Белем.ру татар мәгарифе порталы: татарча конкурслар, ресурслар, яңалыклар, блоглар, фикерләр
Татар мәгарифе порталы
belem.ru
проект
"Белем.ру" оешмасы
Безнең проектлар
"Белем.ру" порталы
Порталда реклама
Түләүләр башкару
Сорау-җавап (FAQ)
яңалыклар
Татарстан
Россия
Дөньякүләм
Булмас димә!
Игъланнар
ресурслар
Ресурслар каталогы
Әдипләрнең сайтлары
Видео
Аудио
Заказлар/ресурслар кабул итү
чаралар
#ФӘНДЕМИЯ
"Белем җәүһәрләре"
"Әдәби җәүһәрләр"
"Яшь татнетчылар"
"Айның иң яхшы ресурсы"
белем+
Татар теле һәм әдәбияты
Гарәп-фарсы алынмалары сүзлеге
Алгебра
укытучы+
Репетиторлар
Блоглар
Сез монда
Баш бит
»
Барлык яңалыклар
» "Укытучыма әйтер сүзем" акциясе дәвам итә
root
26 сен 2011 - 22:07
"Укытучыма әйтер сүзем" акциясе дәвам итә
Фикерләр
Кунак
3 Октябрь, 2011 - 21:00
Permalink
Минем беренче укытучым.
Яшел Үзән муниципаль районы 1 нче лицей
Дәүләтшина Зөһрә, 5 нче сыйныф укучысы
Укытучы: Сабирова З.С.
Яшел Үзән – 2011
Минем беренче укытучым.
Бүген бәйрәм! Бүген 1 нче сентябрь! Мин - бишенче сыйныф укучысы. Яңа сыйныфташларым белән очрашачакмын, яңа дуслар, яңа танышлар табачакмын.
Мин йокыдан иртәрәк уяндым. Кичтән әзерләп куйган киемнәремне кидем: көзге каршында бөтереләм, чәчләремне тарыйм, аларга ак бантлар тагам. Ә радиодан матур җыр ишетелә:
Хәтерлим мин әле бүгенгедәй
Сентябрьнең бере җиткәнен...
Әйе, мин дә үземнең тәүге тапкыр беренче сыйныфка барганымны хәтерлим.
Нинди кояшлы иде ул көн! Мин, кечкенә буйлы кызчык, бер кулымда аллы-гөлле чәчәкләр, икенче кулымнан әнием җитәкләгән. Мин - укучы, мин мәктәпкә барам! Урамда балалар күп. Барысы да мәктәпкә ашыга.
Мәктәп ишеген ачып эчкә үтәбез. Зур, якты сыйныфта безне укытучыбыз Светлана Владимировна каршы ала. Сыйныфта ничә пар күзнең сынаулы карашы аңа төбәлгән. Менә нинди була икән ул укытучы! Беренче укытучы! Өстенә ап-ак блузка, кара итәк кигән, үкчәле туфлиләр, кулларында чәчәк бәйләмнәре, ә күзләре елмаялар...
Укытучыбыз, елмая-елмая, безнең белән сөйләшә, ә үзе парта артларына утырта, исемнәребезне сорый. Иң гаҗәбе: берничә минуттан ул һәрберебезгә исемнәребез белән дәшә. Ничек исендә калдыргандыр?!
Шук малайларга, үткен кызларга Светлана Владимировна укытучы да, икенче әни дә булды. Ул үз эшенең чын остасы буларак һәрвакыт безнең янда иде. Укытучыбыз күзләребезгә карап, һәр баланың күңелен,эчке дөньясын күрә белде. Әйе, дүрт ел аз түгел, төрле чаклар булды. Күңелле кичәләр дә, үзара үпкәләшүләр дә, беренче тапкыр дустыңннан гафу үтенү дә, әти-әниләр белән бәйрәмнәрдә бергәләп чәй эчүләр, музейларга йөрү, туган көннәрне үткәрүләр...
Бер тапкыр Светлана Владимировнага сюрприз ясадык. Аның туган көне иде. Укытучыбыз дәрескә кергәнче, сыйныфыбызны шарлар белән бизәдек. Аңа багышлап газета чыгардык, теләкләр яздык. Менә укытучы сыйныфка керде. Без аны туган көне белән котладык. Ул чиксез шат иде.
