Татар мәгарифе порталы
Татарстанда эшләүче инглиз теле укытучылары яңа система буенча белемнәрен арттырачак. Республиканың мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов сүзләренә караганда, татар теле дә озакламый яңача укытыла башлаячак. Чөнки бүгенге методика әллә ни яхшы күрсәткечләр бирми — дәрестә укучыларга кызык түгел, аларның шактые мәктәпне тәмамлагач та татарча начар белә.
Ә менә рус телен өйрәнүдә проблемалар юк. Гарчә быел республика мәктәпләрендә укучыларның ата-аналары рус теленә дигән сәгатьләр татар теленә бирелә, шуңа балалар рус теленнән имтиханнарны начар тапшыра, дип шау-шу куптарып йөрсә дә.
13 сентябрьдә Татарстан Хөкүмәтe йортында уздырылган брифинг вакытында министр Альберт Гыйльметдинов әлеге мәсьәләгә ачыклык кертте. Ул ассызыклап үткәнчә, республика мәктәпләрендә татар телен һәм рус телен өйрәнүгә бертигез вакыт бирелә. Ә «хокукыбызны кысалар» дигән шикаятьләр буенча Прокуратура вәкилләре белән мәктәпләрдә тикшерүләр үткәрелгән.
«Өч ел министр булып эшләү дәвамында әле бер тапкыр да татар теленә дәресләрне арттырыйк, рус теленә киметик дигән сүзне ишетмәдем. Бездә рус телен өйрәнүне беркем дә кысмый. Телисең икән - сөйләш, рус классикасын укы», - дип ассызыклады Альберт Гыйльметдинов.
Әйтергә кирәк, Татарстан укучыларының рус теле буенча БДИ нәтиҗәләре быел Россиянең уртача күрсәткеченнән дә яхшырак. Узган уку елы нәтиҗәләре буенча, әлеге фәннән 100 баллны 54 чыгарылыш сыйныф укучысы җыйган. Аның 7се — милли мәктәптә белем алган. «Димәк, рус теленә бирелгән дәресләр аны яхшы итеп өйрәнергә җитә», - дип белдерде министр.
«Татарстанда ике дәүләт теленә дә тигез дәрәҗәдә игътибар бирелә», - дип сүзен җөпләде Альберт Гыйльметдинов.
Чыганак: http://www.intertat.ru
Фикерләр
Кунак
15 Сентябрь, 2011 - 14:12
Permalink
Минемчә, күп очракларда
Минемчә, күп очракларда укучылар үзләре көндәлекләренә дөрес язмый.
Рус теле һәм рус әдәбияты - ике төрле предмет. Гадәттә, "рус.яз", "лит-ра" дип язалар.
Татар теле һәм татар әдәбияты да ике төрле предмет булып чыга, ләкин аларны бер сүз белән генә язу очраклары шактый, мәсәлән, "тат.яз" яисә "татар". Шулай булгач, ата-ана, бала көндәлегенә күз ташлап, әдәбият дәресләрен исәпкә алмыйча, татар теле рус теленә караганда күбрәк укытыла дигән ялгыш фикергә килә ("тат.яз" > "рус.яз").
Әлеге фактор үз ролен уйный дип уйлыйм.
root
14 Сентябрь, 2011 - 09:28
Permalink
Фактта рус теле һәм әдәбияты күбрәк тә укытыла
Әлеге темага тагын бер мәкалә: А.Гыйльметдинов: “Фактта рус теле һәм әдәбияты күбрәк тә укытыла булып чыга”
... Билгеле булганча, моннан берничә ай элек инициатив төркем тарафыннан митинглар оештырылып, республика мәктәпләрендә рус теленең татар теленә караганда азрак укытылуы турында игълан ителде. Бу мәсьәлә тирәсендәге бәхәсләр куәтләнгәннән-куәтләнде, ТР Мәгариф һәм фән министры да алар белән очрашып сөйләште. А.Гыйльметдинов хәбәр иткәнчә, ата-аналардан кергән дәгъвалар буенча һәр очрак конкрет тикшерелгән. Хокук бозулар күзәтелмәгән. Кайбер очракларда рус теленең татар теленнән күбрәк тә булуы ачыкланган. Ул бүгенге очрашуда да рус теленең татар теленә караганда азрак укытыла дигән сүзләрнең миф булуын белдерде. ...