"Мәгариф" журналының рәсми сайты

"Мәгариф" журналының рәсми сайты

Фикерләр

гараева гузалия  нурулловна сурәте

"сан" ( ачык дәрес)

Түбән Кама шәһәре

МБББУ”2нче урта гомуми бирү мәктәбе”

Гәрәева Гүзәли Нурулла кызының

дәрес эшкәртмәсе.

Тема  .  Чама саны.

 

Максат. Татар теленең морфология бүлеген өйрәнүне дәвам итү һәм белемнәрне камилләштерү өчен шартлар тудыру..

              Балаларны туган якның табигате , тарихы белән таныштыру. Саннар белән бирелгән чынбарлык аша  сан темасын өйрәнүне дәвам итүгә йогынты ясау..

               Акыл тәрбиясе. “Кем тапкыр, кем зирәк ?” уены аша  фикерләү сәләтен активлаштыруга йогынты ясау: тапкырлык , зирәклек сыйфатларын тәрбияләүгә булышу..

 

Дәреснең тибы, һәм төре .Белемнәрне ныгыту Яңа теманы өйрәнү.

 Алымнар .Уен, проблемлалы ситуацияләр (биремнәр, сораулар, табышмаклар, кечкенә мөстәкыйль эшләр)

 Җиһазлау : 6нчы  сыйныф  ( татар төркеме ) өчен дәреслек, төркемнәр өчен карточкалар, таблица.

  Дәреснең барышы.

 

  • Психологик уңай халәт булдыру.   Исәнләшү, бер – беребезгә хәерле көн , дәрестә уңышларга ирешүне теләү.
  • Мотивлаштыру. Укытучы сүзе . Тыңлагыз, шигыребез нәрсә турында?

Татарстан – үз илебез,

Безнең газиз җиребез.

Бакчадагы гөлләр төсле                                                                                                                 Гүзәл булсын җиребез.

  Бүген  туган җиребез, аның тарихы, табигый байлыклары турында сөйләшәбез (дәреснең максатын укучылар ачыклый).

                          II.Уку мәсьәләсен кую.

  • Уйлап карыйк  .( Сораулар укыла , җавапларны бер укучы  тактага яза.) Сүзләрнең беренче хәрефләреннән нинди сүз ясала?

 

1. Казандагы иң бөек, иң матур манара кем исемен йөртә ?    (   Сөембикә ).

2. Татарстанда кайсы шәһәр балык исемен йөртә?                      (Алабуга).

 

3. Татарстанда чыга торган кара алтын нәрсә ул?                       (   Нефть)

 

өембикә  Алабуга Нефть - сан )     

 

Бүгенге дәреснең темасын билгеләү .Нинди сүз килеп чыкты ? Сан һәм аның төркемчәләрен  өйрәнүне дәвам итәбез.

     Актуальләштерү.

  • Сан « темасы буенча белемнәрне ныгыту.” Саннар ни сөйли? )

А) Кагыйдәне искә төшерү.

Б) Тагын бер тарихи һәм кызыклы мәгълүматка тукталып китик әле. Ул Казан Кремле сәгате турында                                                                                               Бирем .  Укы, саннарны дөрес әйт.  Саннар нинди цифрлар белән күрсәтелгәннәр? (1нче төркем).

Казан Кремленең Спас манарасы, кайсы яктан гына килмә, безне алтын төсенә буялган сәгате белән каршылый.

Спас манарасына беренче сәгать XVIII гасырда куелган. Хикмәтле булган ул сәгать: аның телләре генә түгел, ә цифрблаты да әйләнеп йөргән.XIX  гасырның сиксәненче елларында Спас - Преображенский монастыре сүтелгәч, анны монастырьнең курантлы сәгате белән алыштырганнар. Авырлыгы 3 тонна чамасы булган бу сәгатьне 70 ел күтәреп тора бу манара, әмма бервакыт сыната башлый. Аңа алмашка җинеллрәк сәгать куярга кирәк була.

Сәгатьнең механизмы Ленинградта, цифрблатыКазан авиация берләшмәсендә эшләнә . Хәзерге механизмның авырлыгы 87 кг. Олы теленең озынлыгы 2 метр 20 сантиметр, кече теленеке – 1метр 68 сантиметр. Телләрнең авырлыгы –  14 һәм 12 килограмм .Ә манарадагы йолдызның авырлыгы 1 тонна 620 килограмм .

Җаваплар : Рим һәм гарәп цифрлары белән күрсәтелгән.

 

  • “Татарстаныбызның табигате . Сүз нәрсә турында барачак ? Тыңлагыз (бер укучы укый)

 

Чибәркәем, матуркаем, и аккаен,

Кайсы агач синең дускаең?

