Татар мәгарифе порталы
Сез монда
15 сентябрьдә Казанда беренче халыкара “Электрон мәктәп - 2011” конференциясе үз эшен башлап җибәрде. Башкалабызда дөньяның төрле төбәкләреннән җыелган белгечләр ике көн дәвамында шушы мөһим мәсьәлә буенча фикер алышачак, тәҗрибә белән уртаклашачак.
Конференциянең пленар утырышында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ Дәүләт Думасы рәисенең беренче урынбасары Олег Морозов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Николай Никифоров, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов, Intel корпорациясе вице-президенты Джон Дэйвис катнашты.
Әлеге халыкара форумда 300дән артык кеше катнашты. Алар Россиянең 35 төбәгеннән мәгариф һәм мәгълүматлаштыру буенча идарә итү органнары вәкилләре, 11 чит ил белгечләре. “Конференция коллегаларыбыз арасында шундый кызыксыну уятыр дип без уйламаган идек тә, - дип белдерде Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов. – Электрон мәгариф – ул илебезнең киләчәге. Әлегә кадәр Россия белгечләренә фикер алышу өчен бер даими очрашу урыны оештырылмаган иде. Бүгеннән алып аларга мондый урын булдырылды. Биредә бөтен дөнья илләренең иң алдынгы тәҗрибәсе тәкъдим ителәчәк”, - диде ул.
Конференция эшендә катнашучыларны сәламләп, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов биредә куелган мәсьәләнең мөһимлегенә басым ясады. “Безнең көндәшлеккә ия булуыбыз мәгарифебезнең нинди дәрәҗәдә булуына бәйле. Бүгенге конференция белгечләрнең очрашу урыны буларак булган барлык тәҗрибәне тупларга ярдәм итәчәк. Без мәктәпләрне кирәкле җиһазлар белән тәүмин итүне генә түгел, ә аннан уңышлы файдалана белүне дә, файдасын күрүне дә максат итеп куябыз. Эшебезне мәктәпләрдән һәм укытучылардан башладык, алдагы максатыбыз – заман куйган яңа бурычларга җавап бирергә сәләтле укучы. Мәгариф зур инвестицияләр таләп итә, ләкин ул үзен аклаячак дип саныйм”, - диде республикабыз башлыгы.
“Якын киләчәктә дөньяның нинди булуы мәктәпкә бәйле, - дигән фикердә тора РФ Дәүләт Думасы рәисенең беренче урынбасары Олег Морозов. – Бу Россиягә генә түгел, хәтта барлык илләргә дә кагыла. Мәктәп теге яки бу үзгәрешләргә бик шикләнеп карый дип әйтер идем, чөнки аның уңышын тәэмин итүче ышанычлы факторлары бар. Ләкин башка өлкәләргә караганда ул инновацияләргә дә бик сизгер. Шуңа да бүгенге очрашуда куелган тема аеруча актуаль. Илебезнең һәм дөнья цивилизациясенең уңышлы киләчәген булдырырлык кешеләр нәкъ мәктәпләрдә формалаша башлый. Сездән бик күп нәрсә тора”.
Конференция кысаларында “Электрон күргәзмә - 2011” интерактив күргәзмәсе дә эшли башлады. Биредә электрон контент, кадрлар хәзерләү, дистанцион белем бирү һәм инфраструктура өлкәсендәге казанышлар тәкъдим ителә.
16 сентябрь көнне форумда катнашучылар төрле темаларга караган секцияләрдә очрашып, фикер алышачак. Шулай ук алар өчен уку процессында мәгълүмат технологияләрен уңышлы файдаланган мәктәпләргә һәм «IT-парк»ка экскурсия оештырылачак.
Чыганак: http://intertat.ru