1нче мәктәпне тәмамлагач, ул университетка укырга керә. Аннан соң Светлана Владимировна 1983 нче елда укытучы булып эшли башлый. Казан мәктәпләренең берсендә тарих укыта. Кызыксынучан, чибәр, өлгер укытучы кызны беренче көннәрдә үк яраталар. Аннары шул мәктәптә директор булып эшли. 1992 нче елда кабат безнең мәктәпкә әйләнеп кайта. 28 ел укыту дәверендә ул никадәр бала күңеленә белем орлыклары сала, төрле фәннәргә кызыксыну уята, төпле белем бирә. Үз эшен яратып башкаручы, төгәл, сабыр һәм тырыш кеше буларак, Светлана Владимировна укытучылар һәм укучылар арасында да зур хөрмәткә ия. Гаиләсендә ул - кайгыртучан әни, мәктәптә - балаларның яраткан укытучысы. Шушы вазифаларның барысын да тиешенчә башкара ул. Укытучымның буш вакыты юк диярлек. Әгәр булса, ул чигү чигә, китаплар укырга ярата. Аның мәктәптәге эшчәнлегенә, сабырлыгына, тырышлыгына сокланмый мөмкин түгел. Хәтта ял көннәрендә дә эштә, балалар белән театрларга йөрергә, музейларга барырга вакыт таба. Ә кичен аны өем-өем тикшереләсе дәфтәрләр, компьютерда эш көтә. Боларны каян беләсең, дисезме? Хәзер беләм, чөнки әнием –укытучы. Аның һәр киче әнә шулай үтә.
Светлана Владимировна бүген тырыш хезмәтенең хөрмәтен күрә. Аның төрле конкурсларда алган дипломнары, тырыш хезмәте өчен бирелгән грамоталары бик күп. Ул “Ел укытучысы - 2011” бәйгесендә җиңүче! Җиңү җиңел бирелмәгәндер. Моңа ирешү өчен өчен күпме тырышлык, сабырлык, балаларны чын күңелдән ярату, аларның күңелен тирән аңлау, аларча сөйләшә белү, сабыйлар дөньясында яшәү кирәк. Укытучым әлеге сыйфатлар га ия. Аның өчен иң мөһиме - балалар яратуы.
Бүгенге көндә укытучым Светлана Владимировна кабат укучылар арасында. Ул быел яңадан утыз нәни кабул итте. Тагын беренче хәрефләр, беренче шатлыклар, беренче уңышлар... Әнә алар, шаян, чая һәм оялчан балалар, укытучылары яныннан китмиләр дә. Мин дә беренче укытучымны онытмыйм. Тәнәфесләрдә аның янына ашыгам, беренче “бишле”ләрем турында сөйлим, яңалыклар белән уртаклашам.
Светлана Владимировна! Сезне укытучылар көне белән котлыйм. Сезгә эшегездә уңышлар, сәламәтлек телим. Сезне бик хөрмәт итәм һәм яратам.
Кунак
3 Октябрь, 2011 - 19:12
Permalink
Хәтерлим мин әле бүгенгедәй...
Күбрәк белгән саен, үземнең наданлыгымны аңлыйм дигән берәү. Бу фикер минем күңелемә биктә хуш килде. Мин, үз-үземә генә түгел, әйләнә-тирәдәге кешеләргә дә акыллырак, хәтта аларны аңларга тырышыбрак карый башладым. Әбием әйткәндәй, төрле фигыльле, әллә нинди аңлап булмый торган сәер кешеләр дә яши арабызда. Вакыт-вакыт карап торасың да, дөнья, яшәеш гел начарлардан тормаганын анализлыйсың. Чын күңелдән соклана торган, акыллы фикерле, тормышны акыллы итеп алып бара торган шәхесләр дә күп икән әле арабызда. Андыйларга балаларча куана беләм мин дә. Андыйлар һаман эзләнүдә. Кеше алдында тоткан абруйлары, тормышлары, горурланырлык эшләре, уңышларга ирешердәй максатлары бар аларның. Көне-төне эшләп тә, якыннары, дуслары, туганнары өчен вакыт таба алалар алар.Нинди генә авырлыклар алдында да каушап, югалып калмыйлар, йөзләрендәге елмаюны сүндермиләр, ә күзләрендә-очкын, яшәү дәрте. Ничек сокланмыйсың аларга! Кемнеңдер Юрий Гагарин шикелле космонавт буласы килгән кебек, безнең дә нык ихтыярлы,томышыбызда үз урыныбызны табып, чын Кеше буласыбыз килә.Ә ничек ирешергә соң моңа?
