Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Ульян өлкәсенең Димитровград шәһәре татарлары тормышында зур вакыйга булды. 22 татар мәктәбе каршына татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның бюсты куелды. Бу тантанада Ульян өлкәсе губернаторы Сергей Морозов, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе, Татарстанның дәүләт советы депутаты Ринат Закиров, Димитровград шәһәре башлыгы Николай Горшенин, Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Вакыйф Нуриев, өлкә министрлары, укытучылар коллективы, әти-әниләр, укучылар, әлеге бәйрәмне оештыруга үз өлешләрен керткән эшмәкәрләр, Ульян өлкәсе татар милли мәдәни автономиясе, Димитровград шәһәре татар милли мәдәни автономиясе вәкилләре катнашты.
Бәйрәм тантанасында укучылар тарафыннан әзерләнгән Тукайның шигырьләре, шагыйрьнең шигырьләренә иҗат ителгән җырлары яңгырады. Тантананы ачып губернатор Сергей Морозов “бүген өлкә күләмендә зур вакыйга. Без татар шагыйренә һәйкәл ачабыз. Бик аз гына яшәсә дә, татар шигъриятенә, әдәбиятына мәңге югалмас иҗат калдырган шәхес ул”, диде.
Әлеге эшнең башында торган Димитровград шәһәре татар милли мәдәни автономиясе рәисе Ривал Идрисовка, Тукайның сынын иҗат иткән скульпторлар Рәис Муляшевка, Илдар Гайнуллинга рәхмәтләрен дә белдерде. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров Тукаебызны үз шәһәрләрендә мәңгеләштергән булдыклы егетләргә “Рәхмәт хаты”н һәм Г.Тукайның җыелма әсәрләрен туплаган заты китап та бүләк итте. “Татар тормышын һәрдаим шатлыклы вакыйгалар белән баетып торасыз. Өлкәдә ике татар мәктәбе матур гына эшләп килә. Татар мәдәни үзәге халкыбызга хезмәт итә. Милли мәгариф, мәдәният, дин, спорт өлкәсендә дә сез алдынгылар рәтендә.”, диде Ринат Закиров һәм өлкә җитәкчеләренә һәрвакыт булышлык, игътибар күрсәткәннәре өчен рәхмәтен дә җиткерде.
Соңыннан килгән кунаклар Тукай һәйкәленә чәчәкләр салды, аллеягә чыршы агачлары утыртты.
Чыганак: http://tatar-congress.org/tat