Татар мәгарифе порталы
10 Сентябрь, 2011 - 18:13
Быел Мәскәүнең 1186 нчы номерлы гомумбелем бирү мәктәбе 61 беренче сыйныф укучысын каршы алды. Ул Россия башкаласында 1997 елдан бирле этно-мәдәни татар компоненты буенча укыта торган бердәнбер мәктәп. Аның директоры - Татарстанның атказанган укытучысы Лемма Исхакова.
1186 нчы мәктәп татар шагыйре, Советлар Союзы Герое Муса Җәлил исемен йөртә. Әлеге уку йорты башка мәктәпләр һәм этно-мәдәни компонент буенча укыта торган үзәкләр өчен методик база буларак кулланыла. Тәҗрибәләрен камилләштерү өчен монда Россиянең башка төбәкләреннән, якын һәм ерак чит илләрдән үк киләләр. 2006 елда әлеге белем йорты инновацион мәгариф программаларын үзләштерү буенча уку-укыту учреждениеләре арасында уздырылган бәйгедә җиңеп чыкты, «Мәгариф» милли проекты кысаларында Россия президенты премиясе лауреаты булды.
Әлеге мәктәп эшчәнлегенең иң мөһим юнәлешләреннән берсе — татар халкының мәдәниятен, рухи һәм әхлакый кыйммәтләрен саклап калу һәм яңарту. Мәктәптә музей һәм китапханә бар. Балалар бию һәм җыр түгәрәкләренә йөри, мәктәп театрында спектакльләр куя, «Татар глобусы» газетасы чыгара. Биредә еш кына татарның күренекле шәхесләре, мәдәни һәм фәнни эшлеклеләре белән очрашулар уза.
Мәктәп укучылары Мәскәүнең татар җәмәгатьчелеге тормышында да актив катнаша, дип хәбәр итә Татарстанның Россиядәге вәкиллеге матбугат үзәге.
Чыганак: http://www.intertat.ru