«Иң яхшы web-сайт» номинациясендә:
1 урын: Роман Калмыков, Казан, 7нче гимназиянең 11 сыйныф укучысы;
2 урын: Алабуга шәһәренең 6нчы урта мәктәбе укучылар командасы (Юлия Овсянникова, Анна Рассомахина);
3 урын: Казан, 131нче физика-математика лицее укучылары коллективы (Анатолий Дерюжов, Руслан Логин).
Өстәвенә, жюри фикеренчә, оригиналь дип табылган эшләр махсус дипломнар белән бүләкләнде:
Рябова Мария - Казан, 102нче гимназиянең 7 сыйныф укучысы;
Данис Нуриев – Саба, 10 сыйныф укучысы;
Валерий Котелов – Түбән Кама, 24нче лицей-интернатның 10 сыйныф укучысы;
Фәнил Сабитов – Саба, 11 сыйныф укучысы;
Фирүзә Рамазанова – Балтач районы, Түнтәр урта мәктәбенең 10 сыйныф укучысы;
Дмитрий Феофилактов, Марат Усманов – Яр Чаллы, 61нче гимназиянең 9 сыйныф укучысы;
Антон Бутинов – Лениногорск, 7 мәктәп укучысы;
Алсу Гыйниятуллина, Арина Кәлимуллина – Казан, 4нче татар-төрек лицееның 11 сыйныф укучылары;
Мансур Бәширов - Әлмәт, 1нче лицей-интернатның 11 сыйныф укучысы;
Диана Анюхина – Казан, 99нчы мәктәп укучысы;
Индира Фәттахова – Спас районы, 9 сыйныф;
Алексей Сидоров – Менделеевск, 9 сыйныф укучысы;
Данил Гарифҗанов, Ришат Яруллин, Рәмзия Сөләйманова – Биектау районы укучылары;
Денис Хафизов – Саба, 9 сыйныф;
Рамил Харисов – Яр Чаллы, 19нче мәктәп укучысы;
Илгиз Фәхразыев – Азнакай, 3нче мәктәп укучысы;
Альбина Иванова – Яр Чаллы, 44нче мәктәпнең 8 сыйныф укучысы;
Рушан Гөбәйдуллин – Бөгелмә, 5нче мәктәпнең 5 сыйныф укучысы;
Гүзәл Төхвәтуллина – Буа, 3нче мәктәп укучысы.
Бәйгенең барлык җиңүчеләре дә Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы исеменнән кыйммәтле бүләкләр – кул сәгатьләре алды. Шулай ук “Байтик” компьютерлар лагеры да үз бүләкләре белән сөендерде – бәхетлеләр әлеге лагерьга җәйге юлламалар алды.
-
- Караулар саны: 4267
Бастыру