( Җаваплар:агачлар турында, урман турында, бакчада үскән агачлар  турында  ).

 

  • Татарстаныбыз урманнарга бик бай (2 нче төркем).

(саннарны дөрес  укы , ясалыш төрен әйт , бер –береңә булыш).

 

А)Татарстанда 985 600га мәйданны урманнар били. Шул исәптән 118 272 га мәйданны  нарат , 17 741 га мәйданны чыршы һәм ак чыршы, 273 071га мәйданны имән , 143 898 мәйданда юкә үсә.

 

 Имән 1000 ел, юкә 800, нарат 500, чыршы 350, каен 150 , тирәк 100, миләш 90 ел яши.

( җаваплар : тезмә, микъдар саннары )

 

         Кызыклы математика ( телдән уен)

                                    Беләсезме  агачларның файдасын.?

 1.Бер гектар җирдә үсә торган чыршы агачы бер ел өчендә  32 тонна;

  имән агачы  56 тонна тузанны үзенә ала.

 2 .1гектар урман сәгатенә 200 кеше сулап чыгарган кадәр углекислый газ йота;

3. Бер зур агач тәүлеккә 180 л.кислород бүлеп чыгара.

 

Мәсьәлә.

  1. 1  зур агач 180 л .кислород бүлеп чыгара, ә 1000 агач күпме кислород бүлеп чыгара?

 

  1. 1 гектар имән  56 т. , ә  имән агачы  56 тонна тузанны үзенә ала. Икесе бергә күпме тузанны суыра һәм һаваны чистарта?

 

  1. 1 гектар урман сәгатенә 200 кеше сулап чыгарган кадәр угликислый газ йота.Ә тәүлегенә күпме күпме йота?

 

 

 

 

Татарстаныбыз - суларга да бай республика  ( 3 нче төркем).

 

 

Без туганбыз Татарстан җирендә,

Без бәхетле биредә.

Үстерә безне иркәләп

Туган якның йомшак җилләре,

Яшел хәтфә болыннары

Идел һәм Чулман сулары.

 

(Бирем. Укыгыз. Саннарны  сүзләр белән языгыз)

 

Туган якларыбыз да Идел, Чулман, Нократ, Агыйделдән тыш 3000  елга һәм инешләр ага. Аларның гомуми озынлыгы 20 мең километрдан артып китә. Татарстанда иң озын елга – Ык.

Аның озынлыгы 570  км дан артык. Тагын 100 ләрчә  күлләр, буалар, сазлыклар бар. Алар 15 га җирне биләп тора.

 

“ Кем зирәк, кем тапкыр? (  барлык төркемнәргә). Саннарны әйтегез.

 

  • Табышмак әйтәм –җавабын тап.

 

1.Бәйләми дә , текми дә,

Каемый да, чикми дә.

Энәлэре үзендә

Җитә диләр йөз меңгә.

(Керпе)

2.Бер агачта тармак,

Тармагы саен бармак.

(Биш бармак)

3.Җиде туган бар, бер үк яшьтә булсалар да, исемнәре төрле.

 

  • Мәкальләр                                                                                                     ((Мәгънәләрен аңлатырга)

1.Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз.

2. Җиде кат үлчә, бер кат кис.

3.Мең сум акчаң булганчы, мең дустың булсачы.

 

 

                Ял итү моменты ( күнегүләр ясау)

Бармаклар белән күнегүләр.

 

  • хәтерне ныгыту өчен-

а) баш бармакны имән (указательный палец) бармакның очына китереп , аларны бер- берсенә көч белән басабыз(20 мәртәбә), калган бармаклар белән дә шулай эшлибез.

 – игътибарны туплау өчен-

б )сул кулның баш бармагы белән  имән  бармак арасындага ноктага басабаз                 (5 мәртәбә) Басканда сулышны чыгарабыз, бушанганда( при ослаблении усилии) сулыш алабыз.

в )  язма эшләр эшләсәк:баш бармакны башка бармаклар белән каплап аны кысабыз      ( шул ук кулдагы бармаклар), сулышны чыгарабыз һәм баш бармакны көч белән тартабыз.Бушанганда сулыш алабыз.( күзне йомым эшләсәң эффектлырак)

г )-  психик арганлыкны киметү –

түгәрәк чикләвек белән ( кәрдәш белән)

уч төбендә тәгәрәтергә(1 мин ); һәм кечкенә бармакның очын җиңелчә массажларга.

                                III.Уку мәсьәләсен чишү.