Тәүге тапкыр булачак беренче укытучым Илсөяр Илдус кызын кайчан күргәнемне анык кына хәтерләмим.Урамнан апам үтеп киткәнсаен,әнием белән әбием,менә шушы әйбәт укытучы укытыр сине, дип әйтәләр иде. Бер урамда яшәгәч,мин аны бик еш очрата идем. Бәлки, укырга кергәнче үк, аны нык белүем, еш очратуым, ягымлы, ярдәмчел булуы белән җәлеп итүе минем йөрәгемдә урын алгандыр. Шул елны ул безне 1 нче сыйныфка кабул итеп алды. Мәктәп ишегалдына килеп кергәндә,Илсөяр апабыз шунда минем булачак сыйныфташларым янында иде. һәрберебезне, чын аналарча, аркабыздан ярата-ярата, сыйныф бүлмәбезгә озатты.Шул вакыттагы аның кул җылысы, әле дә, арканы,бөтен гәүдәне җылытып торган кебек.Сабый балага үзенә игътибар итсәләр шул җитә бит инде,шушы көннән башлап,ул минем өчен иң якын,иң сөйкемле,иң газиз, үз кешемә әйләнде. Ябыкча гына гәүдәле, сөйләшүе, киенүе искиткеч гади, җитез, тирән белемле, көләч, мөлаем,балалар белән уртак тел таба алуы-аның иң төп сыйфатлары. Без укучыларының күңелен дә Илсөяр апабыз шушы сыйфатлары белән яулагандыр.
Кем соң ул укытучы? Сине хәреф танырга, язарга, укырга өйрәтүче генәме? Юк, укытучы дигән төшенчәдә бик тирән мәгънә ята. Укучыларыңны хәреф танырга, укырга-язарга өйрәтеп тә,әгәр син аңа яхшы,үрнәк,тәртипле булуның серләрен өйрәтмәсәң,ул баладан киләчәктә ата-ана һәм ил терәге булырдай шәхес чыкмый. Төп сыйфатлар: яхшы-яман,ак-кара кебек антоним төшенчәләрне бала менә нәкъ башлангычта үзләштерергә тиеш.Менә шушыларның барысын да Илсөяр апабыз безгә өйрәтте, тормыштан мисаллар китерә-китерә аңлатты. Алган белемнәребез,үрнәк тәртибебез белән без Апабызга чиксез рәхмәтле, шул ук вакытта бурычлы. Беренче укытучыны икенче Әни, диләр,бик урынлы чагыштыру.Илсөяр апабыз безгә икенче әниебез кебек, ул безгә зур терәк, ярдәмче булды. Без аның бер тапкыр уфтанганын,зарланганын ишетмәдек.Ә андый вакытлары күп булгандыр аның, мин аны хәзер генә аңым белән нәтиҗә ясыйм. Дәрескә һәрвакыт елмаеп керә, әйбәтләп аңлата, кайтканда , хәерле юл теләп ,озатып кала иде. Ә аның тәрбия дәресләрен, тәртипле булыгыз, әти-әниегезне яратыгыз, хөрмәт итегез дигән һәм башка бик күп акыллы киңәшләрен онытырлыкмы соң!
Без инде хәзер,үзебезчә әйтсәк, зурлар. 11 нчы сыйныфта укыйбыз. Бездән соң инде апабыз өченче башлангычын чыгара,ә аңарчы күпме булгандыр! Башлангычта укудан күңелдә бары тик якты хатирәләр генә калдырды укытучыбыз. Бер дә шикләнмичә,без аны зур хәрефләр белән Укытучы дип әйтә алабыз. Менә безнең Апабыз, Укытучыбыз, Илсөяр апабыз кебек булырга тиештер изге затлар-мөгаллимнәр!
Кукмара районы, Мәмәшир авылы, 11 сыйныф укучысы Сайфетдинова Ризәлә
Кунак
30 Сентябрь, 2011 - 21:34
Permalink
Минем тормышымда укытучы
“Минем тормышымдагы укытучы”
Үз хезмәтеннән тәм табып эшләгән,
үз хезмәтенә балаларда мәхәббәт тә-
бияли алган кешедән дә бәхетлерәк
кеше юктыр....
