Татар мәгарифе порталы
Сез монда
«Түгәрәк уен» - дүртенче ел рәттән уздырылучы бөтенроссия татар халык авыз иҗаты фестивале. Аның төп максаты — татар мәдәниятен үстерү һәм саклап калу.
Фестивальнең үзенчәлекле ягы — ул һәр елны төрле шәһәрдә уза. Бу дөрестер дә, чөнки бу әлеге фестивальне популярлаштыруда зур роль уйнаячак. Ник дигәндә, төрле төбәкләрдә яшәүче милләттәшләребез тормышы бер-берсеннән гаять аерыла. Аларның барысының да үзенчәлекле яклары бар. Нәтиҗәдә, һәрбер шәһәр фестивальгә нинди дә булса яңалык алып киләчәк, аның эшчәнлеген, асылын тагын да баетачак.
Быел бәйрәм Пермь шәһәрендә уздырылды. 15-18 сентябрь көннәрендә Халык иҗаты Йорты татар милли киемнәре кигән егет-кызлар, апа-абыйлар, әби-бабайларның көр тавышларыннан гөрләп торды.
Кулланма сәнгать осталары халыкка керамика, бисер һәм башка материаллардан эшләнмәләр, татар милли бизәге белән чигелгән баш киемнәре, яулык һәм амулетлар тәкъдим итте.
Фестиваль кысаларында төрле мастер-класслар да узды. Аларны Россиянең төрле регионнарыннан килгән махсус кунаклар үткәрде. Бәйрәмдә катнашкан һәркем татар мәдәниятен саклап калуның бик мөһим булуын ассызыклап үтте.
Илебезнең һәр төбәгендә татар телен, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен саклап калу максатыннан төрле чаралар уздырыла. Кемдер татар халык авыз иҗатын кулланып төрле газет, китап, балалар тапшырулары әзерли, кемдер төрле фестиваль һәм чараларда катнаша, кемдер милли төркемле, татар телен һәм тарихын өйрәтә торган балалар бакчалары һәм мәктәпләр булдыра.
Киләчәктә әлеге фестиваль барлык шушы хезмәтләрне үзенә берләштергән, татар мәдәниятен, милләтен һәм гореф-гадәтләрен саклап калуда иң зур рольләрнең берсен уйный торган чарага әверелсә иде, дигән теләктә каласы килә.
2012 елда Татар халык авыз иҗаты фестивале Самара шәһәрендә уздырылачак.
Чыганак: http://intertat.ru