  • Яңа дәрескә кереш. Сан төркемчәләре .   Чама саны.                                                 
  •    Саннарны тап, сораулар куй. Кушымчаларын билгелә. Бу саннарны кайсы төркемгә кертербез?Саннар кайсы сүзне ачыклап килә? Саннарны дәфтәрләргә языгыз.

 

 1нче  төркем.    Чаңгы ярышында Алсу беренче килде. Һәр укучыга  язу өчен  елына егерме дәфтәр кирәк. Бабай безгә алтышар алма бирде.

 

   

2 нче төркем .

 

1.Бу күл шундый тылсымлы:

   Һәр елны, җиткәчтен  яз,

   Күлгә төшеп югала

     Йөзләп үрдәк, йөзләп каз.

 

2. Унбишләп кеше этә,

    Машина саздан чыкмый.

 

3 нче төркем.

 

3. Сабантуенда меңләгән кеше катнашты.

 

4.Унбиш – егерме минут вакыт узды.  

 

 

 

 

           Кайсы төркемдә яңалык булды ?                                                                                                                

 

Җаваплар: беренче ( ничәнче ? -тәртип саны) , егерме ( ничә ? -микъдар саны), алтышар      ( ничәшәр? - бүлем саны), йөзләп  , унбишләп, унбиш – егерме ( ничәләп, никадәр ? -чама саны).

 

  • Кагыйдәне уку.   Нәтиҗә ясау .
  • Чама саны предметның исәбен якынча белдерә. Никадәр? Ничәләп ? соравына җавап бирә. Ул микъдар санына –лап/ләп;  -ларча/ -ләрчә, -лаган/- ләгән; - нарча/ -нәрчә кушымчалары кушып ясала.

 

165 нче күнегүне эшләү.Саннарны дөрес укыгыз ( һәр бала бер җөмлә укый һәм төрен билгели , кушымчаларын әйтә.).

 

1.Җир шарында 8600ләп төрле кош очрый.

Безнең республикада җәй көннәрендә 200 ләп төрдән артыграк, ә кышын 40 лап төр кош очрый.

 Табигатьне саклауда безгә кошлар зур ярдәм күрсәтәләр. Бер песнәк җәйге айларның 1 көнендә 500 – 600 ләп зарарлы бөҗәк ашый. Бер сыерчык  гаиләсе бер көндә 400 ләп корткочны бетерә. Күке җәй буе 270 меңләп эре кортны һәм май коңгызын ашый.

2. Б С Ү. Сорауларга җавап бирү.

  Сез тагын нинди кошларны беләсез? Алар кайларда яши? Сез кошларга ярдәм итәсезме? Бездә кышлаучы кошларны беләсезме?

 

 Нәтиҗә ясау : Кошлар – безнең дусларыбыз. Аларны сакларга кирәк .

IV.Рефлексив бәя.

  •   Дәрестә без саннар белән дуслаштык, саннар  бик күп  мәгълүмат  бирә  . Чама саны нәрсәне белдерә? Нинди сорауларга җавап бирә? Ничек ясала?Җөмләнең кайсы кисәген ачыйлый?                                                                                                              Иң яхшы билгеләр кемнеке? Балалар үз эшләренә бәя бирәләр.  Укытучының бәясе.                                                                                                                                        V.Өй эше.167 күнегү. 1 бирем  :тәрҗемә итәргә ( көчле балалар төркеменә),

                                         2 бирем :  чама саннарын сүзләр белән яз.

                                          3 бирем: җөмләләр төзеп килергә.

 

  • Дәрес тәмам , алдагы дәресләрдә тагында тырышып эшәп уңышларга ирешүне теләп бер –беребез белән саубуллашабыз.

 

 

Кулланылган материаллар :

  1.  “Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы”1 -11 сыйныфлар өчен, Казан “Мәгариф”нәшрияты 2011.
  2. 6сыйныфлар өчен дәреслек                                                                                     Н.В.Максимов, М.З.Хәмидуллина, Казан: Мәгариф, 2010 ел).

 

  1. Японский лечебный массаж» Москва, 1994

 

 

 

 

 

valitovar2936@yandex.ru сурәте

Исэнмесез. Рус телендэ дэрес конспекты бастыру эчен нишлэргэ кирэк? Алдан ук зур рэхмэт.

 

Раил Гатауллин сурәте

Дәрес конспектыгызны кайда урнаштырырга телисез?

"Мәгариф" журналында урнаштырырга теләсәгез, аның сайтына күчеп сорауны аларга бирегез.

Белем.ру порталында татар телендә белем бирү өчен яисә башка телдә белем алучы балаларга татар телен өйрәтү өчен ресурслар урнаштырыла. Дәрес конспекты татар теле үсеше өчен файда китерә икән, кабул итеп алырбыз.


Ихтирам белән, Раил Гатауллин