(Дәү әнием сөйләгәннәрдән)
Мина дөньяга килеп, үземне белә белгәннән бирле укытучы сүзе бик якын сүз. “Нигә алай ?”-дисезме? Минем бит дәү әнием дә укытучы булган.Ул башлангыч мәктәптә укыткан.Мин кечкенә чагымда дәү әниемнәргә кунакка еш кайта идем.Хәтеремдә әле, дәү әнием үзе дәрес әзерләгәндә(күрәсең,үзен сораулар белән борчымасын өчендер инде) төсле карандашлар һәм кәгазь бирә иде.Үзе ясалып бетмәгән чәчәк,агач,хайван рәсемнәрен ясап бетерергә,буярга өйрәтә иде.Ә инде йокларга яткач шундый кызык әкиятләр сөйли иде.Һәрвакыт ул әкият геройларының берсе мин үзем була идем.Үсә төшкәч аңладым,дәү әнием әкиятләрне үзе уйлап чыгарып сөйләгән икән бит.Көн саен кайдан гына уйлап бетергән икән ул әкиятләрне..Хәзер генә аптырап,сокланып искә алам. Беркайчанда : “Юк,сөйләмим,вакытым тар!”-дигәне булмады дәү әниемнең.Вакыт-вакыт үзе сөйләгән әкият,хикәяләрне миннән кабат сөйләтә иде,янәсе онытмаганмы? Хәзер генә аңладым,ул бит минем сөйләм телемне үстерергә,хәтеремне яхшыртырга тырышып кабатлаткан ул әкиятләрне.Мин хәзердә укыган,ишеткәннәрне сөйләргә бик яратам.Әле менә кечкенә энекәшемә өч яшьтә тулмаган,ул да мин сөйләгән әкиятләрне,мультфильмнарны бик оста итеп сөйли..
Минем бит әнием дә укытучы.Мөслим авылының икенче мәктәбендә укыта.Әниемнең абыйсы,Илнур абый да,Раушан абыйда(әнием белән алар игезәкләр), да, сеңлесе Әлфинур апа белгечлеге буенча аспирантура да бетерде. Ул Казанда, өченче гимназиядә татар теле укыта.
Әниләр җәен дәү әниемнәргә кайтып җыелгач күрсәгез икән ничек күңелле булганын. Ничек кенә булмасын сөйләшүнең төп темасы- уку, укучылар, мәктәп.Үзләре дә сизмәстән шул темага кереп китәләр. Мәктәптә булгач кызыклы хәлләр, үзләрен борчыган мәсьәләләр, укучы һәм укытучыга багышлаган анекдотлар дисеңме, барысы да бар анда. Киңәшләр белән, үзләрен борчыган сораулар белән дә бер-берсенә мөрәҗәгать иткәннәрен ишеткәнем бар.
Араларында миңа калса минем әни үз-үзенә дә, тирә-юньдәгеләргә нык таләпчән булуы белән аерылып тора. Синең әниең усал, - диләр кайчак иптәш малайлар. Тик мин алар белән килешә алмыйм. Әниемне мин бик яратам. Әни кеше таләп итәргә, кушылган эшнең нәтиңәсен күрергә тиеш бит инде. Билгеле әниемнең мәктәптән соң кайтуына, эшеннән бушый алмыйча безнең белән булырга вакыты аз калуына ризалашасым килмәгән вакытларда булгалый. Кайсы гына гына баланың әнисе- әтисе белән бергә күбрәк буласы килми икән!
Әнием үзенең эшләү дәверендә күп кенә егет-кызларның класс җитәкчесе булып эшләп, аларны зур тормыш юлына озатты. Ул аларны бик яратып, сагынып искә ала. Укучылары да әниемә шалтыратып хәлен белеп торалар, туйларына, бәбиләрен күрергә чакыралар. Ә ялга кайтканда кереп, күрешеп сөйләшеп утыралар.
Әллә гел укытучылар арасында үскәнгә, мин ул катлаулы, авыр, мактаулы хезмәт ияләрен чын күңелдән хәрмәт итәм. Укырга, язарга, дөньяны танып белергә, акны карадан аерырга өйрәткән мактаулы хезмәт ияләре булган укытучыларым! “Мин әле төгәл генә менә мин сезенең юлны сайладым, “- дип әйтә алмыйм. Тик ничек кенә булмасын, укытучы дәү әнием, укытучы әнием, абый, апаларымның тәэсире алга таба миңа һөнәр сайлауда эзсез калмастыр. Һәрхәлдә дәү әниемнең дә, әти-әнием, абый, апаларымның өметләрен акларга тырышачакмын.
Мөслим районы Мөслим икенче урта мәктәбенең 9б сыйныфы укучысы Мәүлиев Фиргат.